(хикәянең дәвамы).
— Ничек ачыйм инде мин?.. Ачкычыгызны югалттыгызмы әллә?.. — Самат каушавыннан нәрсә әйтергә дә белмәде.
— Юк, югалтмадым. Ачкычны оныгым алып китте. — Әбинең тавышында өметсезлек чалынды.
Шулвакыт Саматның күзе ишеккә төште. Ул ясалма күн белән тышланган иде. Йозак урынында күн йолкынган, агачтан эшләнгән ишекнең кырые кителеп беткән. Элгеч урынын карчык нәзек пычак белән чокыган, ахры. Әмма ишеккә эленгән яңа тимер йозак әллә каян ук ялтырап тора. Әйтерсең, искереп, тузып беткән бу ишеккә ул хуҗа.
- Сезне бикләп тоталармыни? Әллә полиция чакыртыйммы?
- Юк, юк, балакаем, чакырта күрмә. Оныгым бүген кич килергә тиеш.
Шушы сүзләрне әйтте дә әби ишек төбеннән китте. Самат әбигә янә эндәшеп караса да, ишек артыннан башка тавыш ишетелмәде.
Шушы вакыйгадан соң берничә көн үткәч, Самат күрше фатир янында таныш булмаган егетне очратты. Егет кулына азык-төлек төялгән сумка тоткан иде.
- Гафу итегез, Сез монда яшәүче әбинең оныгымы?
- Әйе, оныгы, - диде егет җитди генә. – Нигә кызыксынасыз?
- Аның белән кызыксынмау мөмкин түгел, ул безнең тынычлыгыбызны боза. Аңлыйсызмы, үзем нинди күршеләр белән дә яшәргә ризамын, әмма минем кечкенә кызым бар. Ә бу карчык, стенага шакып, аның йокысын бүлә. – Ир, үзенең кыза башлавын сизеп, үз-үзен кулга алырга тырышты. – Аңлыйсыздыр инде, бәләкәй баланың йокысы туймаса, өйдә беркемнең дә кәефе булмый.
- Ярый, әби белән сөйләшермен, - диде дә егет тизрәк фатир эченә кереп китте дә, шатыр-шотыр китереп, ишекне эчке яктан бикләп тә куйды. Гаҗәпләнгән Самат берникадәр вакыт ишеккә карап торды да өенә кереп китте. Әмма кич янә таныш тавышлар ишетелде. Самат полиция чакыртыр өчен кулына телефонын алган иде, Айгөл аңа каршы килде. “Ашыкма әле, булмаса, әби белән үзем сөйләшеп карыйм”, - дип, өйдән чыгып китте.
Айгөл ишеккә берничә тапкыр шаку белән карчыкның тавышы ишетелде.
- Кем бар анда?
- Бу мин - күршегез Айгөл.
- Кызым, ишекне ач әле, һавага чыгасым килә. Берничә ай инде урамга чыкканым юк.
Әбинең тавышында ялвару чагылды.
- Ничек ачыйм? Ачкычым юк бит минем...
- Ә син иреңне чакыр, ул ишекне ватсын.
- Кеше фатирының ишеген ничек ватсын инде? Сезнең балаларыгыз бар бит, алар һавага алып чыкмыймыни?
- Юк шул, алып чыкмыйлар.
Саимә карчык гомер буе авылда яшәде. Өч бала тәрбияләп үстерде алар карты Зариф белән. Балалар, шәһәргә китеп, үз тормышларын корды, ә карт белән карчык авылда мал-туар асрап, бакча үстереп яшәвен дәвам итте. Ул вакытта балалар да еш кайта, оныклар да җәйге ялларын картәни, картәти янында уздыра иде. Зариф карт авырып урынга яткач та әби балаларын борчымаска тырышты. Аңлый иде ул аларны, бер оныгы быел мәктәп тәмамлый, улына аны укырга кертергә кирәк, кызының эшендә отпуск вакытлы-вакытсыз алып булмый, ә төпчек улы чит өлкәдә яши, ул еш кайта алмый.
Әтиләре үлгәч тә Саимә карчык балаларын “юк-барга” борчымады. Мал-туарларны бетерсә дә, бакча карады, кайчандыр гөрләп торган йортның нурын сүндермәде. Әмма вакыт барыбер үзенекен итте, Саимәне дә сәламәтлеге еш борчый башлады. Тәүдә балалары бер-бер артлы аның янына кайтып торып китәләр иде. Әмма һәркемнең үз тормышы, әлбәттә, алар да һәрвакыт әниләре янында була алмый. Өч туган утырып киңәшләште дә әбине үзләре янына шәһәргә алып китәргә карар итте.
- Юк, юк, балалар, бармыйм. Карчык кеше белән яшәү беркемгә дә рәхәт түгел. Төнлә йоклый алмый яткан чакларым бар. Андый вакытта торып, чәй кайнатып эчәм. Күңелем тулганда күршеләргә кереп сөйләшеп утырам. Алар да минем кебек өлкән кешеләр. Сезнең үз тормышыгыз бар, сезгә комачаулыйсым килми. Әтиегез корган йортны ташлап чыгып китәсем дә килми, - дип белдерде ул.
Балалары әниләре сүзенә каршы килмәде. Әмма берничә тапкыр күршедә яшәүче Зилә әниләренең хәле авыраю сәбәпле балаларын дәшеп кайтаргач, кызы белән улы әбине алып китү чарасын эзли башлады.