Күптән түгел миңа шундый сорау бирделәр: Раиса Кудашева милләте буенча кем булган, ул татарлардан түгелме? Тәүдә кем хакында сүз барганын аңлатып үтик. Сүзебез “В лесу родилась елочка” җыры авторы турында булыр. Ничәмә буын бала-чагасы (һәм өлкәннәр дә) дәртләнеп, илһамланып башкара торган җырны танымый буламы соң! Үзенә күрә Яңа ел гимнына әверелгән ич инде ул!
Тик шулай да, кем булган икән мәшһүр “Елочка” авторы, кайдан килгән аңа “Кудашева” фамилиясе? Бу сорауга җавап эзләгәндә чал тарих битләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
1878 елда Мәскәүдә Адам һәм Софья Гедройцлар гаиләсендә Раиса исемле кызчык дөньяга килә. Әтисе почтамт чиновнигы була. Тату-дус, хәлле-кунакчыл гаиләдә дүрт кыз буй җиткерә. Гимназиянең өлкән сыйныфларында укыганда Раиса балалар өчен шигырьләр яза башлый. Иҗат җимешләренең берсен 1896 елда “Малютка” журналына җибәрергә җөрьәт итә. Шул вакыттан соң яшь шагыйрә әсәр-ләре даими рәвештә төрле балалар журналларында басылып килә. 1899 елда Раисаның өлкәннәр өчен язылган “Лери” повесте да дөнья күрә, тик әллә ни танылу алмый.
Әтисе вафатыннан соң яшь кызга әнисе һәм кече сеңелләре турында хәстәрлек күрергә туры килә. 1902 елда Раиса кенәз Алексей Кудашев гаиләсенә гувернантка сыйфатында эшкә яллана. Алексей Ивановичка илле яшьләр тирәсе була. Яраткан хатыны үлгәннән соң үз-үзенә урын тапмый, тәмам өметсезлеккә бирелә ул. Шул сәбәпле, газиз әнкәсен югалткан, әтисен дә өйдә сирәк күргән кечкенә Алеша тулысынча диярлек Раиса карамагында була. Малай да сөйкемле, мөлаем гувернанткага тиз арада ияләшә. Тора-бара кенәз үзе дә кызга күбрәк игътибар бүлә башлый, еш кына улы тәрбиясенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә. Раиса күңелендә дә Алексей әфәндегә карата җылы хисләр уяна. Аңлашыла ки, алар үз тойгыларын ачып салырга ашыгып бармый. Кенәз-не шактый зур яшь аермасы борчый. Раиса исә мондый отышлы партия хакында уйларга да курка – кенәз кем дә, ул кем?! Өч елдан соң гына Алексей Иванович гувернанткасына тәкъдим ясый. Шул рәвешле Раиса Гедройц Кудашева, кенәз хатыны булып китә.
Мәгълүм ки, мәшһүр морзалар нәселеннән булган Кудашевлар ыруы татар кенәзе Кудаштан башлангыч ала, фани дөньяга байтак атаклы шәхесләр бүләк итә. Шундый лаеклы-затлы нәсел вәкиле белән кавышу үзе үк мәртәбә, әлбәттә!
...Бәхет-сәгадәт тулы гомер башлана. Менә дигән күркәм йорт, сөекле тормыш юлдашы, үз баласыдай якын күргән улы. Бетмәс-төкәнмәс куаныч-шатлык чорный сыман Раиса язмышын. Кызганычка каршы, соклангыч тормыш озакка бармый. 1914 ел, дәһшәтле сугыш. Инде үсеп буй җиткергән, патриотик хисләр даирәсендә кайнаган Алеша фронтка качып китә. Бу хәсрәтне күтәрә алмаган йөрәк авырулы әтисе якты дөнья белән бәхил-ләшә. Тиздән Алешаның һәлак булуы турында кара хәбәр килеп ирешә... Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә Раиса ханым барысын да югалта. Революциядән соң исә бөтенләй яңа тормыш башлана. Йортыннан, милкеннән тулаем мәхрүм калган ханым көч-хәл белән китапханәче булып эшкә урнаша. 1941 елгача шунда хезмәт куя.
...Ә мәшһүр “Елочка” дисезме? Эш шунда ки, озак еллар дәвамында бу әсәрнең авторы билгесез булып кала. Әле 1903 елда ук “Малютка” журналында Раштуа бәйрәме уңаеннан пәйда булган “Елочка” А. Э. инициаллары астында дөнья күрә. Шигыренең җырга әверелүен дә Раиса Адамовна очраклы гына белә. Менә ул тарих.
Поездда кечкенә кызчык җыр суза. “В лесу родилась елочка...” Үз әсәрен таныган, көтелмәгән хәлдән бераз каушап калган Раиса сорау бирә: “Нинди җыр бу?” Кызчыкның әбисе бик теләп җаваплый: “Композитор Бекманның альбомыннан. Яңа ел җыры. Гаилә белән бергәләп өйдә башкару өчен менә дигән!” Шул рәвешле Раиса ханым гади генә әсәренең киң таралган җырга әйләнеп китүен аңлый.
Инде музыка авторына килгәндә, Леонид Карлович Бекман сәләтле һәвәскәр иҗатчылардан була. “Малютка”да басылган шигырьне ифрат ошата, озакламый көй дә яза. Кызы Верага җырлап күрсәтә. Тегесе шундук “эләк-тереп” тә ала. Бекманның хәләле, билгеле пианистка Елена Александровна җырны нотага сала, 1906 елда башка җырлар белән бергә “Верочкины песенки” җыентыгында бастырып чыгара. “Елочка” авторының исеме аталмый, билгеле. Шулай итеп, Яңа ел җыры дөнья буйлап “үзаллы сәяхәткә” чыга...
Ә инде автор исеменең лаеклы урын биләвенә без үзенчәлекле балалар язучысы, сәләтле әдәби редактор Эсфирь Михайловна Эмденга бурычлыбыз. 1941 елда ул “Елка” җыен-тыгын әзерли. “Елочка” шигыре хуҗа-сын табуга, авторлык хокукларын рәс-миләштерүгә ул барлык көчен сала. Ярты елдан соң гаделлек, ниһаять, тантана итә. Раиса Адамовна үз шигыре өчен гонорар алу мөмкинлегенә ия була. Сугыш чорында ярыйсы гына ярдәм, килешәсездер...
Әмма чын-чынлап танылу Раиса Кудашевага 1958 елда килә. “Огонек” журналында эшләгән талантлы әдип Евгений Велтистов (әйткәндәй, Электроник атлы робот малай турында фәнни-фантастик китаплар авторы!) кызыклы кешеләр эзләү белән мәшгуль була. Шул уңайдан Раиса Кудашева белән дә очрашып сөйләшә. Нәтиҗәдә “Огонек”та шактый күләмле мәкалә чыга. Искитмәле хәл: гади-тыйнак ханым 80 яшендә атаклы шәхес булып китә! Бихисап хатлар, шалтыратулар, мәктәпләргә, балалар бакчаларына чакырулар “ява”. Тик... “Мин ничек тә сыгылмаска тырышам, әлбәттә, – дип яза Раиса Адамовна ахирәте Анна Сытинага. – Әмма бу эшләргә инде көчем җитәрлек түгел, артык соң килеп иреште миңа әлеге тарих”.
Ләкин Яңа ел җыры өчен түгел! Тәмам халык җырына әверелгән әсәр әле булса яши бирә, искерми-уңалмый. Аңардан башка яшәешебезне күз алдына китерү дә мөмкин булмас иде. Һәр буын үзе өчен ниндидер тылсым, сихри көч ала сыман ул гаҗәеп әсәрдән. Арытаба да шулай булыр кебек. Сабыйларча самимилек, эчкерсезлек белән өретелгән җыр язмышы гаять бәхетле, озын гомерле. Әйткәндәй, “Елочка”ны татарчага тәрҗемә итәргә омтылучылар да җитәрлек. Үзара осталыкта ярыша алар. Кемнең тәрҗемәсе отышлырак, ятышлырак булыр — монысын вакыт күрсәтер.
Язма ахырында исә барча милләт-тәшләр исеменнән Раиса Адамовна Кудашевага ихлас рәхмәт белдерәсе, аның рухы каршында түбәнчелек белән баш иясе килә. Мәңгелек Чыршы җы-рын бүләк итүче генә түгел, шөһрәтле Кудашевлар елъязмасын данлы сәхи-фәгә баетучы ханымнардан да ич ул...