Бертуган апаң да иреңне тартып ала икән...
Язын чәчәк аткан алмагачның, чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе — матур, татлы, баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эче тулы корт.
Зөлһиҗә апаның гаиләсендә барысы да үз урынында иде. Тормышлары матур, ире Әктәс эшчән булды. Өлкән кызлары Әминәгә җиде яшь тулгач, икенче бәби көттеләр. Әллә инде күрше-күләннең сөяксез ачы теле гаепле, Әминә сеңлесен яратмады. Күрше апалар, аны үчекләп: “Менә әниең бәби алырга китте, син кирәкмисең аңа. Алар сеңлеңне генә яратачаклар”, — дип шаяртты. Бала күңеленә коткы салдылар.
Бәбине өйгә алып кайтканда ук Әминә аны яратмый иде инде. Чөнки бу бәбине әти-әнисе аңардан ныграк яратачак. Әнисе сайлаган исемне куштыртмады ул сеңлесенә. Үзе исем бирде. Каршы килмәделәр. Авыл сәвитенә барып, кеч-кенә кызга “Әдилә” дип исем бир-деләр. Әти-әни кызларын бертигез күреп, яхшы тәрбияләп, мохтаҗлык күрсәтмичә үстерде. Мәктәптә дә яхшы укыды балалар.
Әминә, уналты яше тулгач, барысын да ут йотарга мәҗбүр итте. Күрше авылда яшәгән, үзеннән тугыз яшькә өлкән егеткә кияүгә чыкты. Ничек шулай килеп чыкканын аңламый да калды өйдәгеләр.
Бер-бер артлы ике баласы туды. Әминә тормышыннан зарланды, туган нигезенә кайткан саен елады. Әдилә ул вакытта Казанда институтта укый иде. Әминәне ике баласы белән әти-әнисе үз йортларына алып кайтты. Әтиләре олы кызын укырга күндерде һәм читтән торып институтка керергә кушты. Иреннән аерылып, ике бала үстерсә дә, Әминә югары белем алды. Балалары әби-бабасы белән үсте.
Әдилә апасының балаларын бик яратты. Хәзер дә ярата ул аларны. Әминә исә азгынлык юлына басты. Балалыктан чыгып җитмичә ир куенына керү сәбәпче булдымы моңа, белмәссең. Шулай булуга карамастан, ул үзенә тормыш итәргә иптәш тапты. Никахлашып, кияүгә чыкты. Уртак уллары туды. Сеңлесе Әдилә дә, институт тәмамлап, яраткан егетенә кияүгә чыгып, матур гына гаилә корды. Кызлары, уллары туды. Әминә белән Әдилә бер заводта эшлиләр иде. Тулай торактан икесенә дә ике бүлмәле торак бирделәр. Әминә — гаиләсе белән дүртенче катта, ә Әдилә гаиләсе белән өченче катта яши башладылар. Шулай матур гына яшәп ятканда Әдилә иренең хыянәтен белде. Авылларындагы бер азгын хатын белән чуала икән бит ире!
Көтмәгәндә-уйламаганда әтилә-ре дөнья куйгач, әниләре ялгыз калды. Кызлары аның үзен генә калдырмаска тырышты. Ялларында кайтып йөрделәр. Әдиләнең ире, ни хикмәттер, Әминә белән гел бер тирәдә чуала башлады. Ихатада бергә мунча яксыннармы, утын киссеннәрме – гел икәү маташтылар.
Ләкин Әдилә начарлык сизмәде. Яраткан ире Исламы белән апасы аңа хыянәт итәр дип уйламады да. Ирләргә азгын хатыннар күбрәк ошыйдыр инде. Иренең ике бала анасы белән дә чуалганын ишеткән иде бит инде Әдилә элегрәк. Югыйсә, үзеннән ун яшькә олы хатын белән яшь ирнең нинди уртаклыгы булсын? Күпме гаиләне бозды ул авылдаш хатын! Әмма Әдилә, белмәмешкә салышып, ире белән яши бирде: балаларын ярата, акчасын тиененә кадәр кайтарып бирә, тормышлары җитеш. Түзде.
Тик язмыш аны бик иркәләргә уйламаган икән шул. Әминә, ире була торып, ачыктан-ачык сеңлесенең ире белән чуала башлады. Алар моны яшерергә тырышмады да хәтта.
Алмагачның ачы алмасын ашагандай хис итте Әдилә үзен. Нигә, ничек, бертуган бит алар?! Нишләп инде иң якын кешеләре мондый хыянәткә бара? Язмыш Әдиләгә шундый сынау бирде. Түзәрме, сыгылыр-сынармы, янәсе. Әниләре, күз яшьләрен түгә-түгә, олы кызын акылга килергә өндәде.
Туган нигезләренә кайткан саен апасы Әдиләнең ирен кыстый-кыстый аракы эчерде.. Печән хәзерләгән вакытта да абзарга кереп кит-кәннәрен күрде бит Әдилә, дәш-мәде. Ә җизнәсе авылга кайтырга яратмый иде.
Берничә ел шулай үтте. Әдилә өйләрендә балалары белән утырган бер көнне апасы белән ире аның алдына килеп бастылар. Апасы:
— Авылга кайтабыз да, мәчеткә кереп, никах укытабыз. Мин иремне куып чыгарам. Синең ирең мине ярата. Без хәзер бергә кайтабыз да, никах укыткач, әнигә әйтәбез. Җыен әйдә, син дә безнең белән кайтасың! — диде.
Әдилә, ни ишетәм, ни сөйли минем апам, дип, ут кебек янган битен куллары белән каплады. Ә алардан өстә, дүртенче катта, апасының кызын үги әтисе үлемнән йолып калды: егерме өч яшьлек җиткән кыз, әнисе китергән хурлыкка чыдый алмыйча, тәрәзә тө-бенә менеп баскан иде. Сикерергә генә өлгерми калды. Әминәнең улы да бик авыр кичерде бу ямьсез хәлне.
Фаҗига була язганнан соң, сөяркәләрнең каннары бераз сүрел-де, ахры, бергәләшеп авылга кайтмый, очрашмый башладылар...
Әминәнең гаиләсендә берни булмагандай барысы да үз урынында калды. Элеккечә. Дәртле хатын ире белән никах яңартты, берни булмагандай яши бирде. Әдилә исә ирен ярату түгел, күралмады. Нишләсен балалары инде зур. Унике яшьлек улы: “Әти, китмә, ташлама безне!” — дип елый. Ире Ислам гына чит хатыннар белән йөрүен ташламады. Әдиләгә хәзер барыбер, аерылышыр иде, балалар, үз исеменә яздырып алган берничә кредит тотып калды аны бу адымнан. Кредитларын түләр дә иде, ә балалар? Ире бик эшчән, чит хатыннар белән чуалса да, аларга акчасын сарыф итми.
Гомер үтә, вакыт дәвалый, ди-ләр. Хәзерге көндә Әдилә башыннан кичергәннәрне төш итеп уйларга тырыша. Киләчәктә барысы да яхшы булыр, дип ышанасы килә. Ял көннәрендә кулына бәйләм ала. Кәҗә мамыгыннан бияләй, носкилар бәйләп сата. Танышлары күп, алалар. Аз булса да, гаиләгә акча була. Ире үзләре алган йөк машинасында эшли. Әдилә, күңелен сагыш басса да, бирешергә уйламый. Үтсен иде, үтсен барысы да. Өендә тавыш-гауга куптармый сабыр хатын. Ире эшеннән кайтуга табын әзер, йөзендә елмаю балкый.
Алдагы көннәрдә барысы да яхшы булыр аның гаиләсендә. Балаларын пар канат астында үстереп, укытып, зур тормышка озатырлар. Кышын ап-ак карлар яуганда танышканнар иде Ислам белән. Үткәннәр ап-ак кар астында калсын. Киләчәк тормышта бары тик шатлык, сөенечләр, гаилә бәхете көтеп торсын, сүнеп баручы мәхәббәт учагында көчле ялкын яңадан дөрләп кабынсын. Кабыныр ул мәхәббәт учагы, кузы сүнмәгән бит, яннарында сөю җимешләре — балалары бар...
Табигать ел саен яшәрә бит. Әдилә белән Исламның гаиләсенә дә килер яз. Һичшиксез, килер!
Сынаулары күп булса да, тормыш шундый матур!