Начар гамәл кылучы кешеләр берәр вакыт үкенерме икән?
Кич, Гали абзый җылы гына киенеп абзарга, малларын ашатырга чыкты. Утлыкларга печән салгач, утардагы сыерны, башмагын һәм сарыкларын урыннарына кертте. Башмагы җәй буе арканга бәйләнеп үскәнгә Гали абзыйга нык ияләшкән иде. Абзарга керткәндә ул хуҗасының кулларын ялады, шаярып кына сөзгәндәй итте. Малларны япкач, Гали абзый өйгә керде. Хатыны ул вакытта аш әзерләп йөри иде. Ул Гали абзыйга сыерга эчерү өчен абзарга ашлы су чыгарырга кушты. Бу эшләрне башкарганчы берничә минут вакыт үтте. Ә инде ашлы су күтәреп Гали абзарга керсә, башмагы егылган һәм соңгы сулышын алып ята иде...
Элек колхоз көчле чагында яшьләр өчен берничә коттедж тибындагы, ике фатирлы өйләр салдырган иде. Шуларның берсеннән Гали абзыйга да фатир бирелде. Сиксәненче еллар азагы иде. Ул елларда Гали колхозга баш белгеч булып кайткан иде. Аларның өенең икенче яртысын колхозда эшләргә яратмаган, гел кешедән көнләшеп яшәгән Мансурга бирделәр. Хатыны да үзе кебек көнчел иде Мансурның. Көнчел генә булса бер хәл, кемнең йортында нәрсә караусыз ята, ул аларны шома гына чәлдерергә ярата иде. Үзе гади колхозчы булса бер хәл, укытучы иде ул мәктәптә!
Бу фатирга урнашкач, Гали мал үрчетергә дә тырышты. Чөнки авыл җирендә мал да асрамасаң, кеше көлкесенә калганыңны көт тә тор. Гали хатыны Ралия белән бу турыда киңәшләшеп, башта кош-корт үрчетергә булдылар. Күрше колхоздан ике оя каз сатып алып кайтардылар. Кошларны соң гына кайтарганга күрә, төнгелеккә мунча ишегалдына ябып куйдылар. Ишеге бикле, шикләнерлек кеше дә юк сыман. Тик иртән Гали йорт алдына чыкса, мунча ишегенең йозагы ватылып, ачык торганын күрде. Ә казлардан җилләр искән иде! Әлбәттә, казларны эзләп урамга атлады. Алар урам очында, автогараж янында йөри иде, тик берсе генә юк булган.
Бу эшне кем башкарганын Гали, бәлки, белмәс тә иде, әмма эшкә килгән күршесе Мансур иптәшләренә: ха-ха, төнлә урлап алып кайткан казларын эзләп йөри, дип әйтеп куйды. Бу сүзләр Галигә сәгате-минуты белән ишетелде. Чөнки авылда “сарафан” телефоны яхшы эшли. Әмма Гали барып Мансурның якасыннан алмады. “Кеше сүзе кеше үтерә”, диләр бит, бу сүзләргә ышанып та бетмәде.
Ә вакыт уза торды. Менә көз дә килеп җитте. Гали сыеры янына иптәшкә дип башмак сатып алды. Ару гына таза мал, сыерлары кыш бозауласа, иткә дә суярбыз әле дип уйладылар Гали белән Ралия.
Беркөнне кич булгач Гали гадәтенчә малларына печән салып абзарга кертте. Башмагы хуҗасы белән азрак шаярып та алды. Бераздан Гали абзарга керсә, башмагы егылган, соңгы сулышын алып ята иде...
Гали югалып калмады, тиз генә пычак алып аны чалды. Эшкәртергә ике күршесе һәм Мансур да керделәр. Ите әйбәт кенә булды. Тик эчәкләрен юганда хатыны Ралия белән күрше хатыны Юлия аннан мочевина исе килүен әйттеләр. Гали малның ашказанын ярып карады, аның эчке катламы тоташ суелып төшкән иде. Көн кебек ачык булды: — кемдер башмакка мочевина каптырган булып чыкты.
Икенче көнне эштән кайтышлый Галигә Мансур очрады:
— Гали абзый, кичә син үлгән башмагыңны суйдың бит, — диде. Ә Гали:
— Син мочевина каптыргач, үлде дип чыгып киткән идеңмени, — дип җаваплады. Мансур бу сүзләре белән кырын эшен үзе эшләгәнен әйтеп салганын сизми дә калды!
Мансурның хатыны Рафиганың да кырын эшләре күп булды Галиләр өчен. Ел буена Рафига сөт аертырга Галиләрдән сепарат барабаны алып торды, беркөнне Галиләргә үзенең эшләмәгән барабанын кертеп куйды. Ә инде Ралия бу эшне сизеп, барабан сорап кергәч, бу минеке түгел, үзегезнеке, дип, Ралияне тиргәп чыгарды.
Бу эшләрдән соң күп еллар үтте. Мансур белән Рафиганың кырын эшләре, этлекләре күп булды, әлбәттә. Күп вакыт Мансур Галигә “миннән дүрт мәртәбә күбрәк эш хакы алып эшлисең”, дип бәйләнеп йөрде. Ә үзе бер эшкә дә күңел бирмәде, гел кеше эшләгәнен күзәтеп торырга яратты. Ә колхозда кеше эшен күзәтеп торганга югары эш хакы түләмиләр, әлбәттә. Гали дә Мансурга шуны аңлатты. Еллар үтеп барганда Галинең хатыны каты авырып вафат булды. Аның вафатыннан соң Рафигага урлашырга юл ачылды. Ул Гали абзый янына кереп табак-савыт сорап алып чыкты. Ә Гали абзый аларны алырга кергәч, “мин алмадым”, дип алдашып калды. Гали төпченеп йөрмәде. “Кабереңә алып кит”, — дип чыгып китте. Рафига өчен бу гадәти эш булса да, төптән уйлаганда бу урлашу була ич инде!
Тормыш иптәшеннән калып берүзе яшүдән алҗыган Гали, хатыны үлгәннән соң күп еллар үткәч, икенчегә өйләнде. Хатыны Шәмсинур, бик укымышлы, уңган хатын булып чыкты. Шулай бервакыт Рафига аларны кунакка дәште. Ни дисәң дә ут күршеләр ич! Кунакта Шәмсинур аш салып куелган тәлинкәләрнең Галинекеләр икәнен таныды. Рафигага, бу бит Галинең тәлинкәләре дип әйтеп салды. Ә тегесе, бер-беребезгә йөртеп алмашынып беттеләр инде алар, дип җаваплады. Тик Галиләрдә ни өчендер Рафиганың савытлары күренми иде!
...Малны рәнҗетсәң, каргышы үзеңә төшә, диләр. Дөрестер ахрысы. Теге башмакны мочевина биреп үтергәннән соң Мансур да озак яшәмәде. Илле яше дә тулмастан, аракы белән агуланып, якты дөньядан китеп барды. Ә Рафига Мансур үлгәннән соң еш кына авырый башлады. Тазалыгы да чамалы, ялгызлык та үзәгенә үтте ахры. Ул гомер иткән фатирын бикләп, бүгенге көндә балаларында яши. Күршеләренә эшләгән этлекләре өчен үкенә микән, бу сорау әле дә ачык кала.
Үз гомереңдә кешеләргә гел яхшылык эшләсәң, кеше милкенә зыян кылмасаң, әхирәт дөньяга күчкәч тә халык сине мактап телгә ала. Ә инде уең гел начарлыкта икән, халык телендә дә сине “яхшы иде” дип искә алучылар булмаячак.
(Исемнәр үзгәртеп алынды). Фуат Мусин.