+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 июль 2021, 19:15

Кем каргышлары төшкән?

Зәһәр чир аркасында бик иртә бакыйлыкка күчкән килендәшемнең якты истәлегенә багышлыйм.

Кем каргышлары төшкән?
Кем каргышлары төшкән?
Зәһәр чир аркасында бик иртә бакыйлыкка күчкән килендәшемнең якты истәлегенә багышлыйм.

Зәмирә белән Өлфәт бер сыйныфта укыдылар. Бәләкәй генә авылда йортлары да бер-берсеннән ерак түгел иде. Мәктәптә алар арасында ниндидер якын мөнәсәбәт сизелмәде. Сыйныфташ буларак кына аралашалар иде. Барысы да Өлфәт югары хәрби училище тәмамлап, авылга кайткач башланды. Зәмирә ул вакытта финанс техникумыннан соң, читтән торып Уфа финанс-икътисад институтында белем ала иде. Яшьләр җәен авылда очрашты да, барысын да таң калдырып, тиз арада кавышып та куйдылар. Өлфәткә хезмәт итү урынына өйләнеп килергә кушканнар дигән сүзләр йөрде йөрүен, тик яшьләр арасында чыннан да мәхәббәт уты кабынган иде.

Өлфәтнең авылдагы әби-бабасын, Зәмирәнең түшәктә яткан әтисен утка салып читкә чыгып китте алар. Бераздан Алтай краенда төплән­деләр. Уллары туды. Зәмирә сессия вакытында Уфага кайтып, укуын тәмам­лады, менә дигән белгечлек алды. Бәләкәй­дән математикага һәвәс кыз финанс өлкәсендә колач салып йөзде. Туксанынчы еллар иде бу. Банклар­ның яңгырдан соң гөмбәләр кебек калкып чыккан чагы. Зәмирә дә озак уйлап тормады, үзләре яшәгән шәһәрдә банк ачты. Өлфәт хезмәт срогын туты-рып, милициягә эшкә керде. Гаилә дүрт бүлмәле фатир сатып алды, кәттә машинага утырды. Бик яхшы яшә­деләр, туганнарына ярдәм итәргә дә мөмкинлек таптылар.
Әлбәттә, аларның туган якларына кайтасы килде, ялга кайткан саен сүзләр шушы тирәдә бөтерелде. Һәм көннәрдән бер көнне тәвәккәлләделәр. Өлфәт алданрак кайтты. Җыйган акчаларына Уфа янындагы бер поселоктан йорты төзелә башлаган участок алды һәм эшкә кереште. Бераздан банкын ябып, фатирларын сатып, улы белән Зәмирә кайтып төште. Озак уйлап тормастан, ул вакыт республикада иң уңышлы банкларның берсе булган “УралСиб”та резюмесын калдырды. Икенче көнне аны бүлек җитәкчесе итеп эшкә алдылар, мондый белгеч­ләргә кытлык иде ул заманнарда.
Кайчан башланды соң әле бу чир? Ялан кадәр зур йортларын бетереп керделәр, уллары, унберенчене тәмам­лап, югары уку йортына имтиханнарга әзерләнде. Зәмирәнең медицина документларында әлеге зәһәр авыру шул улы өчен хафалану сәбәпле башланып киткән, дип язылган. Югыйсә, хафага сала торган бала да түгел иде ул. Хәер, бу чирнең нидән башланганын, аңа нәрсә сәбәпче булуын табиблар әлегә кадәр белә алмый. Медицина әлегә кадәр көчсез.
Дөнья куып, көндәлек вак-төяк эшләр, тормыш мәшәкатьләре белән озак кына күрешә алмадык. Көннәр­дән бер көнне мин Зәмирәне Үзәк базар тирәсендә очраттым. Ул бик ямансу гына базар янында урнашкан “УралСиб” банкына таба атлый иде. Мине күрде, карашлар очрашты, ләкин ул исәнләш­мәде дә, туктамады да, ары атлады. Мин дәштем... Бик мәзәкләнгән иде ул.
Соңрак аны Уфа янындагы Базилевкадагы психиатрия дәваханәсенә салулары турында билгеле булды. Шалтыратып, шунда эшләгән танышларымнан сораштым. “БАС” дигән коточкыч диагноз турында тәү тапкыр алардан ишеттем. “Боковой амиотрофик склероз” – әлегә дәва­лап булмый торган, кешене акрынлап үтерә торган авыру. Ул 21нче хромосомада мутация процессы башлаган ген аркасында барлыкка килә, 100 мең кешенең өче­сендә күзәтелә. Әлегә бу чир турында билгеле нәрсәләр шушылар. Медицина­­ның бүгенге уңыш­ларына карамастан, бу чирдән үлем дәрә­җәсе 100 процент тәшкил итә.
Дәваханәдән чыгуына Зәмирә янына киттем. Ул диванда мендәргә сөялеп утыра иде. Бик авырлык белән сөй­ләшә, сүзләр урынына кайчакта шундый озын, сулкылдаган, үксегән тавыш кына ишетелә. Бу — хатын үзе эшли ала торган бердән­бер нәрсә. Ул ашый да, торып баса да, туганнарына аларны яратуын әйтә дә, чәчен тарый да, телефон трубкасын колагына куя да алмый, көче юк. Бөтен сәбәп — БАСта. Бу мәкерле чир вакытында акрынлап мускуллар үлә. Кешенең тәне бире-шә, ә баш мие эшләвен дәвам итә.
Зәмирә башта сөйләшә алмый башлады, авырлык белән йөрде. Озакламый ул урамда күренмәс булды. Аннары “ходунки”да йөрергә маташты. Тиздән алар да аңа кирәкми башлады. Үләренә ярты ел дигәндә түшәккә калды.
Бу вакытта Зәмирә Өлфәт карамагында булды. Ә инде хәле бөтенләй начарлангач, бер хатынны ялладылар. Дөресен әйткәндә, беренче вакытларда елап кына утырдылар, чөнки Зәмирә үз хәлен аңлый, нинди үлем көтәсен дә белә иде. Аннары ыгы-зыгы башланды: әле инвалидлык юлларга, әле уңайлырак карават сатып алырга... Ничектер әкренләп күнегелде кебек.
­— Без бит башта ни булганын аңламадык. Зәмирә берни дә йота алмый этләнде, төкерекләре җыела да ул тончыга башлый. Иң элек булдыралганча авызын төкерек­ләрдән чистарта идек. Ә аннары әкренләп барысын да аңладык. Төкерек суырып ала торган җайлан­ма сатып алдык, һәм җиңелрәк булып китте, — дип сөйләде Өлфәт.
Бик озак — сәгать буена ашата иде ул аны. Үз вакытында гастростома (авыруларны ашату өчен корсак куышлыгындагы махсус тишек) куймаганнар. Ә ул кирәк булган, ләкин Зәмирә баш тарткан. Блендер белән бөтен ризыкны ваклап бетерәләр, аннары кесәл эче­рәләр, ризык тамактан китсен өчен үзле субстанция кирәк.
“Табиблар авыру турында берни дә белми, бигрәк тә безнекеләр. Тик­шеренүләр бара, әмма сәбәпләрен беркем дә аңлый алмый, диләр. Бары тик бер мизгелдә күзәнәкләр нормаль яшәми башлый... Ни өчен 100 мең кеше арасыннан минем гөлемне генә сайлаган соң бу чир?” — дип үрсәләнә иде Өлфәт.
Зәмирә янына барган саен, андагы начар якка үзгәрешләрне күреп, йөрәк әрнеде. Башта ничектер аңлаша идек, бер заман ул бөтенләй телдән язды. Арытаба куллары эшләгәндә кирәген язып аңлатты. Аннары сулкылдаган кебек бер өн генә чыгара башлады. Барысын да аңлый, ләкин берни дә әйтми, хәтта башын да селки алмый. Ә баш мие ахыргача эшли. Менә бу куркыныч та. Беләсезме, бу авыру турында ничек әйтәләр? “Мәет кебек”. “Үз гәүдәсендә төрмәдә”. Баш мие эшли, ә үзе бөтенләй берни дә эшли алмый: ашау да, чәчен төзәтү дә, юрганны ябу, ачу да мөмкин түгел. Ягъни барысын да тулысынча аның өчен эшләргә кирәк. Эшләрләр иде дә, ни кирәген белсәләр, ә бит ул аңлата да алмый. Бөтен гәүдәсендә, органнарында баш мие эшли дә, күзләре нидер аңлатырга маташа.
Бик авыр чирләде Зәмирә. Илле яше дә тулмастан бөтенләй ябыгып, бетеп үлде. Тик соңгы көннәренә кадәр карашы аңлы булды. Ул карашны мин бүген дә оныта алмыйм...

Рәмзия АБДУЛЛИНА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: