+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 июль 2021, 09:49

Берзаман шулай...

Әдипләр хакында истәлекләр.

Әдипләр хакында истәлекләр.

Атнабайның “автомастерская”сында
Бәләбәйдән килеп, “Москвич”ымда Уфага кереп барышым. Көтмәгәндә арткы утыргычтагы ике сабыем, тәрәзәгә капланып, берьюлы шатланышып кычкырып җибәрделәр: “Әти, безнең машина янәшәсеннән бер тәгәрмәч тәгәрәп килә. Кирәге чыгар, туктап, багажнигыңа алып сал”, – диләр.
Ни уйларга да белмичә, аптырап, төшеп карадым. Күрәм, чынлап та, машинадан чүт-чүт читтәрәк тәгәрмәч, ләкин... үземнеке. Подшипник таралып, күчәр сузылып чыккан, очы гына чак эләгеп тора!

Ничек төзәтергә? Кемнән ярдәм сорарга? Ичмасам, башкалада барып сыенырдай белгән-күргән танышларым да юк. “Һәнәк” журналы редакциясенә сугылып, шигырьләрем­не Әнгам абый Атнабаевның үзенә бирергә иде исәбем. Туктале, мәйтәм, әллә аңа мөрәҗәгать итеп карыйм микән? Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, ди. Оят пәрдәмне ертып, ике кулга ике сабыемны җитәкләп, туры өенә үк юлландым.

Халык шагыйре тупсадан ук, гадәтенчә, ачык йөз, шаян сүз белән елмаеп каршы алды. Җәмәгате Сәвия апа белән икәүләшеп, зур кунаклар каршылагандай, мул табын корып, үземә дә, сабыйларыма да сый-хөрмәт күрсәттеләр.

— Я, иҗат кошың сайрыймы, яңа шигырьләр алып килдеңме? — дип кызыксына.

— Шигырь хәстәре калмады әле, — мәйтәм. — Шәһәргә борылышта машинам ватылды. Төзәтешеп бирмәссез микән?..

Мондый һич көтелмәгән мөрә­җәгатьтән Әнгам абыйга хәтта кызык булып китте бугай:
— Син нәрсә? Миндә монда сиңа автомастерская бар дип беләсең­мени?! — ди, көлемсерәп. Аннары маңгай турын сыпырып алды да: — Ярар, хәзер драмтеатрга, Исрафиловка шалтыратып карыйм, бәлки, берәр нәрсә чыгарып булыр, — дип, телефон трубкасына үрелде:
— Алло? Синме әле бу? Беләсеңме, монда Камил килде бит... Кайсы дип... Камилне дә белмәсәң инде... Бәлә­бәйдән килеп, Уфага кергәндә машинасы ватылган. Я сөйрәтергә транспорт, я төзәтергә кеше җибәрә алмассың микән?

Әмма театрның сөйрәтергә дә, төзәтергә дә кешесе булмады. Транспортлары, артистларны төяп, гас­трольгә чыккан.

— Кайгырма, төзәтәбез аны, — ди, минем төшенкелекне күреп. – Хәзер улларыма шалтыратам. Хәер, Сала­ватымның эше тыгын, вакыт табалмас мөгаен. Ә менә Азаматымның вакыты булырга мөмкин, чөнки бүген аның никах көне, туй үткәрәбез, килен төше­рәбез, ЗАГСка керәләр, — ди, һәр җөмләсен җылы юморга төреп.

Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Чынлап та, кырыкмаса кырык төрле туй мәшәкатьләрен читкә куеп торып, тантана чарасына киенеп алган Азамат, күз ачып йомган арада үзенең “Жигули”енда мине автозапчасть кибетләре буйлап йөртеп, машинама кирәккән детальләрне эзләшеп табып та бирде.
— Үзең төзәтә аласыңмы? – Мо­ңарчы ул урынын бер тапкыр да төзәтеп караганым булмады... – дим.

Ул шундук, җиңнәрен сызганып, эшкә дә кереште һәм тиз арада төзәтеп тә бирде.

— Туеңа өлгәшмисең бит минем аркада, — дим, гаепле кыяфәттә, әмма күктән төшкән бәхеткә эчемнән үтә дә нык сөенеп.

— Көн озын, әле язылышырга вакыт бар, өлгәшәм, — ди, беләктән майга баткан кулларын чүпрәккә ышкый-ышкый башкаема төшкән бәладән йолып алучым.

Менә шулай Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның “автомастерская”сында машинама ремонт ясатып, кунак булып, туй күчтәнәчләре төяп кайттым, егетләр. Ходайның җирдәге фәрештәләреннән шулай ярдәм алдым, рәхмәт яугыры.

Хәленә кердем
“Һәнәк” журналы редакция­сеннән Әнгам Атнабаевка, өенә сугылып, кулына пенсия таныклыгын тапшыруымны үтенделәр. Шагыйрь таныклыкны актарып карады да:
— Менә миңа да 60 яшь, мин дә бүгеннән пенсионер, — дип көрсенеп куйды. – Алда, Камил, зур мәшәкатьләр — юбилей чаралары көтә, исән-имин ерып чыгып буламы инде...

Хәленә кереп юатам:
— Ничек тә чыдарга тырышыгыз. Юкса, бездә дә берәү юбилеен атна буе “юды-юды” да, “юа” торгач, янып үлде, — дип әйттем дә телне теш­лә­дем. Юкка шөрләгәнмен. Тирән юморлы Атнабай рәхәт­ләнеп көлде һәм:
— Син, чынлап та, коеп куйган юморист икәнсең, — диде.

Әдәбият аксакалыннан мондый да шәп мактау сүзе ишеткәч бер баш үсеп киткәндәй булдым.

Этләшү
Без БДУда укыган елларда, күпчелеге кызлар яшәгәнгәдерме, белмим, филология факультеты торагына әдәбият, сәнгать әһелләре бик еш килә иде. Менә берчак коридорда тамак төбен “чылатып алган” билгеле шагыйрь Мияссәр Басыйровның башы күренде. Гәпләшеп торучы егетләребез янына җиткәч, туктады да, эре генә:
— Сез көчекләр дә берзаман үзегезне шагыйрьгә чутлап, күкрәк сугып йөрерсез әле, — дип сүз куерта башлады.

Егетләребез дә сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Арабыздан Рамил Янбәк:
— Әйе, синең корга кергәч, абзый, без дә нәкъ синең шикелле һау-һаулап өрергә ният тотабыз ул, — дип көлеп җавап кайтарды.

Студент халкыннан мондый ук төртмәле җавапны һич көтмәгән шагыйрь, кул селтәп, шундук эз суытты.

Сайлый беләм
90нчы еллар. Кыш уртасы. “Китап” нәшриятының язучы Сабир Шәрипов җитәкләгән әдәбият бүлегендә кулъязмаларымны тапшырып утырам. Бер өстәл артында язучы Рәшит ага Солтангәрәев та нидер сызгалаштыра.

Эшемне эш иткәч, ондатра бүре­гемне башка элеп, ишеккә юнәлдем. Ул арада Рәшит ага да тиз генә торып киенә башлады. Аның да ондатра. Тик, нигәдер, башына сыймый тора. Үзе туктаусыз бүрегемне мактый:
— Бик тә килешә бу бүрек сиңа!

Мин, горурланып:
— Киемне сайлый беләм мин, — димен.

Шулчак сизәм: бүрегем, казык башына эленгән кәстрүл кебек, зурайган да куйган. Баксам, ялгыш Рәшит аганыкын “чәлдергәнмен”. Гафу үтендем. Ә ул көлә:
— Сайлый беләсең икән шул. Башыңдагы ул бүрекне мин кичә генә кибеттән сатып алган идем, — ди. Аннары минем бүрекнең эчен-тышын әйләндереп карады да:

— Ә синеке искерәк, — дип, бүрекләрне алыштырып алды.

Камил Фазлый


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: