Палатадан чыкмый гына “допрос”ка чакырганнарын көтеп ятам. “Допрос” дигәннәре дәвалаучы табибның үз бүлмәсенә чакырып, сырхау белән әңгәмә үткәрүе. Мин инде: “Осужденный Талипов на допрос прибыл”, – дип шаяртырга әзерләнеп, чакырганнарын көтәм. Шунсыз миңа тиешле дәвалау процедуралары башланмый бит. Монда да мин өйрәнгәнчә килеп чыкмады, дәвалаучы табибә ишек шакып кына керде дә, өстәлгә терәлгән урындыкны читкәрәк тартып, миңа урын тәкъдим итте, үзе, каршыма утырып, күзләремә карады:
– Мин Елена Петровна булам, үзегез турында сөйләсәгез иде, әлегә чаклы нинди чирләр белән авырганыгыз булды?
Үзе ашыкмыйча гына игътибар белән улын тыңлаган ана кебек утыра, кирәк урыннарын язып та алды. Ул чыгып киткәч, мин бу палатага вакытлы пропискага кереп, “сырхау” статусын алган кеше буларак, тынычланып калдым. Акрын гына ишекне ачып коридорны күзәтәм.
Дүрт катлы хастаханәнең икенче каты. Бик озын коридорның буеннан-буена ике яклап та палаталар тезелгән. Уртада иң мөһим урын – шәфкать туташлары алмашлап тәүлек әйләнәсенә кизүдә утыра торган пост. Каршы якта – процедуралар, ашханә бүлмәләре, хәтта гыйбадәт бүлмәсе бар. Пандемия чоры булганга авыз-борынымны битлек белән каплап, сак кына атлап коридорның икенче башыннан урап килсәм дә, бер генә чирлене дә очратмадым. Үлеп беткәннәр диярсең!
Күңелсез булса да, беренче өч көн тиз үтте. Бер корпустан икенчесенә йөреп, чиратларда торып, төрле анализлар тапшырырга туры килде. Кичләрен телевизор карап, китаплар укып үткәрдем. Дүрт көн берүзем ятканнан соң, минем палатага бер кешене керттеләр.
– Сәер. Бер хатын-кыз күзгә чалынмады, хәерлегә булсын, – дип елмаеп, сүз башлады ул килеп керү белән. Әйтерсең, өлкәннәр клубына очрашу кичәсенә үзенә пар эзләргә килгән!
Урынын билгеләп, урнашып алгач, сөйләшеп киттек. Энем, дип сүз башлагач, аның миннән дә өлкәнрәк кеше икәнен чамаласам да, ышанырлык түгел. Кыяфәте дә яшь күренә, тавышы да көр, авызын ачканда да өч-дүрт кенә ясалма теше күренеп кала. Бер дә таушалган кешегә охшамаган. Таза гына, урта буйлы бу кеше шәһәребездән Нурислам атлы булып чыкты. Яше буенча һич тә җиде дистәне тутырган димәссең. Ул кереп урнашкач, минем дә күңел күтәрелеп китте. Тиз аралашучан, күңелле кеше булып чыкты бүлмәдәшем. Колакка катырак икәнен чамалап алган идем инде, кычкырып сөйләшә, тагын бер җитешсезлеген үзе әйтте, йоклаганда каты гырылдый икән. “Мин үзем дә шундый”, – дип аны тынычландырган булдым. Яңа танышлар буларак сөйләшеп сүзебез бетмәде, ул сораша, мин сорашам. Ул да минем кебек, чирле түгел, профилактик дәвалану чарасын үтү өчен кергән. Аны тыңлап ята торгач, йоклап киткәнемне дә сизми калганмын.
Икенче көнне Нурислам абзый анализлар биреп йөрде, мин буш вакытымны телевизор карау бүлмәсендә үткәрдем. Анда да кеше юк, керсә, бер-ике хатын керә. Шуларның берсе, Шәмсия исемлесе бездән палата аша гына бер диндар әби белән ята икән. Шул бүлмәдәше биредә дә биш вакыт намазын калдырмый, шайтан тартмасын карау – гөнаһ, дип, чыгып йөрми икән. Мин Шәмсияне шул телевизор бүлмәсендә еш күрәм. Күршеләр буларак хәл-әхвәлләр сорашып, юк-барны сөйләнеп утырабыз. Бүген дә ул, гадәттәгечә, үз урынында, берүзе генә ниндидер фильм карап утыра иде. Янына килеп утыру белән сүз башлады:
– Хәзерге киноларда гыйшык-мыйшыктан башка берни юк. Менә бит нәрсәләр күрсәтәләр. Бу бит ирләрнең бозыклыгы, тотанаксыз булуы турында. Тормышта да еш очрый торган хәлләр. Менә мин шуны аңламыйм, барлык хатын-кызларның да бертөрле түгел микәнни?
Бу сорауны бирергә тәвәккәлләсә дә, үзе ничектер оялып, кызарып, миңа карады. Мин бу көтелмәгән сораудан бер мәлгә югалып калып, башымны боргалап алдым да, карашымны читкә юнәлтеп, оялган ир заты шикелле:
– Мин хатын-кызлар табибы түгел, гомеремне бер хатын белән үткәрдем, беренчесе дә ул, азаккысы да ул булыр, дип ышанам. Хатын-кыз буларак, бу сорауның җавабын үзегез беләсез. Тагын да “хис”, “сөю”, “мәхәббәт” дигән төшенчәләр дә бар бит, – дидем.
Шәмсия миңа гаҗәпләнеп карап торды да башын аска иде. Икебез дә тынып калдык. Ул тагын миңа борылып, гөнаһсыз сабый балага караган кебек озак кына, дөрес сөйлисеңме, әллә шаяртасыңмы дигән кыяфәт белән мине күзәтте. Мин, карашымны читкә борып, хатынын искә төшергән, сагынган, борчулы хисләр кичереп утыручы гөнаһсыз ир затына әверелдем. Шәмсия бүтән сүз кушмады. Ышанды кебек. Тугры ир-затларының да дөньяда барлыгына ышансын! Ул, дымланган күзләрен сөртә-сөртә, бүлмәдән чыгып китте. Ялгыз, күңелсез тормышын, вакытсыз бакыйлыкка күчкән ирен исенә төшергәндер инде.
Мин дә озак утырмадым, палатама кайтып яттым да уйга калдым. Шәмсия кебек илледән узган тол хатыннарга юньле, күңелгә охшаган иптәш, ир заты табу җиңел мәсьәлә түгел шул. Алай дисәң, ир затларының да төрле сәбәпләр аркасында ялгыз яшәгәннәре юк түгел. Менә бит, бу абзый да шул ук Шәмсия кебек ике бүлмәле фатирда ел ярым чамасы япа-ялгыз тормыш кичерә. Әбие вафат булгач та бирешмәгән, тап-таза, аек тормыш алып баруына һич тә шик юк. Өсте-башы чиста. Хатыннары тәрбиясендә яшәүче ирләрнекеннән бер дә ким түгел. Якында гына үз гаиләсе белән яшәүче кызы әтисенә булышып, аңа күз-колак булып тора икән.
Ул үзе дә: “Мин әле сау-сәламәт, озак яшәргә ниятем бар, берәр “әби” тапмыйча булмас”, – ди. Бу теманы без аның белән беренче көнне үк кичтән “сүткән” идек. Аңа ире, балалары янына сыймаган, берәдәк, ялангач хатыннар кирәкми. “Тол күлмәге кигән, фатирлы, ошамаса, бернинди дәгъвасыз гына, ябышып ятмыйча, кире китәрлек булсын. Кайберәүләр кебек “арка җылытыр өчен” генә түгел, ләззәтен дә тоясым килә”, – ди.
Менә бит вариант! Шәмсия күз төшмәслек түгел, ялгызлыктан интегүче тол хатын. Шулчак Нурислам да, минем нәрсәләр уйлап ятканымны аңлаган кебек, гырылдаудан туктап, уянып торып утырды. Шуны гына көткән кебек мин дә:
– Телевизор карап киләбезме әллә? Бәхетең булса, бер яхшы хатын белән дә таныштырырмын. Сезнең кебек берүзе, ялгыз яши, ошатсаң, калганын танышкач үзең сорашырсың!
Нурислам шаяртасың, энем, дигән кебек елмая. Мин ишек ягына баш кагам. Телевизор бүлмәсендә Шәмсия үзе генә иде. Мин инде аның белән сөйләшеп йөргән танышым булгач, тартынып тормадым:
– Менә, күршекәй, бу Нурислам абзый – минем бүлмәдәш, сезне күреп калган да мине аптырата: таныштыр да таныштыр, дип, теңкәмә тиде. Үзе оялчан шул. Ярый, Шәмсия, үзегез танышырсыз, хатын шалтырата, ахрысы, – дип, кесәдән телефонымны алып колагыма куйган булып, бүлмәдән чыгып киттем.
Нурислам абзый аңлагандыр, үзе чамалар, дип, палатама кайтып яттым. Озак карады телевизорны Нурислам абзый, аны көтә торгач йоклап киткәнмен. Иртән уянганда да карт урынында юк иде. Акрын гына ишекне ачып, коридорга күз салам. Нурислам абзый белән Шәмсия “җиңги” психологик бушану бүлмәсенә кереп баралар, минем таныштыру бик уңышлы булып чыккан, күрәсең. Шул көннән соң мин аларга комачауламаска тырыштым. Шкафтан китаплар алып укып ятам. Сизеп-күреп торсам да карттан:
– Ничек уңышлар? – дип сораштыргалыйм.
– Барысы да әйбәт булырга тиеш, – ди, уйчанланып.
– Нурислам абзый, кибеткә барып, яхшы чәй, берәр кап кәнфит, тагын яхшы шәраб та эләктер! Шәмсия җиңгине отбой алдыннан чәйгә чакырырсың! “Бер яшьлектә, бер картлыкта”, дигәндәй, бу сезнең якынрак танышу кичәсе булыр. Мин кичтән үк каршы яктагы буш палатага кереп ятам, кайтып китте диярсең. Бу катта барлыгы сигез-тугыз гына сырхау, күбесе хәлсез. Кизүдәге шәфкать туташы да иртә ятып йоклый. Аллаһка тапшыр!
– Ну, паразит! Ну баш та үзеңдә! – дип көлеп җибәрде Нурислам. Тәвәккәлләмичә булмас!
Шулай иттек тә...
“Бу нинди башбаштаклык?!” – дигән тавышка күзләремне ачып җибәргәндә каршымда шәфкать туташы басып тора иде. Шунда гына үземнең тотылганымны, күрше палатада уянып киткәнемне аңлап, ык-мык итеп, гаебемне шомартырга тырыштым:
– Картлач төнлә нык гырылдый!
– Әкият сөйләмәгез, абзый! Алдан уйланылган эш бу, төн уртасында карт яныннан күршедәге хатын чыгып китмәсә, ышаныр идем.
– Хастаханәгә шуннан нинди зыян килгән соң?
– Әхлакый зыян, оят пәрдәсен ертканнар!
– Оят пәрдәсе – тәрәзә пәрдәсе түгел, хастаханәгә бернинди матди зыян килмәгән. Минем йокы урынын үз теләгем белән алыштыру зур гаеп түгел бит, – димен.
– Я, җитте! – дип кырт кисте шәфкать туташы. – Бүген өчегезне дә хастаханәдән кудырам!
– Бик тә вакытлы, аеруча минем өчен, чөнки хатынны сагынган идем, – дигән булдым, авыз читенә бер чеметем елмаю чыгарып.
Хәер, Нурислам карт белән Шәмсиянең дә монда озак тоткарланасы килмидер. Шәфкать туташыннан үзләрен биредә калдыруны үтенеп ялваручы булмаячак.
Озакламый бәхет күгенең җиденче катында йөргән бүлмәдәш белән бик җылы итеп саубуллаштык. Без тагын, һичшиксез, очрашачакбыз.
Бер атна үткәч, шалтыратып, аның хәлен белергә булдым. “Нурислам абзыегыз әлегә душта, мөмкин булса, соңрак шалтыратыгыз”, – дигән тавыш Шәмсиянеке иде. Мин тизрәк телефонны сүндердем. Әлегә хәлен белеп торасы юк икән, болай да аңлашыла. Шулай, хастаханә, белеп дәваланганда, ялгызлык чиреннән дә савыктыра ала икән.
Әлиф ГАЛИМОВ.
Уфа шәһәре.