+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 июль 2021, 11:40

Кандала

Ап-ак җәймә өстендәге кызыл бөҗәкне күреп: “Абау! Бу бит - кандала! Мин укыган чакта яшәгән тулай торакта күргәнем бар иде бу хәшәрәтне. Сезнең фатирга каян килеп керде икән бу канэчкеч?” — дип сукранды.

Кандала
Кандала

Соңгы көннәрне Илүзәнең кызы Фәрзәнә төннәрен тынгысыз йоклый башлады. Иртән торуга тәне кызыл таплар белән каплана, ә көндезен юкка чыга. Ак чәчәк, эт тигәнәге төнәтмәләре белән юындырып караса да, шул ук хәл кабатланды. Берничә көннән ире эштән кайтырга тиеш. Аның белән бергә табибларга күренергә кирәк булыр...

Илүзәнең хәләле Себер якларында айлык вахтада эшли. Бер ай буена яшь хатын ике кызы белән ялгызы кала. Нәзирәсенә өч яшь булса, Фәрзәнәгә әле өч кенә ай. Бу шәһәрдә аның сеңлесе, каенсеңлесе, туган тиешле якын әбисе дә бар. Тик аларның да бит үз тормышы, үз мәшәкатьләре. Гел генә ярдәм көтеп утырып та булмый.
Кеше кайда гына яшәсә дә, ул шул мохиткә яраклашырга тырыша. Илүзәнең дә тормыш девизларының берсе: “Ут күршеләр белән уртак тел табып, дус яшәргә”. Моны ул әти-әнисе үрнәгендә күреп үсте. Аллаһка шөкер, әлегә кадәр күршеләре белән сүзгә килешкәне юк. Ә бит бүген яшәгән фатирларына күчкәч, тәүдә подъездга чыгарга да куркыныч иде. Ике гаилә, бүтәннәргә тыныч яшәргә ирек бирмичә, көне-төне аракы эчәләр, сугышалар. Күршеләренең кисәтүләренә колак та салмыйлар, гүя, подъездга бары тик алар гына хуҗа. Илүзәнең бәхетенә күрә, яши башлауларына берничә ай үтүгә, теге исерекләр, фатирларын алыштырып, каядыр күченде. Алар китүгә Илүзә барлык подъезд идәнен, диварларын кат-кат юып чыкты. Хәзер аның ике як күршесендә яшь балалы гаилә. Бик тиз арада дуслашып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.

Иң авыры — кызлары сырхаулап киткән чакта. Өчәр төн йокламый чыккан чаклары була. Ялгыз булгач, көндезләрен дә ял итеп алырга форсаты чыкмый. Шундый алҗыган көннәрнең берсендә якын әбисе хәл белергә керде. Илүзәне күргәч тә ул, уфтанып: “Бигрәк үзеңне карамыйсың. Йокысыз төннәр саулыгыңны какшата. Ял итәргә дә өйрән. Гел генә чисталык, дип, көне буена кулыңнан чүпрәгеңне ычкындырмыйсың”, — дип, шелтәләп алды. Чынлап та, күз төпләре кара янган, таушалган кыяфәт — болар бер дә матурламый иде яшь хатынны. “Балаларыңа үзем күз-колак булам. Ял итеп ал. Йоклап алсаң, башың авыртуы да бетәр”, — дип, якын әбисе урын җәеп бирде.

Илүзә ничә тәүлеккә беренче тапкыр тынычлап йоклап китте. Уянганда бәләкәй кызы биләүдә үзенчә гүләп ята, өлкәне әбисе белән китап укый иде...

Фәрзәнәнең тәнендәге кызыл тапларның сере Илүзәнең сеңлесе куна килгәч кенә ачыкланды. Төн уртасы җиткәч, ул, ут кабызып, урын-җирне җентекләп карый башлады. “Нәрсәдер талый, тешли. Йоклап булмый!” — дип, юрганын селки-селки сөйләнде. Ап-ак җәймә өстендәге кызыл бөҗәкне күреп: “Абау! Бу бит - кандала! Мин укыган чакта яшәгән тулай торакта күргәнем бар иде бу хәшәрәтне. Сезнең фатирга каян килеп керде икән бу канэчкеч?” — дип сукранды.

Илүзә дә, сикереп торып, үзе йоклаган урын-җирне карады. Бернәрсә дә тапмады. Фәрзәнә йоклаган бала караватының ястык-түшәген сүтеп ташлады. Анда кандалалар кызарып ята иде. "Иртәгә үк кибеткә чыгып, кандала агуы алам! Эзләре дә калырлык булмасын!" — дип, үз-үзен юатты яшь хатын.

Иртән шәһәр, гадәтенчә, кырмыска иләведәй мәш килә. Урамнарда кешеләр арлы-бирле йөгерешә. Кем — автобус тукталышына, кем — мәктәпкә, балалар бакчасына — бөтенесе дә үз юлында. Сеңлесе дә эшенә китте. Аны озатуга кызлары да уянды. Иртәнге аш әзерләп, тамакларын туйдыргач, урамга чыгарга әзерләнделәр. Илүзә иң тәүдә үзе киенде. Аннан соң Нәзирәгә чират җитте. Аны киендереп, ишек төбендәге урындыкка утыртты да көтеп торырга кушты. Фәрзәнәсенең комбинезон төймәләрен каптырып кына бетергән иде, кыз косып җибәрде. Киемнәре пычранды. Инде урамга чыгу кайгысы калмады. Ишек төбендә сабыр гына көтеп утырган кызына чишенергә кушты. Нәзирә, урамга чыга алмаячагын аңлагач, көйсезләнергә тотынды. Илүзә аны көйләп-чөйләп, кире бүлмәгә кертүгә бәләкәй кызы тагы косып җибәрде. Кичкә чаклы бу хәл башкача кабатланмады, тик сабыйның температурасы күтәрелде. Югары температураны дарулар белән дә төшерә алмагач, Илүзә “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыратырга булды. Алары озак көттермичә генә килеп, баланы карадылар, дәваханәгә алып китәргә кирәклеген әйттеләр. Илүзә сеңлесенә шалтырытып, өлкән кызын алып калырга үтенде. Кирәк-яракларын җыйганчы сеңлесе килеп тә җитте. Дәваханәгә барып кергәндә төн уртасы иде. Дежур табиб температура төшерергә укол ясауга кызы йоклап китте. Иртәнге якта баланың эче китә башлады. Обходтан соң аларны инфекцион дәваханәгә күчерәчәкләрен әйттеләр.

Бу бинага яшь хатын күкрәк баласын кочып, курка-курка гына атлап керде. Тик, күрәчәгеңне күрми, гүргә кереп булмый, дигәннәре шушы буладыр инде. Дәваханәдә беренче өч көнне ятасы чирлеләрне бер палатага урнаштырдылар. Чөнки килеп кергәч тә барлык авырулардан анализ алалар. Ә аларның нәтиҗәсе өч көннән соң гына билгеле була икән. Кичкә сигез кешелек палатада уналты кеше иде инде. Караватлар сигез генә булганлыктан, әниләрнең күбесе урындыкларда утырып төн чыкты. Бүлмә һавасы дару, косык, тагы әллә нинди шакшы исләргә тулы, тын алырлык та түгел, тынчу. Биредәге беренче төн шулай үтте.

Иртән-иртүк Илүзәне шәфкать туташы кереп уятты да коридорга чыгарга кушты. Сеңлесе ашыгыч ярдәм белән Нәзирәне дә алып килгән. Ул да коса, аның да эче китә икән. Икенче төнне Илүзә үзенең дә күңеле болгануга һәм борып эче авыртуга уянды. Төнен бәдрәф белән палата арасында йөреп үткәрде. Таң атуга тәненең, гүя, һәрбер күзәнәге сызлый иде, кыймылдарга да хәле юк. “Балалар нишләр? Аларны ничек карарга?” — Шушы сораулар гүләгән башын берөзлексез бораулады. Чарасызлыктан күз яшьләренә буылды.

Табиблар, хәленә кереп: “Берәр туганыңа хәбәр ит. Үзең аякка басканчы балаларыңны карашыр”, — дип киңәш бирде. Илүзә сеңлесенә шалтыратты. Ул ярдәмләшергә ризалыгын белдерде. Тик дөнья син дигәнчә генә бармый шул. Сеңлесен эшеннән җибәрмәделәр. Илүзә каенсеңлесенә мөрәҗәгать итеп карарга булды. Бәхетенә, аның ял көннәре туры килә икән, һәм ул дәваханәгә килергә ризалык белдерде. Каенсеңлесе килеп, палатага урнашу белән Илүзәгә система куйдылар. Моны карап торган Нәзирә: “Әниемә тимәгез!” — дип, акырып елап җибәрде. Каенсеңлесе аны көч-хәл белән тынычландырды. Кичкелеккә аларны икенче бүлмәгә чыгардылар. Система алганнан соң, Илүзәнең хәле күпкә яхшырды. Тик кызларының гына тән температурасы төшмәде.

Иртәгәсен шәфкать туташы Илүзәләрнең палатасына керде дә аларның өчесен изоляторга күчерәчәкләрен әйтте. Каенсеңлесен анда кертмәячәкләр иде. Ул арада бүлектәгеләр арасында хәбәр таралып өлгерде: “Дүшәмбе көнне монда килеп эләккәннәрнең яртысында сальмонеллез таякчыклары тапканнар икән. Анализлар нәтиҗәсе шулай күрсәткән”. Исемлектә Илүзә белән ике кызы да бар иде.

Изоляторда үзгә законнар: бүлмәдән чыгарга, аралышырга ярамый, палатага бары тик медперсоналга керергә рөхсәт ителә. Ләкин биредә алар бик кырыс мөгамәләгә очрады. Дәвалаучы табиб, бик чибәр һәм килешле буй-сынлы булса да, бик тупас кыланды. "Тыгынганчы нәрсә ашадыгыз? Бөтен гаиләң белән монда килеп эләккәнсең?" — дип җикеренде дә, тиешле кәгазьләрне тутырып, чыгып китте.

Илүзә берни дә әйтерлек халәттә түгел иде. Яңакларыннан күз яшьләре генә акты да акты. Ул бу минутларда үзен иң начар әни һәм пычрак, тәртипсез, шакшы хатын итеп тойды.

Табиб чыгуга шәфкать туташы керде. Нәзирәгә система билгеләгәннәр икән. Тагы кичәге хәл кабатланды: кызы ачыргаланып елады, үрсәләнде, ә кан тамыры табылмады: энәне бер алдылар, бер кададылар. Илүзә түзмәде, икенче шәфкать туташын чакыруларын таләп итте. Берникадәр вакыт узуга палатага карт кына, мөлаем йөзле, бар булмышыннан тынычлык бөркелеп торучы икенче шәфкать туташы керде. Ул ипләп кенә системаны яңадан куйды. Шул көннән соң баланың хәле арулана төште.

Төнен исә Фәрзәнәнең температурасы күтәрелде, әни кешенең табибны чакырмый чарасы калмады. Баланы җентекләп карагач, югары температураның сәбәбе ачыкланды. Нарасыйның беренче тешләре чыгып килә икән.

Тиешенчә дәвалану үткәч, аларга өйләренә кайтырга рөхсәт бирделәр. Сальмонеллез таякчыкларын кайда йоктырганнарын үзләренә ачыкларга куштылар. Миллионлаган кеше яшәүче шәһәрдә бер дистәгә якын кеше чирләгәнгә әллә ни зур әһәмият бирмәделәр. Дәваханәдән кайткач, якын әбисе көн дә хәл белергә йөрде. Сөйләшеп утырганда Илүзә бәлагә тарулары фатирларында кандала килеп чыгудан башлануы турында әйтте. Якын әбисе, аны игътибар белән тыңлаганнан соң:
— Әгәр дә гаиләдә берәр начар хәл булырга булса, йортта нинди дә булса яман тереклек килеп чыга, диләр. Кандала шуңа булгандыр. Ярар, кызым! Авырлыклар шушының белән тәмамлансын. Алдагы көннәрдә Ходай Тәгалә үзегезгә тазалык бирсен, — дип, сүзен тәмамлады.

Санэпидемстанция аларның фатирында үткәргән чаралардан соңмы, әллә инде башка сәбәпләр беләнме, Илүзәләр дәваханәдән кайтуга кандала юкка чыккан иде.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

Фото: molinet.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: