+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 июль 2021, 10:01

Мәет эзе буйлап

(Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда булган вакыйгаларга таянып язылды).

Мәет эзе буйлап
Мәет эзе буйлап
Гайсаров бәйрәмгә әзерләнә
Участок милиционеры сержант Сәфәргали Гайсаров үзенең “билә­мә”ләрен көн саен өч-дүрт тапкыр урап чыга. “Биләмә” дигәне посе­локның аңа беркетелгән бер кварталы. Андагы ике-өч катлы йортлар­да берничә мең кеше яши.
Иртәгәсе зур бәйрәм тантанасы алдыннан оперативкада командир соңгы обходны аеруча җентекләбрәк үткәрергә искәрткән иде. Ешрак күз-колак булсаң, бер дә зыяны юк. Әнә, көпә-көндез малайлар форточкадан кереп, Сания апаның өр-яңа радиоалгычын суыртканнар.
Гайсаров милициягә эшкә күчкән елларда үзен бик ышанычлы кеше итеп күрсәтте. Тиздән сержант булды. Армиядә хезмәт итеп кайткач авылда, соңрак районга күчкәч, шофер булып эшләде. Милициягә эшкә торагы булмаганлыктан күчкән иде. Анда таза гәүдәле, тәртип ягыннан ышанычлы 25–40 яшьтәге ирләр кирәк иде. Бу эшкә райком кушылды. Төрле оешмаларга мөрәҗәгать иттеләр. Тәкъдим ителгәннәр исем-ле­гендә Гайсаров беренче булды.
Участокны әйләнеп кайтам да, бәйрәмгә әзерләнергә кирәк, дип уйлады Гайсаров. Башта урамны күзәтте. Сарай, йорт араларын карап чыкты. Ишекләре ябыкмы, йозаклары ватылмаганмы – берсе дә аның карашыннан читтә калмады. Подъездлар тирәсендә туктап торды, кешеләр чуалса, аларга нык игътибар итте. Танышлары белән кул биреп күреште.
Караңгылык биләмәләрен яулап өлгергән. Тулып килгән ай болытлар арасыннан бар булган яктылыгын сибеп, бәйрәм каршылаучыларны рухландырырга тырыша. Баганаларда кызыл флаглар җил­ферди. Җиләс һава. Йорт тирә­ли шомыртлар ап-ак чәчәктә утыра. Ачык тәрә­зәләргә үрелеп йорт ху­җаларын хуш ис белән сыйлыйлар. Тәмле шомырт исе Сәфәргалинең күңеленә уңай тәэсир итте. Бер тәл­гәш чәчәкне өзеп, озак кына иснәп барды. Машина, атлылар күренми, берәм-сәрәм генә кешеләр узып китә. Участокны әйләнеп чыгыйм әле, саф һава да сулармын, дип, тәмәкесен сүндереп, төнге тынлыкка колак салып ишегаллары буйлап сукмактан атлады. Үзе яшәгән квартал, көн саен берничә тапкыр тапаган сукмаклар, бар нәрсә монда таныш аңа. Сарайларны алдыннан, артыннан карап чыкты, хәтта түбәләренә күз ташлады. Барысы да үз урынында кебек.
Ике катлы таш йортның аргы поч­магында карачкы кебек шәүлә кү­ренде. Якынрак килсә, кеше утыра. Башы бер якка ауган, аркасы белән стенага сөялгән, ботлары аерылган.
– Нәрсә булды, гражданин? – Җавап бирми. Кулбашына кагылган иде, ауды да китте карачкы. Гайсаров кулын тотып карады. Пульсы сизелми. “Үлгән ич бу”.
Һәркем үзенең эш урынында үзенә йөкләтелгән вазыйфаны үтәргә бурычлы. Участок милиционеры үз участогында тәртип урнаштырырга тырыша. Синең участокта җинаять теркәлмәгән, димәк, син яхшы хезмәт итәсең, сиңа почет һәм ихтирам! Кайчак җинаять булганмы, булмаганмы, начальникны бик борчымый, тик отчетка кермәсен.
Еш кына ихтирамны отчетларда язылган саннар белән бәялиләр. Кайберәүләр абруй яулыйм дип эше турындагы отчет саннарын төзәтә.
Нишләргә? Иртәгә бәйрәм. Сания апаның радиоалгычы һаман да табылмаган, җинаять эше ябылмаган… Ул турыда командир көн дә диярлек сержантның исенә төшерә. Җитмәсә, менә сиңа, бәйрәм алдыннан “бүләк”!
Гайсаров тирә-ягына карады, ике катлы, ике подъездлы йортны урап чыкты.Тирәдә эт тә күренми. Тыкрык аша гына шундый ук ике катлы йортлар, берничә адымда гына шлак кирпеченнән салынган сарайлар. Тыкрыкның икенче ягында өлкән сержант Борисовның участогы. Гайсаров, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип уйлады да, мәетнең култык асларыннан кочып, бераз күтәрә төшеп, күрше йорт почмагыннан арырак, сарай ишеге төбенә сөйрәп китерде, аркасын стенага сөяде. Мәетнең башы алга таба ауды, гәүдәсе сөялгән килеш калды. Сөйрәгәндә мәетнең үкчәлә­ре үлән арасында эз калдырган иде. Гайсаров шул эздән кире участогына чыкты. Атлаганда итеге белән мәет калдырган эзләрне сыпырып үтте. Сержантның йөрәге ГТО нормасын үтәгәндәге кебек күкрәгеннән атылып чыгардай булды. Бераз туктап торды, як-ягына карады. Сулышы тигез­ләнгәч, күлмәгенең ычкынган сәдәф-ләрен каптырды да, кайтып китте.
Сәфәргали өенә кайткач чишенде, сабынлап кулларын юды да, караватка менеп ятты. Кая ул бәйрәмгә әзерләнү! Хатынында шик-фәлән тумады кебек.
Иртән хатыны Гөлсәрия эшкә китте. Участковыйның эш вакыты, башлыча, кичке сәгатьләрдә була. Ир­тәнгә табан гына йокыга талган Сә­фәргали таңнан торырга ашыкмады. Командирына күренер алдыннан аңа ял итәргә, тынычланырга кирәк.
Төш җитәр алдыннан гына Гайсаров бүлеккә килде. Чалбар, ки­тельләре – барысы да үтүкләнгән, итек ялтырап тора. Бүген бәйрәм көне. Ә анда бәйрәм белән котлау урынына барысы да табылдык турында гына сөйлиләр.
Гайсаровның участогы тәртиптә. Аңа шик тотарга урын юк. Тышкы кыяфәтендә, эчке кичерешләрендә шөбһә туарлык үзгәреш булырга тиеш түгел. Шулай да Сәфәрга­линең тамак төбенә төер утырды. Шикне бөтенләй үзеннән читләтү нияте белән, үзендә каты кызыксыну туганны аңлатырга тырышып:
– Кайда, әллә минем участоктамы? – дип сорады сержант.
– Өлкән сержант Борисовныкында, – диде командир. Борисов бүлектә түгел иде. Ул криминалист­лар белән мәетне тапкан урынны тик­шерә икән. Борисов белән бу минутта күзгә-күз очрашу Гайсаров өчен уңайлы булмас иде шул.
Мәетне беренче булып сарай хуҗасы Рәшит күргән. Үлгән кеше күршесе Исхак абзый булып чыга. Рәшит күргәннәре турында бүлеккә хәбәр итә, аннан өлкән сержант Борисов белән мәет янына кире килә. Борисовка мәетнең кем икәнен, кайда яшәгәнен әйтә. Борисов мәетнең хатынын чакырырга куша. Хәмде­ниса апа чыга, ирен күргәч, елый-елый гәүдәсенә ташланырга омтыл­ганда Борисов тотып кала.
– Ярамый, ханым, – ди Борисов, хатынны иңеннән кочаклап.
– Нишлисең, Хәмдениса апа, сабыр төбе – сары алтын, үлгән артыннан үлеп булмый, – ди Рәшит. Хәм­дениса апа елый-елый:
– Кичә кич баҗасына киткән иде, кайтмады, мин кунып калгандыр инде дип, артык борчылмадым, ә үзем юньләп йоклый алмадым, күптән йөрәгенә сыкрана иде.
Медэкспертны, фотографны чакырдылар, КГБга хәбәр иттеләр.
Медицина эксперты мәетне тышкы яктан тикшергәч, үлгәнлеген раслап белешмә бирде. Фотограф мәетне өч-дүрт яктан рәсемгә тө­шергәч, аны тукымага төреп, арбага салып моргка алып киттеләр. Арбага кучер янына Борисов та утырды.

Нәдһәт Фәтхиев.
(Ахыры бар).

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: