+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 август 2021, 08:25

Мәет эзе буйлап

(Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда булган вакыйгаларга таянып язылды).

Мәет эзе буйлап
Мәет эзе буйлап
 Исхак баҗасында кунакта

Исхакның күптән инде баҗасында булганы юк.
– Әнкәсе, әллә баҗаларга барып кайтабызмы, син каршы түгелме? – диде Исхак хатынына. – Әй, Исхаккаем, үзең генә бар әле. Башым чатный, тәбикмәк издем, көтмәсәк тә, иртәгә кунак булуы ихтимал, үзләрен бәйрәм белән котларсың. Тукта, күчтәнәч тә бирим әле, – дип, Хәмде­ниса төенчек әзерли башлады.
– Ярый алайса, барам. Башка якын туганнар калмады. Кәҗә булса да, малың булсын, баҗа булса да, нәсе­лең булсын, – диде Исхак киенер алдыннан, елмаеп.
Баҗасы Хәйдәр поселокның чи­тендәрәк урнашкан урамда үз йортында яши. Мал карый, бакчасы бар, азык-төлеккә кытлык күрми. Баҗасы да сагынган икән үзен.
– Бибиямал, кунак килде, ташла эшеңне, – дип, Хәйдәр хатынына эндәште. Бибиямал бик сөенде, апасы Хәмдениса турында сорашты.
– Балыбыз куелган, сарыгыбыз суелган, җизни, иртәгә апам да килер, – дип, бик җылы елмаеп, Бибиямал җизнәсе белән күреште.
– Зур рәхмәт, балдыз, сезне бәйрәм белән тәбрикләргә килдем. Хәмденисам сине бик сагынган иде, киләлмәде, рәхим итеп күчтәнәчләрен кабул итсәң иде, – дип, Исхак Бибиямалга төенчек сузды.
Анысы төенчекне күкрәгенә кысты.
Бибиямал өстәл әзерләде. Табынга зур агач табак белән токмачлы аш, аның артыннан зур коштабакта калҗалап туралган сарык ите, ит өстендә – пешкән бәрәңге, кәбестә, кишер...
Бай табынны күрү белән Исхакның авылда үткән малай чаклары исенә төште. Калҗалы ит, бәлеш – барысы да Исхакны моннан утыз-кырык ел элеккеләргә кайтарды. Коммуналь йортта яшәүнең уңайсызлыгы кимсетте, хәтта, көнләшү хисе кичерде.
– Кунакка бик йөрмәгәч, кунак сыйлый белмим, Хәйдәр, үзең кара инде, – дигән булды Бибиямал, елмаеп.
– Кунак булып килгәнсең, дәртле баҗам икән син. Үзеңне, Хәмдениса апабызны бәйрәм белән котлыйбыз. Ходайдан – саулык, илдән байлык те­лим, – дип, Хәйдәр чәркәсен кү­тәрде. Исхакның күңел күге тагын да яктырды.
– Кунак ашы – кара каршы. Тереклектә сыйлашмасаң, үлгәннән соң елашма, – дип, Исхак икенче чәркәсен күтәрде.
Озак кына утырылды. Баҗаның әче балы бик күңелгә ятты. Хуҗа­бикәнең бакчасында үстерелгән яшел­чәләрдән ясалган кабымлыклар тост артыннан тост тотарга ярдәм итте.
Инде соң булса да, Исхак өенә кайтырга булды. Баҗасы калырга кыс­таган иде дә, Исхак риза булмады. Киләсе бәйрәм сәбәпче булды.
– Кунып-төнеп ятмам инде, Хәмде­нисам да ялгыз, – диде Исхак. Ара болай ерак түгел түгелен – бары ярты сәгатьлек юл. Җәяүлегә янчык та авыр дип, балдызы сузган күчтә­нәчне дә алмады.
Исхак акрын гына өенә таба атлады. Шагыйрьнең “Бер кеше юк, тышта тып-тын, тик караңгы төн генә. Шул караңгылык эчендә ул да һәм тик мин генә”, дигән сүзләре исенә төште. Ай нурлары юл күрсәтә, җи­тезләнде адымы. Төн караңгылыгын ерып, кайтып килә ялгызы. Баҗа­сыннан чыкканда кәефе күтәренке иде. Йортына якынлашкан саен атларга кыенлаша, башы авырая кебек. Тәмәке тартырга уйлады ул. Бер өй почмагына барып утырды. Азрак хәл җыйгач, тәмәке төрә башлады. Тәмә­кесен авызына кабалмады. Бер кулында төрелгән тәмәке, икенче кулында янчык тоткан килеш аңын югалтты.
Исхакның үле хәбәрен ишеткәч тә, Бибиямал Хәйдәре белән апаларына ашыкты. Исхакның намазлык белән ябылган гәүдәсе караватта ята. Ишектән керү белән гаҗиз калган Бибиямал апасына ташланды.
– Апакаем, үләрен белгән ул, белгән, валлаһи. Кичә, безгә килгәч, өстәл артында утырганда нәрсә ди: “Тереклектә сыйлашмасаң, үлгәннән соң елашма”. Мин – юләр, миннән дә юләр Хәйдәр. Кайтармаска булган аны. Җизнәмне язмыш кочагыннан алалмый калдык, – диде Бибиямал, башын апасының күкрәгенә куеп. Ике­сенең дә күзләре яшькә тыгылды. Моңа кадәр чын кайгыны татып карамаган Хәмдениса тозакка эләккән кебек тетрәнде, газап чикте.
– Нишлисең инде, сеңлем, язмыштан узмыш юк, диләр. Терсәк якын да, тешләп булмый. Сезгә барыр алдыннан ашкынулы, дәртле бер омтылу, нигәдер өнди торган тынгысызлык дулкынландырды аны. Үзалдына очып торган җан бар иде аңарда. Мин каршы килмәдем. Нинди генә көч каршы булыр иде икән. Бәйрәм көннәре яшьле булыр дип, кем уйлаган?

Тәмәке янчыгы

Мәетне тапкан көнне көндез күрше малае үзләренең йорт почмагында төрле төстәге ефәк җепләр белән чигелгән тәмәке янчыгы таба, аны әнкәсенә күрсәтә.
– Әнкәй, өй почмагында менә нәрсә таптым. Фәтхелислам бабайга илтеп биримме? – дип янчыкны әнкәсенә сузды.
– Ашыкма әле, улым. Бер дә юктан кеше йорт почмагында янчык ташлап китмәс, бәлки хуҗасы табылыр, – дип әнкәсе янчыкны шкаф башына куйды. Шул ук көнне ул янчыкны күр-шеләренә күрсәтте. Янчыкның Исхакныкы икәне ачыкланды, аны Хәм­дениса апага тапшырдылар. Ул янчык тоткан килеш өнсез калды, күз­ләре томаланды, якты көннәрен кара болыт каплады. Исхак белән бергә яшәгән тормыш юлы күз алдына килеп басты. Янчыкны Бөек Ватан сугышыннан алда яраткан егетенә бүләк итеп чиккән иде. Алар өйләне­шер алдыннан Хәмдениса янчыкны Исхакка бүләк итте. Исхак шул янчык белән Бөек Ватан сугышына китте, янчыгы белән исән-сау әйләнеп кайтты. Ничек саклагандыр инде аны ике тапкыр каты яраланган солдат. Эштә җил кебек җитез, янчыкны бүләк итеп кабул иткәндә ай кызыдай матур булып күренгән, ягымлы сүзләре белән туң йөрәкләрне эреткән Хәм­дениса­ның төсе итеп саклагандыр ул аны. Янчыкның бер ягына чигеп “Х”, икенче ягына “И” хәрефе төше­рел­гән иде. Исхак Хәмденисаны күңел түрендә саклады, янчык Исхакны үлемнән саклады. Сугыштан кайткан көнне Исхак Хәмденисага:
– Син бүләк иткән янчык мине дошман пуляларыннан саклады, – дигән иде.
Хәмдениса янчыкны Борисовка күрсәтте.
– Хәмдениса ханым, янчыкны беразга миңа бирсәгез иде, – диде Борисов.
– Ничек сезгә бирим инде үз гомеремдә бер генә кешегә исемләп чиккән янчыкны. Исхакымның ­ис-тә­леге ич ул.
– Ханым, сезгә язу калдырам, берничә көннән үзегезгә кайтарырмын, – диде дә, сумкасыннан кәгазь чыгарып, Хәмденисадан ручка сорап алып, язып бирде. Өлкән сержантның бик өтәләнеп сораганын күреп, Хәм­дениса янчыкны теләр-теләмәс кенә Борисовка тоттырды.
Ике көн узгач КГБдан килеп теге йортның янчык табылган почмак тирәсен тикшерделәр. Анда Исхак төргән тәмәкене таптылар. Тикшерү нә­тиҗәсендә төрелгән тәмәкенең янчыктан икәне расланды.
Тикшерүчедә, нишләп мәет бер урында, янчыгы кырык метрлап чит­тәрәк табылган дигән сорау туды. Исхак янчык яткан җирдә дөньядан киткән дигән фикергә килде ул. Алайса, ничек ул сарай янына күчкән? Кемдер күчергән?
Мәетне икенче урынга күчерүне җинаять дип әйтеп булмый. Шулай да, гомерендә булмаган вакыйга тикшерүче Сәетовны бик кызыксындырды. Хәтта башка эшләрен калдырып уйга чумды. Кич бүлеккә килде.
– Чит кеше мәетне күчереп йөрмәс. Үтерүче үз корбанын күчергән дисә­ләр, ышанырга була. Исхакка беркем дә кул салмаган. Гайсаров участогы. Ул кичне Гайсаров үзенең биләмә­ләрен урап чыккан. Димәк… Пәйгам­бәр төпчегенең фокусы бу? – дип, тик­шерүче сорау куйды, соравына аңлатма да бирде.
Тикшерүче “пәйгамбәр төпчеге”н, әлбәттә, белми. Сәетов дәвам итте:
– Бер мәлне Гайсаров, малай чагында, үзенең кордашлары янында, уйлап-нитеп тормыйча, безнең фамилия Гайса пәйгамбәр исеменнән ки­леп чыккан дип мактанган. Кордашлары көлә-көлә Сәфәргалигә “пәйгамбәр төпчеге” дигән кушамат тагалар. Кушамат тигәнәктәй нык ябышты Сәфәргалигә. Мактану һәр­кемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә.
– Синеңчә, Гайсаров нәрсәне кайда күчергән? Мәетнеме, әллә янчыкнымы? – дип, капитан гаҗәпләнгән сыман, шаяру кыяфәтендә сораулар яудырды да көлә башлады.
– Хуҗасы үлгәч, янчыгы җанлан­гандыр, күрәсең.
– Бәлки шундадыр сере. Гайса­ровның андый гамәлгә сәләте барлыгын белмәгәнбез булып чыга, – дип сүзләрен түгәрәкләде капитан, портсигар чыгарып папирос кабызды, тикшерүче аңа кушылды.
* * *
Нәтиҗәдә, Гайсаровка, район милиция бүлегендә кара тап төште. Моңа кадәр күзәтелмәгән вакыйганы гәзиттә яктырттылар, Гайсаровны эшеннән азат иттеләр, бүлек командирына катгый шелтә ябыштырдылар.
Гайсаров поселокта яши алмаслыгын аңлап, авылына кайтып китте. Элеккечә колхоз машинасын йөртә башлады. Поселокка барган саен ике катлы йорт почмагында карачкы утыра кебек тоелды. Шуңа күрәме, анда еш барырга тырышмады.
Нәдһәт Фәтхиев.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: