-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 август 2021, 18:53

“Лимузин” маҗарасы

Хәтсез еллар элек, игеннәр өлгергән мәлдә, җәй азакларында, колхоз идарәсе рәисе үзенең янына чакырып алды. Кердем. Мин ревизия комиссиясе әгъзасы булганлыктан, рәис миңа басулардагы печән эскертләрен үлчәп, акт төзергә әмер бирде. Машина бүленгән. Һәр бригаданың җирләрен үз учетчик-агрономы белән үлчибез.

“Лимузин” маҗарасы
“Лимузин” маҗарасы

Колхозның ерак басуыннан башладым да азаккы кооператив җиренә килеп җиттем. Илфат исемле учетчик-агроном мин килгәнне көтеп торган, печәннәрне үлчәргә керештек. Бинокль белән тирә-якка да күз салабыз, янәсе, мал-фәлән йөрмиме басуда? Үлчәү эшен тәмамлап килгәндә, бинокльдән тагын бер карасак, ни күрик, күрше колхозның савым сыерлары көтүе безнең бодай басуына кергән! Көтүче-җайдак күренми.
 
Без, үлчәү эшен ташлап, машина белән шул басуга җилдердек. Барып җитү белән, машинаны басу читенә куеп, Илфат – бер, мин икенче яктан малларны басудан куарга керештек. Сыерларны ашыктырып-йөгертеп куабыз, көтүче һаман да күренми. Ичмасам, кулда чыбык та юк. Көтүнең икенче башы иген басуына шактый тулган. Сыерлар игеннең тәмен татыгач, безне исәпкә дә алмыйлар, селкенмиләр дә.
 
Шулай күзләрем тонып малларны куганда күтәре­леп карасам... җаным чыкты! Читтән карап торган берәр кеше булса, чәчләрнең үрә басканын да күрер иде, тәнемә берчә эссе, берчә салкын йөгерде: минем алда, ике-өч метр кала, “Лимузин” токымлы нәсел үгезе басып тора! Ул вакыттагы халәтне әйтеп тә, язып та аңлатырлык түгел. Машина басу читендә, Илфат бө­тенләй күренми, кесә телефоннары юк чак. Бу миз­гелдә дөньяда мин һәм нәсел үгезе “Лимузин” гына бар иде кебек. Икәүдән-икәү кара-каршы басып торабыз.
 
Минем бераз һушым калгандыр инде, акрын гына аякларны артка таба шудыра башладым. Үгезгә туры карамаска тырышам, әмма гәүдәсен дә күздән ычкындырмыйм. Бөтен уем: тизрәк машина янына, басу читенә чыгу. Әһә, юлыма бер сыер туры килде. Сак кына аның өй чаклы гәүдәсе артына яшеренеп, үгезнең күзеннән югалам. Барлык көчемне җыеп, үгез ягына әйләнеп карый-карый, машина янына чабам. Барып та җиттем, машинага кереп тә утырдым. Уф! Машина тәрәзәсе аша күзләрем белән Илфатны эзләргә керештем.
 
...Маллар басудан чыгып бетүгә, Илфат та күренде. Мин, үгезнең юклыгына ышангач, машинадан төшеп:
– “Лимузин”ны күрдең­ме? – димен.
– Юк, – ди бу.
– Бәй, ничек күрмәдең икән, мин сыерлар куып, каршысына килеп чыктым, – димен.
– Ну, ничек соң, “Лимузин”? Арумы? – дип, авызын Кәримә әбинең ит бәлеше чаклы ерып, Илфат рәхәт­ләнеп көләргә кереште.
 
Аңа ияреп, мин дә рә­хәтләнеп көлеп җибәр­дем. Ул миннән көлсә, мин исән калуыма шатланып көлдем. Шулвакыт югалып торган, атка атланган көтүче дә килеп чыкты. Авылына кайтып килгән икән, “тамагы кипкән”. Аны бераз шел­тәләдек тә, машинага утырып, үзебез­нең җиргә – печән басуына киттек. Калган печән эскерт­ләрен ничек үлчәгән­бездер, гомумән, үлчәдек микән, хәтердә калмаган. Ә “Лимузин” үгезе мәңге хәтердән чыкмас!

Земфир Әхияров.
Чакмагыш районы.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас в