+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 август 2021, 10:35

Тормыш тәртәгә кертә

Мондый сабак алганнан соң мин язмыш агышына буйсындым.

Тормыш тәртәгә кертә
Тормыш тәртәгә кертә

Үземнең ачы да, аянычлы да тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Әлеге хәлләрдән соң мин һәркемнең үз язмышы, үз тормыш юлы булганлыгына ышандым. Әгәр дә син аннан тайпылырга уйласаң, бу хәлләрнең азагы бик күңелсез тәмамланырга мөмкин икән...

Никахта ун ел бергә яшәгәннән соң мин, кызымны алып, иремнән киттем. Аңа үч итәсе килү теләге шундый көчле иде ки, мин очраган беренче кеше белән үк аралашуга – ахирәтемнең үз эшендәге хезмәттәше Айрат белән таныштыруга да каршы килеп тормадым. Аның белән матур һәм көчле мәхәббәт зилзиләсенә башыбыз белән чумдык. Элекке ирем, әлбәттә, көнләде, үтеп китәргә дә мөмкинлек бирмичә бәйләнде, ләкин ул берни дә эшли алмый иде инде, ә мин, аның шулай йөрүләрен күреп, эчемнән генә рәхәтлек, канәгатьлек кичердем. Әйткәндәй, ул вакытларда бик оялчан гына бер егет тә миңа игътибар күрсәтеп, якыннан аралашырга тырышып йөри иде, ләкин мин аны җитди кабул итмәдем дә, хәтта еш кына тупасрак итеп җавап та бирә идем…
Озакламый Айрат “беренче очраган кеше”дән дәртле, очрашулар көтеп алынган сөяркәм булып китте, ә бераздан мин аңа башымны югалтып гашыйк булдым. Ләкин ярты елдан мондый татлы-төчеле “сю-сю, му-сюлар”, кичләрен очрашып, тагын берничә көнгә аерылышып торулар да ялкытты. Өстәвенә, мин аның үземә карата бераз суынуын да сизенә башлаган идем инде. Миңа тагын да ярсурак, дәртлерәк, гадәти булмаган тәэссоратлар, кичерешләр кирәк була башлады, әмма Айратны элеккедәй мөнәсәбәтләр дә канәгатьләндерә иде, шуңа ул бернине дә үзгәртергә ашыкмады. Ул үзен ирекле кош итеп тоя иде…
Үгетләүләрнең, ялыну-ялваруларның, үтенүләрнең нәтиҗәсе булмасын аңлагач, мин үзебездәге “сихерче” дигән даны чыккан Сәкинә әбекәйгә барып кайтырга булдым. Ул үзенең әфсен-төфсеннәрен, ахалай-махалайларын укыштырды да миңа сөйдергеч бөтие белән бергә ниндидер язу тоттырды, мин аны өч кич рәттән тырышып-тырышып укырга тиеш идем. Нәкъ шулай, ул кушканча эшләдем дә.
Файдасы тиде бит әй теге бөтинең! Атна да үтмәде, Айрат минем янга очып-талпынып килеп тә җитте, мин ул төнне бәхетнең җиденче катында идем! Ләкин бер-ике айдан бу бәхет тоныкланды, сүрелде. Айратка минем белән бик рәхәт түгеллеген, миннән китәсе килүен, ләкин аны нәрсәдер җибәрмәвен, тоткарлап торуын сизендем. Ә беркөнне ул моны үзе дә әйтеп салды: “Синең яныңда буласым килмәгәнне башым белән аңлап торам, – дип ачылып китте ул, – ләкин аякларым үзеннән-үзе синең янга алып килә!” Мин үзем хакында болай ачыктан-ачык күзләремә карап әйтелгән бу сүзләрдән нык гарьләндем, ләкин мин аны ярата идем, шуңа ничек тә булса үз янымда калдырырга тырыштым...
Шул ук төндә төш күрдем: имеш, мин ике юл чатында басып торам, ә янәшәмдә ниндидер кеше, хәтта кеше дә түгел, ә ниндидер шәүлә. Ул миңа нидер аңлатырга, нәрсәдәндер саклап-яклап, курчалап калырга тырыша, ләкин мин аны тыңларга да теләмим. Мин аннан теге ике юлның берсеннән йөгереп качарга тырышам, ә ул минем арттан йөгерә һәм “Юк! Бу юлдан түгел!” дип кычкыра...
Ә Айрат күз алдында көннән-көн үзгәрде, психка әйләнде, аны юк кына нәрсә дә чыгырыннан чыгара иде. Кызыма да бер сәбәпсез кычкырына башлагач, баламны нәнәсе янына илтеп куйдым, ә үзем озаклап еладым да еладым. Шуннан соң инде язмышыма буйсындым, бер көнне Айратны өйдән куып чыгардым һәм башкача килеп йөрмәскә куштым.
Кичләрен йокларга яткач, мин үз язмышыма кычкыра-кычкыра зарланырга керештем, Ходайдан тормышыма яхшы үзгәрешләр җибәрүен сорап ялвардым, ә төнлә төшемдә тагын теге “шәүлә”не күрдем: ул кулларына – зур пыяла, ә мин кавырсын тотып тора идек; минем шул кавырсын белән аның пыяласына кагылуым булды, ул, вак кына кисәкләргә ватылып, челпәрәмә килде. Шулвакыт мин үз башым эченнән тавыш килүен ишеттем: “Бу тормышта һәрнәрсә өчен түләргә кирәк...”
Берничә көннән Айрат килде, ишек кыңгыравын бик озак шалтыратты, ләкин мин аңа ачмадым. Бик озак ялынгач, “барысы да яхшы булачак”, дип вәгъ­дәләр биргәч, ачарга булдым. Ул фатирга гарасат кебек котырынып килеп керде дә йодрыклары белән миңа ташланды. Ул салмыш иде, күрмәгәндә – минсез яши алмавы, ә күрешкәч, бәреп үтерәсе килүе турында кычкырынды. Айрат ярсуыннан үз-үзен белештерми иде, “Нишләттең син мине?!” – дип акырып, туктамыйча мине тукмады да тукмады...
...Һушыма килгәндә дәваханәдә идем. Тәнемнең кара янмаган урыны калмаган. Күгәргән урыннардан тыш, кабыргаларым, танавым сынган, баш сөяге чатнаган... Бу хәлләрдән соң мин Айратны башкача күрмәдем...
Өч елдан соң мин теге оялчан егеткә кияүгә чыктым. Хәзер безнең барысы да яхшы. Кемгәдер, бәлки, бу сүзләрем сәер булып яңгырар, ләкин мин язмышның, күрәчәкнең барлыгына ышандым һәм моннан соң аның планнарын үзгәртергә җыенмыйм...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
 
 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: