Баш зоотехникның: “Син нигә бүген иртән эшкә чыкмадың?” — дигән соравына Мәликә күзен дә йоммыйча, канәгать елмаеп: “Мин бүген өйдә түгел, ә “академиклар” янында, тулай торакта кундым”, — дип җавап бирде...
Фаил техникумга ерак Казахстаннан чакыру буенча кайтып урнашты. Анда яшәгәндә ул авыл хуҗалыгы институтының зооинженерлар факультетын тәмамлаган иде. Күп еллар совхозда баш зоотехник булып эшләде. Тормыш иптәше — төзелеш бүлегендә мастер. Икәүләп өч балага гомер бирделәр. Менә быел олы улы 6нчы сыйныфка укырга бара, кызы – 4нчегә. Ә кече улларына 2 яшь тулып килә.
Тормышлары мул иде аларның. Күпләп мал асрадылар, фатирлары да бик зур — 7 бүлмәле иде. Шулай яхшы гына яшәгәндә, Башкортстаннан, авыл хуҗалыгы техникумыннан чакыру хаты килеп төште. Институт тәмамлаганда Фаилгә шунда ук укытучы булып калырга тәкъдим ясаганнар иде. Ләкин Фаил алган белемен авыл хуҗалыгында кулланырга булды. Шулай итеп, 12 ел ул Караганда өлкәсендә иң зур булып саналган совхозларның берсендә баш зоотехник булып хезмәт салды. Совхоз бик зур. Маллар да күп. Көн саен Фаилгә иртән сәгать биштән торып эшкә йөгерергә туры килде. Ә кичләрен өйгә 11дән дә иртә кайталмады.
Чакыру хатын алгач, Фаил башта тормыш иптәше Рузалия белән киңәшләште. Ә анысы берсүзсез Башкортстанга кайтырга ризалашты. Чөнки аның бианасы да, үзенең әнисе дә туган авылларында яшиләр, икесе дә ялгыз. Ә Фаилнең әнисе шул техникумга якын гына тора. Кайттылар. Фаилне техникумга укытучы итеп тәгаенләделәр, бик күп дәрес сәгатьләре бирделәр һәм өйрәнү хуҗалыгына баш зоотехник итеп тә куйдылар. “Тарта торган атка ике камыт кидерәләр”, — ди халык. Фаил ике урында да эш башлап җибәрде.
Ул вакытта хуҗалыкта 50 баш сыер малы, 30 дуңгыз, бозаулар, таналар асрала иде. Сыерларны ике савучы сава, ә көтүчеләр итеп, алмашлап студентларны җибәрәләр. Сыерлар, башлыча, кул белән савыла. Сөтне феләкләр белән машинага төяп озаталар. Күп эшләр кул көче белән башкарыла. Ә Фаил моңа бер дә риза түгел. Ул күрше колхозга барып, алардан саву аппараты алып кайтарды. Аны корып эшләтеп җибәрү өчен техникум укытучы инженер Кузьмичны җибәрде. Анысы бер атна буе йөрде, ләкин кора алмады. Моны көтеп гарык булган Фаил беркөнне ачкычлар алып килде дә, ярты көн эчендә аппаратны корып та куйды. Шул көнне кичке савуны аппарат белән башкардылар.
Ике савучының берсе — Мәликә исемлесенең гаиләсендә 6 баласы бар, ире төрмәдә. Ә үзе еш кына көмешкә куу белән шөгыльләнә. Үзе дә еш кына эшкә эчкән килеш килә, ә инде кичләрен аның өендә еш кына буйдак, эчкече ирләр “сабантуй” ясыйлар. Бу вакытларда, балаларга өйдә ашарга да, йокларга да урын калмый. Алар кайсы кайда кунып төн үткәрә.
Шулай бер көзге көндә Мәликәнең ире төрмәдән чыгып, кайтып төшә. Бу вакыйганы, әлбәттә, алар бик шәп итеп “юалар”. Ә “юып” туйгач, Мәликә баш зоотехниктан ирен хуҗалыкка терлекче итеп алуын сорый. Зоотехник, әлбәттә, каршы килми. Ләкин ул нык ялгыша. Бу адәм эшкә ялкау булып чыга. Ә инде әйтә башласаң, “мин төрмәдә барлык законнарны да ятладым, мине берни эшләтә алмыйсыз”, — дип җавап кайтара иде.
Җәйнең бер матур көнендә ул көтүгә үзе түгел, малайларын чыгара. Алары эссе көн буе атны нык чаптырып йөри, ә кичкә таба ат хәлдән таеп егыла һәм җан бирә. Ә теге ир аның үлеменә үзен түгел, ә зоотехникны гаепле итеп күрсәтергә тырыша.
Шулай июнь башларында Уфадан, авыл хуҗалыгы институтыннан колорадо коңгызы агуларга белгечләр килеп төшә. Аларны техникумда “академиклар” дип атыйлар. Тулай торакка урнаштыралар. Алар, әлбәттә, колорадо коңгызларын бетерүне түгел, ә аракы эчеп, тулай торакта ялгыз хатыннар белән күңел ачуны хуп күрәләр. Шул ук вакытта теге көтүче ир ял алып, Миякә районына шабашкага китә.
Баш зоотехник иртән эшкә килгәч, савучыларның берсенең эшкә чыкмавын күрә. Сыерларны саву өчен студентларны алып килергә туры килә. Ә кичке якка көмешкә колы булган хатын эшкә килгәч, зоотехникның: “Нигә иртән эшкә чыкмадың”, — дигән соравына күзен дә йоммыйча, зәһәр елмаеп: “Мин төнлә “академиклар” белән кундым, өйдә түгел”, — дип җавап кайтара. Оят дигән төшенчәне ул белмәгән дә ахрысы!
Июль азакларында аның ире ашыгыч кына ял сорый һәм Мәликә белән шул ук көнне Мордовиягә юлланалар. Нәкъ шул көнне көтүдә бер сыерның җитмәве ачыклана. Эзлиләр. Ул сыерның көтүдә сазга батып үлгәнлеге ачыклана. Ә көтүче бу хәлдән куркып, Мордовиягә качып киткән булып чыга. Ул чит республикада озак тора алмый, әлбәттә. Кайткач, төрле сәбәпләр табып, акланырга маташа.
Аның кырын эшләре моның белән генә бетми. Көзен ул бер тана урлап, үз абзарына яба. Зоотехник участковый белән ул тананы кабат китертә. Ә хатыны Мәликәнең фермадан кайтышлый һәрвакыт сөт урлап кайтканы ачыклана. Хәтта, сөт кушып, бал әчетергә дә өйрәнә ул.
Бу эшләр судка барып җитә. Хөкем йортында теге ир: “Минем өйдә алты балам бар, шулар хакына кичерегез”, — дип ялына. Суд әлбәттә, кичерә, ләкин үлгән маллар өчен зур гына штраф сала. Ә алар бу штрафны түләргә теләми, яшәгән өйләрен яндыра да икенче районга балалары белән качып китә.
“Бөкерене кабер генә төзәтә”, — ди халык мәкале. Чыннан да шулайдыр ул. Чөнки бу гаиләнең яшь чактагы “этлек”ләре олыгайгач та үзен күрсәтеп кенә тора. Вакыт бит ул сорап тормый, үтә бирә, ә яшьлектән соң, әлбәттә, картлык килә. Еллар үтү белән балалары кайсы кая таралып бетә. Ә бүгенге көндә үзләренең яшәргә өйләре дә юк. Ярый әле бер кияве сыйдыра үзләрен. Бу икәүнең үз өйләре булып, анда үзеңчә яшәү дигән уй башларына да керми, күрәсең!
Фуат Мусин.