+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 август 2021, 13:52

Кызыллы-зәңгәрле күлмәк...

Булачак кода безнең урамда юкка гына йөрмәгән икән.

Кызыллы-зәңгәрле күлмәк...
Кызыллы-зәңгәрле күлмәк...
Галим, компьютерыннан аерылып, тәрәзәгә күз салды. Акрын гына Барый үтеп бара. Бүген өченче тапкыр. Монысы нәрсәгә булды әле, дип гаҗәпләнде ир. Безнең урамда гомергә күргәнем юк. Берәрсен-мазар юллап йөрми микән? Күзенә улы чалынды. Анысы шым гына смартфонында чокына. Былтыр армиядән кайткан иде, шәһәрдә эшләп йөри, ике-өч көнгә ял биргәннәр бугай.

Барый тагын бер үтте. Каерылып, тәрәзәгә карады. Юк, монда нәрсәдер бар.
– Айдар, әллә бер-бер эш кылдыңмы? – диде, улының күзләренә тишеп карап. – Тәрәзәгә күз сал әле. Таныйсыңмы?
Малай тәрәзәгә капланды һәм шундук йөзе үзгәргәне сизелде.
– Юк ла, әти, берни дә түгел.
– Кара аны, өйләнәм, дип авызыңны да ачма! Абыең белән җиңгәңне чак башка чыгардым. Аз гына көт!
Түр як бүлмәдән хатыны Хәмидәнең тавышы ишетелде:
– Карап карарбыз, өйләнешәбез, дип килеп керсәләр, ничек җырларсың икән?
Галим урамга чыкты, Барый үткән якка карады, тегесе, шуны гына көткәндәй, шәп-шәп атлап, монда килә башлады.
– Нихәл, Галим?
– Саумы, Барый!
Исәнләштеләр, сүз артыннан сүз чыгып, кичәге хоккейны искә төшерделәр. Капкачыны әрләп алдылар. Кабаланыр урыннары юк, кышкы мәл, эш юк.
– Ярый, – диде Галим, – дөресен әйт: безнең урамда сиңа нәрсә калган?..
– Теге, ни бит әле... Тегеләр ниткәннәр бит...
– Тагын нәрсә ниткәннәр?
– Шулай шул... Әнисе әрләп тә карады, мин кысылмадым инде. Әйдә, хатыннар үзара хәл итсен.
– Ә нигә өйгә кермисең? – диде Галим.
– Кеше әллә нәрсә дияр. Үзең нәрсә уйлыйсың соң?
– Мин нәрсә уйлыйм? Ниткәннәр икән, үзләре уйласыннар! – диде Галим, бәхәсне низагка күчерергә ниятләп.
Барый “ыһ” та итмәде:
– Мин дә шулай уйлыйм. Алар өчен мин нигә нитәргә тиеш?
– Ә нигә дәваханәгә җи­бәрмисең? Акчаңны жәлли­сеңме?
– Эш акчада гына булса. – Барыйның тавышы мөшкелләнде. – Әнисе каршы. Берәүне ничек тә карарбыз әле, ди.
– Карагыз алайса. Минем башка эшләрем дә җитәрлек.
– Ярый, алайса, әнисенә дә шулай дип әйтермен. Малаең сиңа әйттеме соң?
– Нәрсәне әйттеме соң? Барыйның кызын ниттем, дип әйтсенме?
Шушы урында бәхәс арытаба куерырга тиеш иде. Дөмбәсләшү булмаса да, һич югы, этеш-төртеш белән чик­ләнергә тиеш сыман. Барый эчтән кайный, билләһи, керосин сип­сәң, гөлт итеп кабынып китәр иде. Ул гомердә булмаган сабырлык күрсәтте.
– Ярар, – диде ул шым гына, – бәби тугач, килеп, күрсәтегез, дип йөрерсең әле.
– Тусын. Карарбыз... – дип, Галим өенә кереп китте.
Хәмидә ирен ишек төбендә үк каршы алды.
– Я, безгә килгәнме? Нәрсә кирәк? – диде хатыны, тү­земсезләнеп.
– Айдар кайда?
– Тәрәзәдән синең Зиләнең әтисе белән сөйләшеп торуыңны күрү белән тиз генә киенде дә бакча ягына чыкты һәм тукталыш ягына ашыкты.
Галим тукталыш ягына күз салды һәм “ГАЗель”нең кузгалып киткәнен күреп калды.
– Качты җүнсез малай! Үзен эзләп, шәһәргә барырга туры килерме икән?
– Нәрсә ди Барый? Кайчан соратырга киләсез, диме?
– Әллә син беләсеңме? – Галим хатынына карады. – Нигә миңа әйтмәдең?
– Аның нәрсәсен әйтәсең? Мәктәптә укыганда ук дуслашып йөрделәр, армиядән көтеп алды. Хәзер икесе дә шәһәрдә, “Магнит”та эшләп йөри диме? Так что, әтисе, менә сиңа яңа күлмәк, Айдар белән икегезгә бер иштән алдым... Туйга әзерләник, башка юлын күрмим, – дип көлә-көлә кызыллы-зәңгәрле шакмаклы күлмәк чыгарды.
– Соң, шуны адәмчә эшләп булмыймы?
– Адәмчәсе ничек була соң?
– Ничек әйтергә? Икәүләп киләләр, өйләнешергә рөхсәт сорыйлар. Туй хакында сөйләшәләр.
– Үзең соң, үзең... Рөхсәт сорап йөрдеңме? Туй хакында сөйләш­теңме? Уф, кит, монда сөйләп торма, туңбаш! Әнә, бар, утыныңны ярып куй, суынырсың!
Галим уйланды. Хатыны дөрес әйтә шул. Алар 1992 елда өйләнеште. Акча юк вакыт. Арлы-бирле итеп ЗАГСка барып, этеп-төртеп, туйны чак үткәреп җибәр­деләр. Ихатасына күз салды. Болай күз салырлык. Алты сыер, ун башмак мөгрәп тора. Кырыклап казы да бар. Анау ике сыерны, ике башмакны суярга туры килерме икән? Базарда хак та төште, диделәр. Куй, кабаланмый тор әле. “Вайна план пакажет”, – диде эчтән генә.
Ә кичен, күз бәйләнгәч, Барыйлар яшәгән якка, Югары урамга юл тоттылар. Эш белән мәшгуль булып, бу якка байтактан бирле килгәннәре юк икән. Барый ихатасын яшел тимер белән уратып алган булган, зур капка куйган, анысы да тимердән. Коймага сыенып, ап-ак “Жигули” утыра. Килеп капка шакыганнар иде, урам якта ут янды. Җиһанур бабайның сөйләнә-сөйләнә чыгып килгәне ишетелде.
– Кем бар анда? – диде ул.
Ир белән хатынга кемузардан яктыдан качудан башка чара калмады.
– Үзең әйдә дә әйдә, дип ашык­тырдың, үзең өен дә белмисең, – дип мөгрәде Галим.
– Мин сиңа почтальонмыни? – диде хатыны, көлә-көлә.
– Машинасы булса, безнең якка җәяү килмәс иде, – диде ир. – Монавы өй түгелме икән?
Икәүләшеп, мөгаен, шушыдыр, дип, коймага сөялделәр, өр-яңа, зур пластик тәрәзә аша, телевизордагы сыман, Барыйның өе күренде. Барый зур өстәл артында, янында – хатыны. Күңелле итеп кичке аш ашыйлар. Менә аркасы белән утырган кыз таныш түгел, ә янында утырган кызыллы-зәңгәрле шакмаклы күлмәк кигән егетне алар меңләгән кеше арасыннан да таныр иде.
– Бәй, Айдар бит бу! – диде Галим, түзмәде, көлеп җибәрде. – Ә син аны шәһәргә качты, дисең.
– Ярый, мәхәббәтләре ныктыр инде. Әтисе, ризалашыйк та куйыйк, – диде хатыны шым гына.
Караңгы төшсә дә, капканың ябылмавына алар гаҗәпләнмәде. Ир белән хатынны, димәк, монда көтәләр. Галим тәүдә ипле генә, аннары нык итеп ишек шакыды.
– Әйдүк, әйдүк, үтегез! Без сезне көтәбез! – Өйдән Барыйның тавышы ишетелде.

Рәиф Мәүлиткулов.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: