+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 сентябрь 2021, 10:01

Кайда син, балачагым?

Усал ата казлары, үҗәт кәҗәләре белән дә кадерле ул.

Мин йоклыйм. Керфекләремә кемдер йомшак кына кагылгандай булды. Әкрен генә бер күземне ачып карыйм. Иртәнге кояш нурлары тәрәзә капкачының кечкенә бер ярыгыннан үтеп кереп, минем керфекләремне иркәли икән. Торырга иренеп ятам. Шулвакыт олы яктан нәнәемнең йомшак тавышы ишетелде:
— Кызым, тор инде. Үскән кызлар шулай озак йоклап ятмый. Якын әби, чибәр әбиләреңне чәйгә чакырган идем. Син каенлыктан тиз генә җиләк җыеп кайт, — дип, миңа бер җамаяк тоттырды.
Нәнәй әйткән икән, закон, үтәмичә чараң юк. Ул безнең гаиләнең тоткасы. Хәтта картәти дә аңа буйсына. Болай үзе мине бик ярата, очынып китмәсен дип уйлый инде. Ә мин барыбер очынам.
Мич алдындагы өчаякта, тәмле исләрен таратып, төче коймак өелгән. Бер-икесен эләктереп урамга чыгам. Үкчәләре тапталып беткән сандалиларымны кул очына тотып, Нәҗ­метдин бабайларның тыкрыгына ашыгам. Ачык тәрәзәдән нәнәйнең:
— Чәй эчеп кит, бәбкәм, — дигән тавышы ишетелеп кала.
Хәтсез генә йоклаганмын икән шул. Шактый күтәрелгән кояш җылы нурлары белән чәчләремне иркәли. Тар тыкрыкта озын кычыткан сабаклары ике яклап сафка баскан. Якынрак килсәң, хәзер чеметеп алырга гына торалар. Як-ягыма каранып, аяк астын абайламый да калдым: ялан тәпиемне нидер өтеп алган кебек булды. Карасам, вак яфраклы әче кычыткан икән. Бәбкә үләне арасында үскән. Сандалиларымны тиз генә киеп алдым да юлымны дәвам иттем. Инде тыкрык башына җиттем генә дигәндә, әнекәйгенәм, Сания әбинең атаклы усал ата казы килеп чыкмасынмы?! Ул тыкрыкны саклый икән бит. Бәбкәләре әнкәләре белән үлән чүпли. Нишләргә? Кире кайтсаң, нәнәй ачуланыр. Тәвәккәлләдем. Сандалиларымны кире кулыма тотып, элдердем генә... Ата каз мондый әрсезлекне көтмәгән иде. Бермәлгә аптырап калды. Ул һушына килгәнче хәтсез ара китеп өлгердем. Алакай мине куа барганда, тыкрыкны чыгып өлгергән идем инде. Мин күренми башлагач, ата каз җиңү авазын бар дөньяга яңгыратты.
Сукмак буйлап бара торгач, тал чишмәсенә килеп тә җиткәнмен. Суы шәп акмаса да, тәме искиткеч, тешләрне камаштырырлык салкын. Бит-кулларымны юып, җамаягымны чайкатыйм дисәм, кемдер артымда мыш-мыш килә. Борылып карадым да, катып та калдым. Артымда зур кәкре мөгезле, йонлач шайтан басып тора! Күзләре тәлинкә кадәр!
Җамаягым чишмәгә чәчрәп барып төште. Мин мәче тизлегендә агачка үрмәләдем. Зөһрә әбинең Шайтан кушаматлы кәҗәсе якында гына бул­ган, күрәсең. Мөгезләре белән агачка төкегәндә, мин агач башына менеп җиткән идем инде.
Шaйтaн җәен-кышын урамда. Үз көнен үзе күрә. Ашарга тапса, ашый, тапмаса, ач йөри. Зөһрә әби бик карт. “Ут алам, ут салам, ипи салам”, – дип урамда сөйләнеп йөри. Карчыкны авыл халкы чәй эчереп, юындырып чыгара да бит, ә карт кәҗә кемгә кирәк? Җитмәсә, исе... Фу-у-у, бала-чага шул исеннән танып, үзен күргәнче үк качышып бетә. Мине дә үч алырга җай чыкты дип саклый инде агач төбендә. Бу ата каз ише генә булмас.
Шулчак, минем бәхетемә, сукмакта бер көтү кәҗә күренде. Сакчы кәҗә дә аларны абайлап өлгерде булса кирәк, агачка янә берне дыкыды да, “эләгерсең әле, кызый”, дигән кыя­фәттә көтүгә каршы юнәлде. Җа­маягымны – бер кулыма, икен­чесенә сандалиларымны эләктереп, Куязы елгасына таба йөгердем. Үзем генә белгән җиләклек якын гына, тик аръякта. Тегермәнче картәтием тегермән улагын төнгә каршы бераз кыскан бугай, су шактый җыелган. Күлмәк итәкләремне күтәреп, буаның сай урыныннан чыктым. Аръякта мине бөтенләй икенче дөнья каршы алды. Каен яфрагы, чыршы ылысы исе борынны ярып керә. Сулыш алулары рәхәт. Кошлар сайравы, чикерткә черелләве, тагы мин белмәгән әллә нинди бөҗәк­ләрнең безелдәве барысы бергә — бермәлгә мине сихерләгәндәй булды. Тик явыз черкиләр бик тиз аңыма китерде. Көтеп кенә торганнар диярсең. Мин үз аланыма ашыктым. Ул әллә ни зур да түгел, әтием ясаган өстәл өсте кадәр генә.
Бер яклап текә Куязы яры ышыклый, икенче яклап төрле агачлар үрелеп үскән. Кеше күзенә күренерлек түгел. Гөлҗимеш энәләренә сыдырылып аланга үттем. Нәнәем әйтмешли, “Сөбханалла!” Җиләкләре кып-кызыл булып пешеп утыралар. Ә дигәнче савытымны тутырдым да кайтырга чыктым. Беркайда да туктап тору юк. Казлар да, кәҗәләр дә күренми... Әһә, шулчак мулла бабайлар тыкрыгыннан бер баш күренде. Кем дисәм, арткы урам Рауза икән. И, очынгыч... Зур кызлар кебек, иңбашлары күпертмәле алъяпкыч киеп алган, чәчен уртадан аерып үреп, очларына тасма таккан. Аякларын да олыларга охшатырга тырышып басып чишмәгә суга төшеп бара. Тик чиләкләре тыңлашмый икесе ике якка чайпала. Мин үземнең өтек кыяфәтемнән оялып, килгән тыкрыгыма кереп киттем.
Мин кайтып кергәндә әбиләр әллә кайчан җыелып беткән. Әллә ничәнче кабат самавыр кайнатып, гәпләшеп чәй эчәләр иде. Тиз генә җыйган җиләкләремне нәнәемә бирдем дә урамга чыгып йөгердем.
Анда мине дус кызларым көтеп тора иде. Чыр-чу килеп, кемузардан ярышып, тегермән буасына маймыч­лар тотарга йөгердек.

Флүрә Газизова.
Дүртөйле районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: