+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 сентябрь 2021, 10:15

Дора Насс Бәхтиярны онытмаган

1945 елның апрелендә үзен Берлинда коткарган урыс солдатын немец кызы 70 елга якын эзли һәм... Башкортстанда таба.

Дора Насс Бәхтиярны онытмаган
Дора Насс Бәхтиярны онытмаган

Берлин шәһәрендә булган вакыйга һәм әлеге тарихның 65 ел дәвам итүе турындагы язманы Интернет челтәрендә укыдым. Анда сүз 1945 елның апрелендә Германия башкаласы өчен барган сугышларда совет солдатларының немец гаиләләрен фашистлар һөҗүменнән саклап калуы һәм шунда Башкортстан егете Бәхтияр Әбделгуҗинның Дора Насс исемле үсмер кыз белән танышып аралашуы турында. Бәхтияр (ул үзен ул вакытта Борис дип таныштыра) хезмәт иткән хәрбиләр төркеме биредә өч көн була һәм шушы вакыт дәвамында башкорт егете һәм немец кызы якыннан танышалар. Бәхтиярның алман телен яхшы белүе дә булышлык итә.
Бераздан Әбделгуҗин хезмәт иткән часть Берлиннан читкә күчерелә һәм немец кызы белән аралар өзелә.
Еллар үтү белән Дора үзен ерткыч фашистлардан саклап калган Бәхтиярны эзләргә була. Бик үк таныш булмаган совет солдатын ул гомере буе онытмый һәм ничек тә табарга карар итә. Илчелеккә, архивларга мөрәҗәгать итә, әмма җавап таба алмый. Бары тик 2010 елда гына немец журналисты ярдәме белән эзләнүләрне дәвам иткәч, 1945 елда үзен Борис Әбделгуҗин дип таныштырган кешенең Башкортстанда яшәвен ачыклый.

Беренче очрашу

1945 елның 21 апреле. Бу вакытта Дора Берлинда трамвай паркында эшләгән була. Бу көнне шәһәрне моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә совет солдатлары утка тота башлый.
— Урамда коточкыч күренеш, хәрабәләр, танклар яна, җирдә хуҗасыз яткан коралның иге-чиге юк. Яралылар авыртуга түзә алмыйча ыңгыраша, мәетләргә игътибар итүче дә юк. Әйтерсең лә тоташ шәһәр үлеп бара... Мин Берлинны танымадым. Бу хәл миңа төш кебек тоелса да, аңлавы авыр иде. Мин берни дә аңламыйча, әкрен генә үз йортыма таба атлыйм.
28 апрельдә без әнием һәм картәтием белән бункерга төштек. Совет солдатларының бик якын булуы турында хәбәр иттеләр. Ач, куркышып беткән хәлдә дә без баштарак немец ар­миясенең Берлинны азат итәчәгенә ышана идек әле. Җиңелгәнебезне аңласак та, ничектер, көтелмәгән хәл булыр, без элеккечә яши башларбыз, дип өметләнә идек.
Бераздан метро буйлап Бер­линның төньягына таба, соңгы көчебезне җыеп атларга булдык. Ерак китеп булмады. Метро эче тездән югары су белән тулган иде. Урамда совет танклары торуын күрдек. Һәм без арытаба атламыйча, платформа астында яшеренеп ятарга булдык.
3 майда Берлин капитуля­цияләнде. Бу хәлгә дә ышанасы килми. Үзе­безнең урамга җиткәч, өй урынында җимерек­лекләр генә күрдек. Вакытлыча булыр дип, ярымҗимерек йорт түбәсе астына кердек, алдагы билгесезлектән, җиңүче солдатларның нәрсәдер эшләтүлә­реннән куркуда калдык, — дип хәтерли Дора Насс ул көннәрне.
Шул көнне Дора арбага утырып килгән совет солдатларын күреп кала. Егетләрнең берсе арбадан төшә дә, куркышып утырган немец гаиләсе янына килеп, саф немец телендә сөйләшә башлый.
...Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән вакытта бу вакыйга турында “Зианчура таңнары” төр­кемендә Фәридә Сәфәргалинаның язмасы дөнья күргән иде. Анда өлкән яшьтәге фрау Дораның башкорт егете белән әлеге очрашуы тасвирлана, Бәхтиярның немец кызы күңелендә калдырган тәэссоратлары сурәтләнә.
— Тыныч тормыш минем өчен арбадан төшкән егетне күргәч башланды, — дип хатирәләре белән уртаклаша әлеге журналист язмасында өлкән яшьтәге фрау Дора. — Ул яныбызга утырды. Озак сөйләштек. Ул миңа үз гаиләсе турында сөйләде, мин аңа — үзебез турында. Икебез дә сугыш беткәнгә шулкадәр шат идек. Нәфрәт тә, курку да юк иде бу солдат алдында. Мин аңа үз фотомны бүләк иттем, ә ул миңа — үзенекен. Фотографиядә аның фронттагы почта номеры язылган иде. Ул бездә өч көн шушы җимерек йорт поч­магында яшәде. Без яшәгән йортка ул “Биредә танкистлар урнашты” дигән язу да элеп куйды. Шулай итеп, ул безнең вакытлыча сыену урыны булган торакны да, гомерләребезне дә саклап калгандыр, дип уйлыйм. Аның белән очрашуны мин могҗиза дип саныйм. Шул кешелексез чорда ул чын кеше булуын күрсәтте. Солдат “Борис Әбделгуҗин” дип язылган фотосын да истәлеккә калдырды. Ә аның чын исеме матур яңгырашлы Бәхтияр булуын мин озак еллар үткәч кенә белдем.
Дора Насс үзенең истәлекләрендә Бәхтияр белән очрашканга кадәр совет солдатларыннан куркулары, аларның немец хатын-кызларына карата аеруча аяусыз булулары турындагы имеш-мимешләрне күп ишеткән булуы турында яза. Ә Башкортстан егете исә Дора күңелендә тыныч тормышта яшәүче немецларны фашизм коллыгыннан азат итүче, игътибарлы һәм ягымлы кеше булып кала. Алар арасында бернинди “мәхәббәт роман”ы да булмый һәм мондый хәлдә булуы да мөмкин түгел. Бу турыда Дора истәлекләрендә басым ясап әйтә.
— Борис шул хушлашуыннан башкача беркайчан да килмәде, — дип яза Дора Насс. — Сугыш бетеп, еллар ты­ныч тормышка атлагач, озак вакыт эзләдем Борисны. Аның белән очрашып, барысы өчен дә рәхмәт әйтәсем килгән иде. Язмаган адрес калмады — Совет Хөкүмәтенә, Кремльгә һәм хәтта КПССның Генеральный секретарена да яздым. Җавап булмады.
Ниһаять, СССРда “үзгәреш җилләре” исеп, властька Михаил Горбачев килгәч, инде өлкәнәеп баручы фрау Дора тагын бер өмет тууын тоя һәм кабат эз­ләнүләргә тотына. Әмма Горбачев җитәкчелек итә башлагач та “Урыслар армия архивларын ачарга ашыкмый”, дигән хәбәр килә. Бары тик 2010 елда немец журналисты ярдәме белән ул Борисның Башкортстанда яшәгән Бәхтияр Әбделгуҗин булуын һәм аның 1984 елда вафат булганын белә.

Кем соң ул Бәхтияр Әбделгуҗин?

Фәридә Сәфәргалина язмаларына караганда, Бәхтияр Габделәхәт улы Әбделгуҗин 1924 елның 24 июнендә Зианчура районының Югары Муйнак авылында күп балалы ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башта авылдагы җидееллык, аннары Абзан урта мәктәбендә белем алгач, зур теләк белән немец телен өйрәнә башлый.
1942 елда 18 яшендә фронтка китеп, 1947 елда гына туган ягына кайта. Сугышта ул немец теленнән тәрҗемәче дә була.
Сугыштан соң Бәхтияр Әбдел­гуҗин Югары Муйнак авылында МТСта эшләгән. Берникадәр вакыттан соң аны төзелеш бригадиры итеп тәгаенлиләр. Бәхтияр Габделәхәт улы намуслы хезмәте белән авыл­дашларының ихтирамын казана, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур көч сала. Матур гаилә кора ул. Алты кыз һәм бер ул үстерәләр.
“Тарихи йомгак”ны сүтүче немец журналисты ярдәме белән Бәхтияр Әбделгуҗинның оныгы Гүзәлия Әкрам кызы Германиядәге Дора Насс белән озак еллар хат алыша. Кызганычка каршы, билгеле сәбәпләр белән алман илендәге фрау Дораның әлеге вакытта исән булу-булмавы турында бер чыганактан да мәгълүмат алып булмады.
“...Кызганычка каршы, мин карт­әтиемне күрү бәхетенә ирешмәдем. Ул 1984 елның 18 мартында вафат булган, ә мин 1989 елда туганмын. Әмма мин аны якыннан күреп беләм кебек. Чөнки әтием һәрвакыт аның турында, аның батырлыклары турында сөйли иде. Без аны чын герой кебек кабул итә идек.
Мәктәптә “Минем дәү әтием” дигән темага инша язганда, мин һәр елны зур горурлык белән картәтием турында бәян итә идем. Өйдә аның шәхси әйберләре дә байтак. Без аларны кадерләп саклыйбыз... Мин, картәтиебездән калган әйберләр бер чүпрәккә төрелгәннәр белән генә чикләнә, дип уйлаган идем. Ләкин ялгышканмын икән. Иң кадерлесе — картәтиебез турында дистәләрчә елдан соң урап килгән игелекле, мактаулы сүзләр булган. Күпме вакыт үтүе дә мөһим түгел.
Интернет челтәрендә “Страна заболела манией величия” дигән мәкалә дөнья күргәч, журналистлар безнең белән элемтәгә керде. Картәтиебез турында яздылар, радиотапшырулар эшлән­де... Әтием сөйләвенчә, карт­әтиебез дә Сезнең турыда бик күп сөйләгән булган, Сезнең фотогызны да күрсәткән. Аны әле дә кадерләп саклыйбыз. Картәтием һәрвакыт: “Немец телен өйрәнегез”, — дип әйтә торган булган... Өйләнгәч, картәнием белән җиде бала тәрбияләп үстер­гәннәр. Кызганычка каршы, нәнәебез иртәрәк дөнья куйган. Алты кыз һәм бер ир бала! Анысы — минем әтием... Минемчә, картәтием Сезне беркайчан да онытмагандыр. Чөнки ул Сезнең фотографияне кадерләп саклаган...”
Батыр йөрәкле Башкортстан солдаты Бәхтияр Әбделгуҗинның оныгы Гүзәлия Әкрам кызының Фрау Дорага язган хатыннан өзек бу. Интернет челтәрендәге әлеге хат, мөгаен, аны укучыларның берсен дә битараф калдырмагандыр. Сугыш һәм тынычлык илчесе Бәхтияр Әбделгуҗин белән булган хәлгә охшаш очраклар, бәлки, йөзләрчә, меңнәрчә булгандыр. Әмма ерак илдән кайсы немец кызының үз героен шулай эзләгәне булды икән?
Берлинда, сугышның соңгы көннә­рендә булган шушы вакыйга 70 елга якын сузылган “серле йомгак”ка әверелә һәм “оч”ын таба. Әйткәндәй, фрау Насс Гүзәлиянең җавап хатын ала. Дулкынлануын яшерми. Очрашуның мөһим булуын билгеләп, Берлинга кунакка чакыра. Аларның дуслыгы байтак еллар дәвам итә.

Төрле чыганаклардан Олег Төхвәтуллин әзерләде.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: