+19 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 сентябрь 2021, 11:18

Тормыш төеннәре

Алар, һичшиксез, бер чишелә ул.

Тормыш төеннәре
Тормыш төеннәре

Бүген мин иң бәхетле кеше – яшь сабыйның әнисе. Шундый матур тормышта яшәү өчен зур сынаулар үтәргә туры килде. Бәлки балачагымда күргән авырлыклар өчен Аллаһ миңа хәзер бәхетле тормыш бүләк иткәндер.
Миңа 2 яшь булганда әтием үлеп китте... Ул көн һаман күз алдында. Мин нәнәемдә кунакта идем. Урамда кар ява, буран котыра. Бер заман әти мине шәһәргә алып китәр өчен килеп җитте. Тик нәнәй, урамда буран булган өчен, мине җибәрмәде, аның да куна калуын сорады. Тик әткәй тыңламады. Бер сәгатьтән әти трассада йөк машинасы астына килеп кергән һәм авария урынында һәлак булган.

Ул үлгәннән соң, апам белән нәнәйдә тора башладык. Әни икенче ир-егет белән яшәде һәм без аларның планнарына керми идек. Нәнәйнең үзенең өч баласы бар. Аларның өчесе дә җитди авырый иде. Бу өйдә яшәргә авыр иде, чөнки төрле хәлләр булды. Балалар бакчасына, мәктәпкә без бәйрәмгә барган кебек йөрдек, чөнки анда тыныч иде.
Мине апам тәрбияләп үстерде дисәм, бер дә ялгышмам. Барлык урынга үзе белән алып барды, һәрвакыт ярдәм итеп торды. Әлбәттә, нәнәем дә кирәк-яракларны алып бирә иде.
Миңа 8 яшь булганда, апам баш авыртуларына зарлана башлады. Нәнәем аны алып бармаган табиб калмады, әмма берсе дә төгәл диагноз куя алмады. Бервакыт түләүле дәваханәдә аның башында яман шеш авыруы таптылар. Шул көннән башлап безнең тормышта янә авырлыклар башланды. Өч ай эчендә аңа ике операция эшләделәр, тик аларның файдасы булмады. Арытаба апам йөри дә алмый башлады...
Миңа аның авырганын күрү бик авыр иде. Без бер бүлмәдә йокладык. Әле дә истә: ул авыртуларга түзә алмыйча, төне буе ыңгырашып чыга. Әмма иртән торуыма елмаеп мәктәпкә озата.
Бер көнне мәктәптән кайтуыма ул ашый алмый башлады. Суны да калаклап кына эчердек. Аның соңгы сүзләре дә миңа кагылышлы булды: “Сеңлем, минсез ничек яшәрсең соң син?”, – диде. Шулай итеп, апам минем кулларымда үлеп китте.
Бу хәлдән соң апам хакына бәхетле булачакмын дип, сүз бирдем. Авырлыклар очраса, аның турында уйлыйм да, хәлләр яхшырган кебек була иде.
Берничә елдан соң тормышымда мөһим вакыйга булды. Әнием икенче ир белән никахка керде. Шундый ягымлы кеше туры килде. Беренче көннән үк аның белән уртак тел таптым. “Кызым”, дип кенә дәште. Барлык кирәк-яракларны алып бирде, югары уку йортына укырга керергә ярдәм итте. Берничә ел бергә яшәгәннән соң, мин аңа “Әти” дип әйтә башладым.
Аллаһка шөкер, югары уку йортын уңышлы тәмамлап, “икътисадчы” белгечлеге буенча эшкә кердем. Эшемне бик яраттым, хезмәт хакым да яхшы булды. Эштә булачак иремне дә очраттым. Дөресен генә әйткәндә, беренче эш көннәрендә эштәге иң ошамаган кеше ул иде. Ул бер ел диярлек артымнан йөрде, чәчәкләр һәм бүләкләр өләште. Шулай итеп безнең арада мәхәббәт ялкыны кабынды.
Әлбәттә, минем кебек кешедә туй яхшы гына уза алмый бит инде. Беренчедән, чәчәк сата торган кибет безне алдады. Туй көнендә яңаны эзләргә туры килде. Икенчедән, нәнәем йөри алмаганга күрә, туйны ике көн үткәрдек. Беренчесе без элек торган авылда якын кешеләребез белән узды. Туебызның уртасында авылда ут сүнде. Әмма ирем югалып калмады. Шул көнне мин аның яхшы итеп баянда уйнаганын белдем. Шулай итеп, иртәнгә кадәр җырлар җырлап чыктык.
Туйның икенче көне шәһәрдә, кафеда узды. Анда да дусларыбыз туй тортын алып чыкканда, аны төшереп җибәрде. Кыскасы, бу туй көннәре мәңгелек истә калды.
Бүген без – яшь сабыйның әти-әнисе. Кызыбыз бар. Ул – безнең тормышыбызның мәгънәсе. Нинди исем бирдегез дип сорарсыз!? Апам хөрмәтенә исем куштык. Аллаһ боерса, ул аны гомер буена фәрештә булып саклап йөртәчәк.

Илгизә ИСХАКОВА.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: