Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 сентябрь , 13:03

Гараж тоткыны

Чит хатыннарга күп күз салсаң, анда бикләнеп калуыңны көт тә тор.

Гараж тоткыны
Эштән кайту белән Хәмит, өстен алыштырып, ихатадагы гаражына ашыкты. Бер чүмеч суны күтәреп эчте дә, хатынына: “Ашың әзер булгач, чакырырсың!” – дип чыгып та китте. Керемле дә, файдалы да, яраткан шөгыле бар аның. Шәхси йортта яшәгәнлектән, гаражы да якында гына, бер капкадан чыгасың да икенчесенә керәсең. Төп эше автомастерскойда булганга күрә, танышлары да, клиентлары да җитәрлек аның. Һәр эшне вакытында, төгәл башкарырга күнеккән. Алтын куллы слесарь дип тә хөрмәт итәләр. Гадәттәгечә, җиң сызганып эшкә тотынуга күп тә үтмәде, аның гараж алдына нәрсәдер чыжлап килеп туктады да, “лап” иткән тавыш ишетелде. Хәмит башын күтәреп караса, велосипедта бер мөлаем гына хатын килеп туктаган икән. Уң аягы белән генә җиргә басып тора. Бер кулы белән “сәпитен” тотып, икенчесе белән өске рамда эленеп калган аягын ычкындырырга тырыша. Гараждан килеп чыккан Хәмитне күргәч, хатын үзенең уңайсыз хәлдә басып торганын да онытып, аңа карап елмайды:

– Гаражыгыз ачык булгач, “сәпит”емне сезнең янда калдырып кына торырга уйлаган идем. Тик менә аягымны рам аша күтәреп ычкындырырга хәлем калмады.
Чалбар да кимәгән ичмасам, дип уйлады Хәмит. Хатынның итәге озын булса да, тартыша торгач бот төбенә чаклы күтәрелгән. Бу күренешкә текәлеп карарга оялса да, босоножка белән үкчәсе арасына кысылган “сәпит”нең өске рамыннан хатынның аягын ычкындырырга кирәклеген аңлап алды.
Кем соң бу гүзәл зат? Йөз чалымы да таныш кебек. Ул, һич­шиксез, Хәмитне белергә тиеш, таныш булмаган хатын аның гараж алдына туктамас иде. Уйларыннан арынмыйча гына, ул хатынның аягыннан тотарга оялып, аның артына чыгып, сул кулы белән биленнән, уңы белән “сәпит”нең руленнән тотты:
– Менә хәзер егылмыйсыз, тотып торам, кулларыгыз ирекле, аягыгызны үзегез дә ычкындыра аласыз!
Хатын ике кулы белән аягын күтәрергә тырышканда янбашлары аңа ныграк терәлгәч, Хәмит тә аның шәрә биленнән кысыбрак тотты. Ирнең тез буыннары калтырап, арка үзәге чымырдап киткән кебек булды. Хатын да аның бу халәтен сизмичә калмады шикелле, уңайсыз хәлдән котылып, Хәмиткә борылып басты:
– Бик “чувствительный” иргә охшагансыз, – дип көлеп җибәрде. Хәзер инде алар бер-берсенә капма-каршы баскан да, күптән очрашып йөргән егет белән кыз кебек тора. Нәкъ шул вакыт йорт капка­сының шапылдап ябылганы ишетелде. Хәмит дертләп китте, хатыны аны ашарга чакырырга чыккан булгандыр, аларны карап торган булырга тиеш, ул гына, йортта башка кеше юк.
– Я, ярый, зур рәхмәт! Велосипедымны калдырып тормыйм, бик күңелсез хәлгә тарыдың бугай, бәладән баш-аяк, – дип, “сәпит”енә атланмыйча гына, җитәкләп, тиз-тиз генә китеп барды хатын. Хәмит тә каймак ялаганда тотылган песи кебек, гаражына кереп шылды. Бернинди гөнаһ кылмаса да, бу саваплы эше өчен хатыны алдында җавап бирергә туры киләчәген аңлады. Тавышланып кына калса бер хәл, көнчел хатыны үч алырга да мөмкин. Шулай булып чыкты да. Хәмит машина эченә кереп инструментлар тартмасын ачып кына өлгерде, кинәт кенә гараж капкасы ябылды, йозагы тышта эленеп калган иде шул, бикләп тә куйдылар шикелле. Ул машинадан төшеп гараж капкасын эчтән этеп караганда, йортларының веранда ишеге шапылдап ябылганы ишетелде. Аны бикләделәр! Хәзер инде кычкыру да, капка дөбер­дәтүнең дә кирәге юк. Үткән-сүткән кешеләр, күрше-күләннәр ишетеп калып, көлкегә калуың ихтимал. Хәмит үзенең чарасыз хәлдә калганын аңлап, тыныч кына вакыт үткәрергә булды. Озакка микән? Төн кунарга гына туры килмәсә ярый да бит! Бер карасаң, хатынының елап, заяга үткән гомерен искә төшереп, аны тир­гәгәнен тыңлап торуга караганда, монда тыныч кына эшләп вакыт уздыру уңайлырак кебек тоелды. Вакыт дәвалый диләр. Тынычланыр. Шулай да тиз генә булмас, хатынының көнчеллек хисе көчле икәнен белә Хәмит. Шуның аркасында юктан гына чыккан тавышлар да күп булды. Бүген бөтенләй арттырып та җибәрде бугай, бикләп тә куйды. Иреннән курку хисен кызган баш белән оныткан, күрәсең! Шәригать кануннарына ярашлы рәвештә яшәми шул Хәмит. Профилактик чара дип тә хатынының тузанын какмады, кирәк чакта да аңа кул күтәрмәде. Бүгенге хәл шуның нәтиҗәсе, дип уйласа да, хатынына кул күтәрүне күз алдына китерә алмады. Киресенчә, канәгать булып, теле белән әйтмәсә дә, хатынын яратып яшәде Хәмит. Яратмаслык та түгел, төскә-башка менә дигән, кулыннан килмәгән эш юк. Ике баласының әнисе. Шулчак аның уйларын бүлеп, өстәлдәге кәрәзле телефоны шалтырады, кызы икән:
– Сәлам, әти! Хәлләрегез ничек? Башта әнигә шалтыраткан идем, телефонын алмый, сәла­мәтме ул?
– Рәхмәт кызым, исән-саубыз! Әниеңнең намазлыкка баскан чагы, өч рәкәгать укыла торган намаз, бүгенгә комачаулама инде, сәламеңне үзем җиткерермен.
Хәерлегә генә булсын, чарасыздан тузга язмаган сүзләр сөйләп кызын алдаганын сизми дә калды Хәмит. Андый чакта ык-мык итеп торырга ярамый шул, башына килгән тапкыр җавап аның үзен дә канәгатьләндерде. Тыныч­лангандай булды, телефонын куймый гына хатынының номерын җыйды. Җавап бирүче булмады. Хатыны белән сөйләшеп булмаячагын аңлагач, Хәмит тагын тынычлыгын җуйды. Кем булды соң аның башына бәла китерүче хатын? Уйлый торгач, унбиш еллар элек булган бер хәл исенә төште. Әйе, бу шул, яшь вакытында алар яшәгән бистәнең аргы як очында кибеттә эшләгән сатучы Гөлчәчәк булды түгелме соң? Бит алмаларына чаклы көлеп торган, зәңгәр күзле, килешле генә гәүдәле, чибәр хатын. Хәзер инде яңадан җиләк булу яшенә җитеп килә кебек. Беренче очрашулары да шул ки­беттә булды. Башта күзләре белән генә бер-берсен ошаттылар.
Ул хатын бик чая иде. Хә­митнең аңа карата яшерен хис­ләрен сизде шикелле. Кибеткә кергән саен, елмаеп баш кагып исәнләшә, кешеләр юк чагында ягымлы күзләре белән аңа туры карап хәлләрен сорашкалый иде. Себердә эшләп йөргән иреннән дә канәгать түгеллеген аңлатып, “Ияле хатын булсам да, ирсез яшәгән кебекмен”, – дип зарланып алган чагы да булды. Бер кичне, хатыны белән бәләкәй кызын әбиләренә кунакка озаткач, күңел­сезләнеп калган ир Гөлчәчәк янына барып килергә булды. Өстәл артында чәй эчеп утырган хатын көтелмәгән кунакны җылы каршылады. “Мактап кына йөри­сең, әйдә утыр!” – дип, Хәмитне чәй эчәргә утыртты. Яхшы гына башланган очрашуны тәҗрибәсез яшь ир үзе бозды. Хәмитнең сәгатенә карап алганын күреп:
– Ашыгасың кебек егет, ни йомыш белән килдең соң? – дип торып басты хатын.
– Ялгызлыктан сусаган чибәр хатын янына ир заты нинди йомыш белән килергә мөмкин соң? – дип, Хәмит тә торып аңа килеп терәлде. Бер кулы белән хатынның би­леннән кочаклап, икенчесе белән сылу гәүдәсен сыйпарга кереште.
– Кулларың килешле, дөрес эшләсә дә, йомышыңны үти алмыйм, – дип, Гөлчәчәк аны читкә этте. – Миңа як-ягына, сәгатенә каранмаган, ирекле кеше кирәк. Хатының янына кайт, – дип озатып калды. Зур хата ясаганын аңлаган Хәмит шул кичтән соң аны башка очратмады, очратырга да тырышмады.
Яшьлек хатирәләрен исенә төшереп алган ир тынычланып калгандай булды. Чарасыздан ничек тә вакыт үткәрергә кирәклеген аңлап, кич башлаган эшен дәвам итәргә дип машина эченә керде. Тик тагын бер бәла аяк астында икән. Машинаның электробензонасосын сүтеп алып, чыгып килгәндә түш кесәсеннән төшеп киткән смартфонына басты. Шытырдап изелгән смартфонын кулына алып, әйләндереп торды да, ачудан стенага бәрде. Бүген кулына эш бармаганын аңлап, гараж почмагындагы тимер өстәле янына барып утырды. Ике кулы белән башын тотып, уйга калып утырганда, өстәл астындагы тимер тартмасының ачкычын күреп шатланып китте. Анда аның бер шешә аракысы булырга тиеш! Иртәнгә чаклы тынычланырга менә дигән дару бит бу. Ачуыннан, эсседә сусаган кеше кебек, стаканга дүрт тапкыр салып эчүгә шешә бушады. Кабымлыкка өстәлдә озак ятып кипкән ипи кисәкләре ярады. Ач килеш бер шешәне бушаткан ир, хәлсезләнгәнен сизеп, машина эченә үрмәләде.
Иртән күзләрен ачып, тирә-якка каранып алгач, үзенең машина эчендә гаражда йоклаганын аңлап, кичәге вакыйгаларны исенә тө­шереп, махмырдан авыртып торган башын сыйпап машинадан чыкты. Гараж капкасын да ачып куйганнар. Хатыны аңа сиздер­мичә генә амнистия ясап, тоткынны азат итәргә булган. Тик ул өйгә кергәч хатыны аңа шартлы рә­вештә булса да җәза игълан итәчәген аңлап, башта үзе аның тузанын кагып алырга булды. Өйгә керү белән, аның алдына торып баскан хатынына кизәнеп күтәргән кулын, каршыдагы өстәл артында утырган Гөлчәчәкне күреп, әкрен генә төшерде дә, чәчен сыйпаган булды. Ул хәзер амнистиянең кем аркасында булганын аңлады. Гөлчәчәк аның хатыны белән дә яхшы таныш булган күрәсең, чәй эчеп утырмаслар иде. Хәмит җиңел сулап куйды, проблеманы хәл иткәннәр. Ул сәбәп тапкан булып, эшемне бетереп керәсе бар дип, урамга чыкты. Гөлчәчәк каршында өйдә утырасы килмәде.
Бу хәлдән соң озак кына вакыт узды. Хәмит Гөлчәчәкне онытырга теләсә дә, тагын бер тапкыр аның өенә кереп, бәхетен сынап карарга булды. Ялгыз хатын аны көткән диярсең, якты йөз белән каршы алды, яшь вакытындагы кебек, ни йомыш дип тә сорамады. Хәмит үзе аны кочаклап колагына: “Элекке йомышымны йомышларга килдем”, – дип пышылдады. Чыгып киткәндә, саубуллашып, соңгы теләген әйтергә булды:
– Син, Гөлчәчәк, минем гараж алдында башкача туктама инде, гомер иткән карчыгым белән тыныч кына картаясы килә.
Гөлчәчәк елмаеп баш какты.

Әлиф ГАЛИМОВ.
Уфа шәһәре.

 

Автор:Ример Насретдинов