+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 сентябрь 2021, 11:17

Барлык гомергә җиткән сөю

Флүрә һәм Газыйм Сәетовлар аны бүген дә күз карасыдай кадерләп саклый.Бу гаилә парына сокланмый мөмкин түгел: алар бормалы тормыш юлын иңне-иңгә куеп, язмышның барлык сынауларын сынмый-сыгылмый җиңеп чыккан. Бүген исә олыгайган көннәрендә җан тынычлыгында бер-берсенә терәк, кирәк булып, күрше-тирәгә, туганнарга матур үрнәк күрсәтеп гомер кичерә.

Барлык гомергә җиткән сөю
Барлык гомергә җиткән сөю
— Газыймым янәшәмдә бул­ганда яшим әле мин, — дип кояш кебек елмаеп каршы алды безне Флүрә Габбас кызы. — Сәламәт­легем бик яхшы түгел, шуңа күрә ихата һәм бакчадагы барлык эш-мәшәкать ирем өстендә. Тик аның, рәхмәт төшкере, бер генә дә зар­лану сүзе әйткәне юк, “Флүрәкәем, һич кенә дә борчылма, бу эшләрне башкару миңа бер дә кыен түгел, иң мөһиме — син авырма, тор­мышымның төп мәгънәсе син бит”, — ди. Менә шундый сүз­ләрдән соң ничек яшисең кил­мәсен инде!
Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе, Дүртөйле шәһәренең шәрәфле шәхесе Газыйм Сәетовның язмышы җиңел­ләрдән булмый, тормышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татырга туры килә аңа.
Ул Туймазы районының Имән-Күпер авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Тырышлык, һәр эштә алдынгы буласы килүе — каныннан. Мәктәптә яхшы укый. Армия хезмәтенә киткәнче Кандра МТСында — комбайнчы булып, туган колхозы “Кызыл маяк”та механик вазыйфасында эшләп өлгерә. Солдаттан кайткач, “Ашыгыч медицина ярдәме” хезмәтенең “ЗИМ” машинасы водителе була. Шул ук елларда аны бюро әгъзасы, Туймазы шәһәр комитетының штаттан тыш секретаре итеп сайлыйлар. Егет Коммунистлар партиясе сафына керә.
Гүзәл Дүртөйле тарафлары белән Газыйм Гыйльметдин улы­ның язмышы 1963 елда бәйләнә: аны бирегә республикабызның 600 комсомолы исәбендә яңа, зур төзелешкә, нефть яткылыклары табылган мәйданнарны төзеклән­дерү эшләренә җибәрәләр. 1965 елда аны Дүртөйле райкомының сәнәгать, төзелеш һәм транспорт бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Бер елдан энергияле, һәр эшне бар сәләтен, көчен салып башкаручы Сәетовны Горький шәһәрен­дәге Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны уңышлы тәмамлап кайткач, Газыйм Гыйльметдин улын “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең партком секретаре итеп сайлыйлар.
Гомер буе зур, җаваплы вазыйфаларда хезмәт салырга туры килә аңа, әмма ул беркайчан да сынатмый.
— Хәләл җефетемне Туймазыда, комсомол оешмасы секретаре чагымда очраттым. Озын чәч толымы, ягымлы карашы белән әсир итте ул мине, — ди, яшьлек хатирәләренә бирелеп, Газыйм ага. — Сылулыгы өстенә уңган, итагатьле, тыйнак булуы да бик ошады. Ак халатлы, пакь күңелле шәфкать туташы йөрәк түремә мәңге чыкмаска кереп утырды. Ике ел дуслашып йөргәннән соң өйләнештек. Тормышыбызны ямь­ләп, ике кызыбыз дөньяга аваз салды. Флүрә, Дүртөйлегә күчен­гәч, өченче балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләде. Хезмәттәшләре дә, балалар һәм аларның әти-әниләре дә бик хөрмәт итте аны.
Газыйм Гыйльметдин улы белән җәмәгате Флүрә Габбас кызының бергә тормыш коруларына алтмыш ел тулып узган. “Гомер искән җилдәй үтте, әле кичә генә өйләнешкән кебек идек”, — ди алар, бер-берсенә сөю-ихтирам тулы карашларын сирпеп.
Үзе кебек уңган, булдыклы, мөлаем, шигърият, җыр-моң яратучы Флүрәсе Газыйм абыйның ышанычлы терәге дә, киңәшчесе дә, сердәшчесе дә була. Бер-берсен ярты сүздән аңлап гомер кичерә Сәетовлар. Флүрә Габбас кызы җаваплы вазыйфада эшлә­гән иренә һәрчак ярдәм итә, өйдәге мәшәкатьләрнең күбесен үз өстенә ала. Акыллы хатын иренә югары партия мәктәбен Горький шәһәрен­дә яшәп уку мөмкинлеген дә тудыра. Зур уңышларга ирешкән һәр ир-егет артында акыллы, зирәк хатын-кыз тора, диләр бит. Хак сүзләр. Газыйм Гыйльметдин улы да хатынына бик рәхмәтле. “Минем яулаган биеклекләремдә Флүрәмнең өлеше бәяләп бетергесез зур! Язмышыма аны очрат­каным өчен чиксез рәхмәтлемен”, — ди ул.
Ә Флүрәсе аны мактап туймый.
— Үсмер чагымда күпердән егылып төшеп, умыртка баганасы җәрәхәте алган идем. Күп еллардан соң шул үзен сиздерде: бәби тапканнан соң мин аяксыз калдым, — ди Флүрә Габбас кызы. — Өч ел ирем мине күтәреп кенә йөртте, күрсәтмәгән табиблары калмады. Сөю, кайгыртучанлык үзенекен итте: кабат үз аякларым белән йөри алу бәхетенә ирештем. Гомеребез шатлык-куанычларга да, искиткеч авыр сынауларга да бай булды, әмма яңадан яшәү мөмкинлеге булса, барыбер әлеге язмышымны, Газыймлы язмышымны сайлар идем.
Кояш астындагы урыннарын, кешеләр ихтирамын Сәетовлар бары тик үз тырышлыклары белән яулаучылар кавеменнән. Алар өйләнешкән вакытта ук инде Флүрә ханымның өлкән абыйсы, медицина фәннәре докторы, профессор Әхнәф Габбас улы (ул Башкорт дәүләт медицина университеты­ның нормаль анатомия кафедрасын җитәкли, әлеге уку йортының кабул итү комиссиясе рәисе була) сеңлесен үзе янына лаборант булып килергә, университетта укырга өнди. Менә бит нинди мөмкинлек! Газыйм Гыйльметдин улына да республикабыз башкаласында эш табылыр иде, әлбәттә. Әмма яшьләр бу ярдәмнән баш тарта, үз юлларыннан атлый.
Өлкән кызлары Наилә И. М. Губкин исемендәге Русия дәүләт нефть һәм газ университетын тәмамлый, озак еллар Мәскәүдә “Транснефть” җәмгыятендә әй­дәүче белгеч булып эшли. Кече кызлары Вилия Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала, һөнәри яссылыкта шулай ук тоемлы уңышларга ирешә.
Дүртөйле шәһәренең үсешендә мөһим роль уйнаган “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә күп еллар намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, бихисап хөкүмәт бүләк­ләренә лаек булган Газыйм Гыйльметдин улы хаклы ялга чыккач районның Ветераннар советын җитәкли, иҗтимагый тормышта кайнап яши.
— Газыйм — бик оста бакчачы да. Бакчабызда ел саен искитмәле виноград уңышы өлгерә, башка төрле җиләк-җимеш, яшелчә дә күкрәп үсә. Чәчәкләрнең дә ниндие генә юк! Минем яраткан умырзаяларыма кадәр үстерә ирем, — ди Флүрә апа, горурланып. — Газыйм әле дә руль артында, республикабыз башкаласына гына түгел, Мәскәүгә дә үз машинабыз белән барып кайтабыз. Әйткәндәй, туган Башкортстаныбызның күркәм һәм истәлекле урыннарына сәяхәт итәргә яратабыз. Быел, мисал өчен, Морадымга бардык. Биек тау башына туристлар төрке­меннән иң беренче булып нәкъ менә Газыйм менеп җитте.
— Адәм баласының төп бәхет чыганагы гаиләсендә, — ди Газыйм Гыйльметдин улы. — Янымда канат куючым, сөекле тормыш юлдашым булганда, инде тугызынчы дистәне кусам да, үземдә таулар күчерерлек көч тоям.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: