-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 сентябрь 2021, 12:20

Тимер булдык - чыдадык!

Фашист тоткынлыгында иза чиккән ветеран шулай ди.

Тимер булдык - чыдадык!
Тимер булдык - чыдадык!

Ничәнче кат күрә инде Зәйтүнә шушы төшне: менә ул ябык куллары белән әнисенең муеныннан кочып алган. Бөтен тәнне биләгән салкыннан куллар тотмый, аларны ычкындырасы килә. Кечкенә булса да, кулларын ычкындыруның үлемгә тиң икәнен аңлый шул ул, шуңа да тагы да ныграк итеп ябыша. Әнисенең авыр тын алганы гына ишетелә дә, һавага салкын пар бөркелә – төннәр бигрәк суык шул әле! Ул дертләп уянып китә. Төш түгел шул бу – төшкә әйләнгән өн. Инде җитмеш елдан артык вакыт узса да, әле булса истән чыкмый. Ул вакытта үзенә җиде генә яшь булса да, минуты, секунды белән хәтерли Зәйтүнә бу көнне.


1945 елның язы иде ул. Озак вакыт әсирлектә булганнан соң, совет солдатлары азат иткәч, хәлсез хатынның ике сабыен алып туган якларына юл алуы иде. Ничек булдыра алсалар – шулай кайтты алар. Сугыш әле тәмамланмаган иде, фашистның өнендә котырган чагы – әле булса бомбага тота, өсләренә ут яудыра. Поезд белән дә, машинага утырып та, җәяүләп тә атладылар. Тәпиләп атлаган көннәрнең берсе иде, юлларында очраган елганы урап узар чара булмаганлыктан, апрель суыгына карамыйча, әнисе Зәйтүнәне күтәреп карлы суга кереп китте. Ярда калган олы кызы Маһитаб әнисенең үзен кире килеп алырына ышанмады микән? “Әнием, мине калдырма инде! Мине дә ал. Зинһар өчен! Мин сиңа булышырмын, бер дә каршы килмәм, әнием, керен дә юармын, ашарга да пешерермен!” – дип такмаклап-такмаклап елап озатты. Колагында кызының шушы сүзләре яңгырап торуы да ана кешегә бу салкын суда һушын югалтырга ирек бирмәгәндер. Сабыйларының берсен югалтты бит инде, алма кебек матур Зөһрәсе әсирлек михнәтләрен күтәрә алмады, ерак Герман җирендә ятып калды. Зәйтүнәсен елганың икенче ярына чыгарып кую белән, барлык көчен җыеп, ана салкын суга икенчегә атлады. Маһитабы артыннан. Биш кенә минутка утырса да, кире тормасы көн кебек ачык иде...
Төш кенә булса икән, юк шул. Болар барысы да Зәйтүнәнең күңеленә кечкенәдән тирән булып уелып калган хатирәләр. Күкне ярып килгән немец самолеты бомбага тоткач, Зәйтүнә берни аңламый торып утырды. Тирә-якта үлгән гәүдәләр, өзелгән аяклар, ыңгырашкан кешеләр. Әнисен эзләп сабый әле бер якка омтылды, әле икенче якка. Мәхмүдә озак тавыш бирәлми торды шул! Шундый бом­бежкаларның берсендә апасының яңагына һәм күкрәгенә бомба ярчыгы эләкте. Ә Зәйтүнә шунда контузия кичерде.
Икенче тапкыр әниләре аларны бар көченә елгага сөйрәде, фашист тирә-якны бомбага тотканда алар салкын карлы су эчендә качып утырдылар. Исән калдылар калуын, әмма бу үзен сиздерми калмады... Тормыш иптәше туган Тәтешле районының Илмәт авылына кайтып җиткәндә, Мәхмү­дәнең һәм сабыйларның чыкмаган җаны гына калган иде.
Тәтешле җире аларны колачын җәеп булмаса да, кимсетми, читсетми кабул итте. Шулай итеп, сугышка кадәр башланган юл, ниһаять, тәмамланды.
...Хәкимҗан Аллаяр улы – шушы авыл егете. Болгавыр еллар башлангач, әтиләре Аллаяр мулла реп­рессиягә эләгә. Шулай да, нинди хикмәтләр белән ике баласы – Хәкимҗан һәм Разияга документлар эшләтеп, аларны Ленинград шәһәренә чыгарып җибәрүгә ирешә. Ә үзе һәм олы улы Хәмитҗанны Себергә озаталар, улы Габделхәйны кемдер шикаять язып, 10 елга Магаданга куалар.
Ленинградта Хәкимҗан Пенза якларыннан килгән татар кызы Мәхмүдә белән таныша. Яшьләр гаилә корып яши башлай. Озак та тормый, гаиләдә беренче бала булып Маһитаб туа. Аның артыннан 1937 елның гыйнварында Зәйтүнә дөньяга килә. Сугыш башланыр алдыннан өченче кыз бала – Зөһрә туа. Хәкимҗан тимер юлда эшли, акчаны яхшы ала. Шуңа да гаилә Ленинград янында зур йорт төзеп чыга. Әмма гаиләнең бәхетен челпәрәмә китереп, Хәкимҗанны фин сугышына алалар, шул китүеннән ир әйләнеп кайтмый.
Кайгы артыннан кайгы – Бөек Ватан сугышы башлана, фронт Ленинградка якыная башлагач, Мәхмүдә иренең туган яклары, Башкортстанга кайтырга була. Тиз генә җыенып, иң кирәкле әйберләрне алып, өч кызы һәм әнисе белән юлга чыга. Әмма бәхетсезлеккә аларның эшелонын Псков шәһәре янында немецлар туктата һәм Германиягә баручы эшелоннарга төяп, коллыкка озата. Сәламәтлекләре булганнарны исән калдыралар, ә менә хәлсез, чир­леләрне, шулай ук яһүдләрне турыга крематорийга озаталар...
Мәхмүдәне балалары белән ни көтәр иде, тентү вакытында немец солдаты әнисенең әйберләре арасыннан Мөхәммәт пәйгамбәр исеме язылган сүрәне таба. Нишләптер, немецлар мөселманнарга тимиләр, шулай итеп, пәйгамбәребезнең исеме аларны үлемнән саклап кала. Поезд аларны ерак Герман иленә алып китә.
Берлин шәһәреннән 27 чакрым ераклыктагы бер фермер йортында Мәхмүдә, әнисе һәм балалар өчен газаплы көннәр башлана. Хәзер инде Зәйтүнә ханым аларның исемен дә төгәл генә белми, әмма ул вакытта хуҗабикәгә “фрау Дамаш” дип дәшкәннәре хәтеренә сеңеп калган. Мәхмүдә ханым, әнисе һәм кызларның олысы белән көннәр буе басуда эшли. Гаилә дуңгызлар асралган сарайда яши. “Без яткан салам бетләрнең күплегеннән кыймылдап тора иде”, – дип искә ала ул куркыныч елларны Зәйтүнә. Кечкенә Зөһрә бу михнәт­ләрне күтәрә алмый, чирли һәм вафат була. Теңкәгә үткән ачлык, ялангач­лык... Алар яшәгән җирдән ерак түгел тоткыннар лагере була. Кечкенә Зәйтүнә фрау Дамаш биргән азыкны шунда алып барып, икмәккә алыштырып кайта торган була. Авыр эшкә, газапларга чыдый алмыйча, әбиләре акылдан яза. Немец солдатлары аны атып үтерә...
Тоткынлыктан аларны 1945 елның апрелендә совет солдатлары азат итә. Мәхмүдә ике баласын алып, бер документсыз, бер кәгазьсез, туган якларына юл ала. Дүрт елга сузылган тоткынлыктан соң алар, ниһаять, туган илләренә кайтып егыла.
Тик күрәсе кайгылары бетмәгән була, алар үз ватаннарына кайткач та дәвам итә: Ленинградтагы йортлары бомба төшеп җир белән тигезләнгән, өстәвенә, гаиләнең документлары булмау сәбәпле, Ленинградка кертмиләр. Мәхмүдә Илмәткә, иренең туган ягына китәргә карар кыла. Дөрес, дәү әтиләре Аллаяр төзегән йортлар ул вакытта инде советларга күчкән була, бер йортны авылда клуб иткәннәр, башкаларында чит кешеләр яши. Илмәткә кайтып кергән Мәхмүдә ике баласы белән беренче мәлләрне мунчада яшәп тора, соңрак аларны туганнары үзләренә сыендыра. Мәхмүдә атна саен милициягә барып күренеп торырга тиеш була: әсирлектә булганнарга ул вакытта сатлыкҗаннарга караган кебек карыйлар.
Шушы бик авыр вакытларда сөргенгә җибәрелгән Габделхәй кайтып төшә. Ни кызганыч, бу вакытка аның үз гаиләсе кырылып беткән була, хатыны да, балалары да вафат, ә ике баласын читкә озаталар һәм аларның эзе югала, күпме генә эзләсә дә, Габделхәй аларны тапмый.
Габделхәй Мәхмүдәгә өйләнә һәм канатлары каерылган ике кеше матур гына яшәп китәләр. Яңа никахтан гаиләгә янә ике бала туа. Зәйтүнә белән Маһитабны Габделхәй үз балалары кебек үстерә. Габделхәй Мәхмүдәнең әтисе Гомәрне табып, аңа балаларының-оныкларының исән икәнен хәбәр итә. Ленинградта торып калган әтиләре сугыш вакытында Киров исемендәге заводта эшләгән булып чыга. Шатлыгыннан канатлар үскән әти кеше Башкортстанга килеп, кызын, оныкларын шәһәргә кире китәргә дә үгетләп карый. Тик Мәхмүдә инде бу вакытта кияүдә була, күченеп китәргә ризалашмый. Гомәр үзе белән Маһитабны алып китә. Ә Зәйтүнә...
Зәйтүнәгә дә яңа тормыш җиңел генә бирелми. Бомба ярылып контузия алган кыз начар ишетә, шунлыктан аңа укуы җиңел булмый. Мәктәптә ул иң алгы парта артында утыра һәм иреннәрдән укырга өйрәнә. Өстәвенә, әле телгә бәйле дә тәүге мәлләрдә авырлык килеп чыга – Зәйтүнә немец телендә иркен сөйләшә, ә туган телен аңлап бетерми. Шулай да бар кыенлыклар да җиңелә, булган проблемалар хәл ителә килә, чөнки алар тыныч тормышта яши, баш өстендә туплар шартламый!
Авылга култык таягында кайтып төшкән әнисенең дә хәле яхшыра төшә. Чөнки Габделхәй белән Аллаяр бабай ничек тә Мәхмүдәне аякка бас­тырырга тырыша, әле кырмыска спирты белән, әле каен яфраклары белән дәвалыйлар. Хатын бераз хәлләнә.
Тормыш шулай дәвам итә. Зәйтүнә Аксәет мәктәбен тәмамлый, “бай булмасаң да, ач булмассың”, – дип, туганнары аңа сәүдә буенча укырга керергә киңәш итә. Шулай итеп, Зәйтүнә Ленинградка китеп, “Ленвоенторг”ка сәүдә-кулинария мәктәбенә укырга керә. Укуын уңышлы тәмам­лаганнан соң, кулына пешекче дипломы алган кыз юллама буенча төньяк төбәккә – Карелиягә эшкә юллана. Биредә ул килешү срогы чыкканчы эшли, үзен тырыш, булдыклы итеп күрсәтә, берничә тапкыр җитәкче­лекнең бүләкләренә, мактавына лаек була.
Зәйтүнә 1962 елда Нефтекамага кайтып төпләнә. Бу вакытта инде тормыш иптәше, балалары була. Иптәше – нефтьче, шуңа да нефть төбәгенә кайтып урнашулары бер дә сәер түгел.
Зәйтүнә биредә эшчеләр ашханә­сендә пешекче булып эшли, аннары аны Нефтекамада урнашкан “Буратино” кафесына мөдир итеп тәгаенлиләр. 1978 елда, ике баласы булуга карамастан, читтән торып Уфа совет сәүдәсе техникумын тәмамлый. Соңрак Зәйтүнә Гомәр кызы “Нефтяник” дип аталган ике катлы ашханәне җитәкли, күпләр аны “Батыр” исеме астында да белә. Биредә дә эшчеләр туклана, ул вакытларда ашны термосларга, феләкләргә салып алып чыгып, эшчеләрне ашату оештырыла.
– Кешеләрне ашату шул кадәр рә­хәт бит ул, мин үз эшемне бик яратып башкардым, – ди ул. Әйе, эшен ярату Зәйтүнәгә утыз елдан артык бер урында эшләргә, 150 кешедән торган коллективны уңышлы җитәк­ләргә, кафены алдынгы итәргә булышадыр да. Бирегә нефтьчеләр генә түгел, бөтен шәһәр халкы ашарга йөри. Зәйтүнә Хәким кызы югары бүләкләргә дә лаек була, аңа “Совет сәүдәсе отличнигы” исеме бирелә. Пенсиягә чыккач та озак кына ашханәне ташламый ул, үз эшенә тугры булып кала.
84 яшендә булса да, Зәйтүнә ханым әле дә көр күңелле, әйтерсең лә шушы куркыныч балачак еллары булмаган да. Бу вакыйгалар аны төшенә кереп кенә йөдәтә. Сиксән елга якын вакыт узса да, Зәйтүнә барысын да бик ачык хәтерли.
– Безнең буын тынычлыкның кадерен белә, сез саклагыз инде, берүк сугыш уты кабынмасын, дөньялар бигрәк матур, – дип иң зур теләген тели ветеран. Балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә ул бүген, дүрт оныгы, 9 оныкачына карап шатлана. Буш вакытларында телевизор карый, сәясәт белән кызыксына. Кулы һәрвакыт догада аның: бүгенге якты көн өчен вафат булганнар рухына да, киләсе буыннар тыныч яшәсен дип тә Ходайдан сорый.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: