Якты дөньяга туган һәр сабыйның үз өендә, әти-әнисенең назлы кочагында үсәргә, иптәшләре белән бер парта артында утырып белем алырга һәм, әлбәттә, бәхетле булырга хакы бар. Кызганычка каршы, арабызда үз өлешенә төшкән гади генә бәхеттән дә мәхрүм ителгән балалар байтак. Бик күпләре әти-әниләре исән-сау булып та, бәхетсезлеккә дучар ителгән ятимнәр алар. Бу, беренче чиратта, сабыйга иң якын кешеләренең каты бәгырьле булуыннан, битарафлыгыннан килә. Ярый әле җир йөзендә кешеләрдә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек дигән сыйфатлар өстенлек итә. Олыларга ышанычын югалта башлаган балага бөтенләй ят кешеләр ярдәм кулы суза, аның өчен күптән онытылган гаилә җылысын бүләк итә.
Хакасиядә дөньяга беренче авазын салган нәни Кристинага да Уфа районының Алексеевка авылында яшәүче Руфина әнисенең җылы кочагына килеп сыенганчы бик күп авырлыклар кичәргә туры килә. Тәртипсез тормыш алып барган, хәмерне баласыннан да артыграк яраткан үз әнисе янында яшәгәндә сабыйның салкын өйдә ач-ялангач утырган вакытлары күп була. Бу гаиләне контрольгә алган опека хезмәткәрләре аларга еш килә башлый, әнисенә тизрәк акылга утырырга, эчүен туктатырга, балага тиешле тәрбия бирергә кушалар. Тик яшел елан колына әйләнгән ана үзендә янә кеше рәтенә керерлек көч таба алмый, күрәсең. Әле өч яше дә тулмаган сабыен үз теләге белән балалар йортына тапшыра.
Әнисе исән килеш тә ятимнәр сафында булган кечкенә Кристинаның майның кояшлы бер көнендә тормышы кинәт үзгәрә. Бәхетсезлеккә дучар ителгән сабыйның үз “кояшы” барлыкка килә. Балалар йортына үз сабыен табарга дип килгән Лилия, күзләрен тутырып карап торучы кызчыкны күрү белән үзенеке булуын аңлый. Бәхетле гаиләдә, мул тормышта яшәгән 39 яшьлек Лилиянең баласы булмый. Сабый сөю теләге көчле булган хатын өч ел буена төрле балалар йортлары бусагаларын таптый.
Яңа әнисенең машинасына утырып, татлы йокыга талган кечкенә кызчыкны сикәлтәсез юллар бөтенләй башка тормышка алып китә. Кристина беренче көнне үк “әнием” дип, Лилиянең җылы кочагына сыена. Хәер, ул үзе бу нәни җан өчен барысын да эшләргә әзер тора, сабыйны яратуы хатынның бәхетле йөзенә үк чыккан була.
Кристинага дүрт яшь тулган җәйне алар Мәскәүгә кунакка кайта. Кире киткәндә юллары Башкортстан аша уза. Бәхетсезлеккә, Октябрьский шәһәренә җитәрәк, алар коточкыч авариягә очрый. Бер машина халык, кайсы үлә, кемдер имгәнә... Авариядә көчле җәрәхәтләр алган Лилия комага китә. Машинаның арткы креслосында утырган баланы ниндидер көчләр саклап каламы, Кристина артык зыян күрми, әмма көчле шок кичерә. Әнисенең нинди хәлдә булуын бала аңламый да кала...
Уфа районының Алексеевка авылында балалар табибы булып эшләүче Руфинага ашыгыч рәвештә апасы шалтырата. “Туганнар авариягә очрады. Лилия комада, бала берүзе калды.Тиз генә кайтып җит”, — ди ул. Бу 2010 елның 22 сентябре була.
Шул килеш аңына килә алмаган Лилияне бераздан Хакасиягә алып китәләр. Ә аның өзелеп яраткан сабые Кристинаны Руфинаның Чишмә районында яшәүче әнисе сыендыра. Әбисе белән дә бала бик тиз уртак тел таба, бөтерчектәй кызны бу гаиләдә барысы да яратып өлгерә. Тик беркөнне опека органнары килеп баланы приютка алып китә. Бәхетсезлек сагалап кына торган кызның язмышын белгән Руфинаның йөрәге бу хәл белән килешә алмый, әлбәттә. Аның үзенә дә ачы язмыш сынауларын үтәргә туры килгән, ире белән аерылышып, ялгызы гына яшәгән вакыты була. Башта Кристинаны ял көннәрендә генә алырга рөхсәт итәләр. Баланы үз канаты астына алырга карар иткән Руфина туктап калмый, опека бүлегенә йөрүен дәвам итә. Кызның документларын Хакасиядән юллап кайтарталар һәм 19 октябрьдә Кристинаны Руфина үз өенә алып кайта.
— Без кызымның туган көнен ике тапкыр: 23 апрельдә һәм 19 октябрьдә билгелибез. Билгеле инде, тәүдәрәк кыен чаклар да булды, бала Лилия әнисен сагына иде. Синең аныкы кебек машинаң да юк мине утыртып йөртергә, дип елады. Кызганычка каршы, Лилиябез бер ел комада ятып, мәрхүм булды. Ә Кристинаны мин беренче көннән үк үз сабыем кебек тойдым, аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый идем инде, — ди Руфина Әсхать кызы.
Йортка бәхет килсә, бер-бер артлы өелеп килә, диләр бит. Бу очракта да нәкъ шулай, Кристина бу өйне бәхет белән тутыра. Язмыш бүләгеме, Руфина 16 елдан соң, беренче мәхәббәте белән яңадан очраша. Чишмә районы егете Рамил белән алар студент елларыннан ук бер-берсен яхшы белә. Ике яшь йөрәк арасында ул чакта ук мәхәббәт уты кабынган була. Еллар үтсә дә, беренче мәхәббәт онытылмый, Рамил белән Руфина кавышып, матур тормыш корып җибәрәләр.
Сәфәргалиннар Уфа районында бик тырыш, хөрмәтле гаилә. Рамил Гыйндулла улы “Газпром”да торбалар салучы машинист булып эшли. Ә Алексеевка табиблык амбулаториясе мөдире Руфина Әсхать кызы авыл халкының яраткан табиб-педиатры. Нурлы йөзле, ягымлы тавышлы, сабыр холыклы табибәне бәбиле һәр йортта көтеп алалар, рәхмәтләр әйтеп озаталар. Биредә эшләгән 20 ел эчендә ул үзен сәләтле, эшен белеп һәм яратып башкаручы олы җанлы белгеч буларак танытты.
Бүген инде бу тату гаиләдә Камил исемле уллары да үсеп килә. 9нчы сыйныфта белем алучы Кристина исә әти-әнисенең ышанычлы терәге. Тулы гаиләдә тиешле тәрбия алган кыз тормышка якты уйлар, изге хыяллар белән карый.
— Кызым бик тәмле ризыклар пешерә, оста итеп рәсем төшерә, инглиз теле белән ныклап шөгыльләнә. Сәгатьләр буе китап укырга ярата ул. Энекәше Камилне яклап-саклап йөртүче дә ул. Аларның бер-берсе өчен шулай өзелеп торулары безнең өчен зур шатлык, — ди бәхетле әни.
Кечкенәдән зур сынаулар үткән кыз киләчәктә психолог булу турында хыяллана. Аның күңеле балачакта бер куркыныч төш кенә булып калган бәгырьсез, битараф аналарның кайдан барлыкка килүләрен аңларга тырыша, күрәсең.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Фото гаилә архивыннан.