+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 октябрь 2021, 11:04

Соңлаган акыл файдасыз

Кайсы заманда да кеше булып калу кыйммәт.

Соңлаган акыл файдасыз
Соңлаган акыл файдасыз

Сугыштан соңгы елларда авыл халкы өчен тормыш көтү авырлашты. Сәбәбе — салымнарның күп булуы: ел әйләнәсенә җир салымы, ит, сөт, бәрәңге, ашлык, йөк салымнары халыкның яшәешен бик нык катлауландыра иде. Үзеңнең ашарыңа бармы, балаларың нәрсә киеп йөри дип беркем сорамый, бер белгәннәре — “давай”.

Ул елларда салым агенты итеп шул ук авылда туып-үскән, яңа гына сугыштан кайткан Газимне куйдылар. Үзе сугышта булган, үзенең яраланган, яки контузия алган булуы сизелми. Тап-таза ир, солдат киемнәре кия, төп-төз басып атлап йөри. Хәтта: “Бу сугышта булдымы икән, әллә берәр җирдә качып ятып, вакыт үткәрде микән?” — дип икеләнеп сөйләүчеләр дә бар иде.


Беренче ел эшләгәндә ул үзенең холкын артык күрсәтеп бармады. Авылда өйләр салам түбәле, хәтта кай­берәүләр читәннән үреп, ике ягын сылап ясалган өйләрдә яши. Халык ярлы. Иң яхшы киемнәр булып кырык мәртәбә ямалган бишмәт һәм чабата санала. Ә инде язларын көздән урылмый калган башакларны җыеп ашап халык кырыла иде. Нәрсә аласың инде алардан! Шул балаларына әтиләр сугышта үлгән өчен бирелгән барлык-юклы пособиене генә алмасаң! Анысы да күп гаиләләргә тәтеми. Әтиләре хезмәт фронтында булган, хәбәрсез югалганнар күпме?!
Илленче еллар башында, сугыш вакытында хатын-кызлар таралуга юл куймыйча, алып калган колхоз хезмәт көненә бераз ашлык бирә башлады. Хезмәт көне елына 280нән дә ким булырга тиеш түгел. Әгәр хезмәт көнең шул нормага җитми икән, ашлык та юк, үзеңне судка тарттыралар. Халыкның көнкүреше белән бер дә кызыксынмыйлар иде шул түрәләр.


Шул елларда үзенең холкын күрсәтә башлады да инде Газим. Көн-таң атса, авылга чыга. Өйдән-өйгә кереп, салым даулый башлый.
Бер көнне ул 4 бала әнисе, ире сугышта хәбәрсез югалган Мәфтуха апаларга килеп керә. Ишектән керә керешкә ачулы тавыш белән Мәфтухага: “Нигә салымыңны түләмисең, судка биргәнне көтә­сеңмени?” — дип җикерә. Бу вакытта Мәфтуханың балалары чүпрәктән тукыган палас ябынып йоклап яткан була. Мәфтуха, әлбәттә, әле акчам юк, дип җавап бирә. Бу сүзләрдән соң Газим, котырынып, балалар өстендәге паласны һәм самавырны тартып алып чыгып китә. Өйгә кайткач, хатынына бирә һәм кисәтә: “Бу Мәфтуханың паласы белән самавыры, базарга чыгарып сат та, акчасын миңа бир. Кире үзенә илтеп бирә күрмә”, — дип кисәтә. Хатыны Әсма, әлбәттә, базарга бармый, палас белән самавырны Мәфтухага илтеп бирә. Моның өчен үзенә Газимнән тукмак эләгә.


Ит салымы җыялар. Мәҗит үзенең башмагын бирә. Малның авырлыгы 4 кешенең ит салымына җитә. Шуларның берсе Әминә апа була. Бу ит өчен кем акча белән, кем мал белән хакын Мәҗиткә түли. Әминә апаның акчасы булмый. Газим белән Мәҗит аңа килеп акча даулыйлар. Шул вакыт абзарда сарык тавышы ишетелә. Газим белән Мәҗит бу сарыкны тартып алып чыгып китәләр. Әминә апаның: “Бу соңгы малым, тимәгез”, — дип ялынуына колак та салмыйлар. Икенче көнне Мәҗит сарыкны көтүгә куа. Ә кичен теге сарык үз хуҗасы йортына кайта. Аны Мәҗитнең хатыны килеп, талашып алып китә. Ике көннән соң сарык бәрән китерә. Аны бәрәннәре белән су буена бәйләп куялар. Ә бер көнне кич сарыкларны алырга төшсәләр, ике бәрәнен дә көтү маллары таптап үтергән, ә сарык үзе бауга буылып үлеп яткан була...


Еллар нинди генә авыр булмасын, үтә тора. Шулай бер көзге көндә Газим янә даулап салым җыеп йөри. Чират Әминә апага җитә. Газим капкадан керү белән йортта йөргән Әминә апага: “Хәзер үк 100 сум акча бир, югыйсә, өеңә кереп “абыск” ясыйм да, җыйган башак ашлыгыңны, юрган-мен­дәр­ләреңне алып чыгып китәм”, — дип җикерә. Әминә апа ишеген бикләргә омтылып, күтәрмәгә басуга, Газим аны җилтерәтеп, төртеп ега. Ә үзе, гестапо агентымыни, аякларын нык аерып басып, Әминә апаны тиргәргә, оятсыз сүзләр белән сүгәргә керешә. Күрше Шакир бабай Газимгә: “Нигә алай кыланасың?” — дип әйтеп карый, тик Газим аның сүзләрен колагына да элми. Шулвакыт Әминә апаның 10нчы сыйныфта укыган улы Фәһим кайтып керә. Ул бу хәлне күреп тиз генә утынлыкка үтә һәм балта алып Газимгә: “Я чыгып кит, я хәзер үк башыңны балта белән чабып өзәм!” — дип кычкыра. Газим моны күреп югалып кала, һәм: “Туган, тимә, башкача бу йортка якын да килмәм!”— дип чыгып тая.
Газимнең бу кылыгы районга, райком секретарена, райсовет рәисенә һәм прокурорга барып җитә. Аны районга чакырталар. Анда: “Газим, син нигә артыгын кыланасың, төрмәгә утырасың киләме?” — дип сорау куялар. Ә Газим: “Сез миңа салым планы бирәсез, аны ничек булса да үтәргә кушасыз, мин шулай салым җыйма­сам, сез биргән планны ничек үтәрмен соң?” — дип җаваплый. Район түрә­ләре, әлбәттә, моңа каршы берни дә әйтә алмый, чөнки планны обком бирә, ә обкомга — Мәскәү. Үтәми кара!
Илленче еллар да артта кала. Газим дә хаклы ялга чыга. Тик сәла­мәтлеге генә какшый. Аяклары йөрмәс була.


Шулай бер көнне ул бик тырышып, көч-хәл белән капка төбенә чыгып утыра. Шул вакытта урамнан теге Мәфтуха апаның улы Ирек үтеп барган була. Ул Газим янына туктап исәнләшә, хәлен сораша. Ә Газим: “Тазалык бетте, Ирек туган, үләрмен, ахрысы”, — ди. Ә Ирек: “Юк, Газим абзый, син үлмә әле, теге вакыт безне туңдырып үтерергә теләп, паласны, самавырны алып киттең, ләкин без бит үлмәдек, син дә яшә, ул гөнаһларың беткәнче”, — дип китеп бара. Күп тә үтми, Газимнең йөрәге ярылып, теге дөньяга китеп бара.


Кеше рәнҗетү яхшылыкка алып бармый, ди халык. Эшләгән вакытында кешеләрне елатуы, рәнҗетүе исенә төшеп, Ирек әйткән сүзләрдән соң ярылды микән әллә Газимнең йөрәге? Әлбәттә, кылган эшләреннән. Соңгы көннәрең җиткәндә, үкенүдән файда юк инде ул, халыкның күз яшьләре барыбер үзеңә бер төшә. Бу гасырлар буе исбат ителгән хакыйкать.

Фуат Мусин.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: