Үткән атнаның аның өчен бәйрәм көн дип саналган җомга киче иде. Ярты еллап авызына хәмер капмаган Рушан эштән кайтканда ук әйбәт кенә “төяп” кайтты. Йокларга әзерләнгән хатыны янына килеп яткач, аны кочаклап алды. Шактый гына бергә гомер кичергән хатыны иренең холык-гадәтләре буенча аның бер минуттан, биш минуттан нәрсә эшләячәген белгәнгә ашыктырмады:
– Син хырылдап йоклап киткәнче әйтеп калыйм, иртәгә минем гомер бәйрәмем, шәһәргә барабыз, сеңлем белән баҗаң килергә тиеш. Минем туган көнне бергәләп үзебезчә гади генә, берәр кафеда билгеләп, утырып чыгарбыз. Бер уңайдан миңа бүләк – тун карарбыз, онытмагансыңдыр бит, бер елдан артык инде синең соңрак дигәнеңә ышанып көтәм.
– Белеп торам, җаным, белеп торам, менә бүген дә бит синең бәйрәмеңне алдан ук билгели башладым, – дип сүзне икенчегә борып хатынын тагын кочаклап алды.
Рушанның тун турында ишетәсе килмәсә дә, хатынына каршы бер сүз дә дәшмәде. Соңрак дигән сүзне эш узгач та әйтергә була. Аның зәңгәр хыялы кулдан булса да, ягъни йөрелгән машина алу иде. Хатыны да аны белеп тора. Икесе дә бер карарга килә алмыйлар. Я машина, я тун, артык акчалары юк. Гөлдәниянең әлегә машинага исе китми, беренчедән, авылда эшкә җәяү йөрү дә бик уңайлы. Кыйммәтле чәшке тун киеп йөри башласа, авылдаш хатын-кызларның күзләре кызачак. Район үзәгенә барып кайтырга туры килсә, зиннәтле тун кигән чибәр хатынны, кулын түгел, бармагын гына селкетсә дә утыртырга теләүчеләр буа буарлык булачак. Икенчедән, ул күз-колак булып яшәгән иренең дә җегәрле чагы, машинага утырып алса, күз уңыннан тиз ераклашыр, күрше авылдагы ялгыз яшәгән беренче мәхәббәте янына да барырга күп сорамас. Бу уйлары аның зиһен тартмасында күптән ята иде. Менә бүген инде ул ныклы карарга килеп, иренең йомшак ягыннан файдаланып калырга булды. Андый мөмкинлек һәрвакыт булмый. Рушан бик сирәк, елына бер-ике тапкыр гына эчә. Тик “махмыр” дигән чире тиз генә төзәлә торганнардан түгел, атнага сузыла. Бу аның зиһене таралган, юашланган, аңа хәл кертә торган “зәм-зәм” суы өчен бөтен нәрсәгә ризалаша торган мәле. Беренче көнне әтәчләнеп йөрсә дә, икенче көнне аның кикриге шиңә башлый, аннан соң ул вакытлыча бөтенләй хатыны кулына күчә. Бүген шәһәргә бару да Гөлдәния өчен туган көнен кафеда билгеләү уңаеннан гына түгел. Бер атуда ике куянны алырга тиеш: үзенә ире исеменнән зур бүләк – тун алачак, кафеда утырып чыгу да алар өчен сирәк була торган шатлык. Барысы да ул уйлаганча барып чыкты: юлга чыккач та, кафеда эчәрсең дип, иртән хатыны тоттырган коньякны барганда ук уртлап барды. Шәһәргә килеп җиткәч, башлап Гөлдәниягә бүләк алырга булдылар. Мехлар салонында Гөлдәния үзенә ошаган чәшке тунны киеп көзге алдында бер-ике бөтерелгәч, күзләре сүнә башлаган иренә карады, алабызмы, янәсе. Рушан баҗасы, бигрәк тә балдызы алдында хатынына каршы килергә кыймады, ярар дигән мәгънәдә баш какты. Ул заманда модадагы, аның йомры тез башларын каплаган озын кунычлы итек белән кыскарак чәшке туны астыннан күренеп торган нәфис ботлары бу затлы тунга өстәмә матурлык биреп, бик күп көчле затның күзләрен җәлеп итәрлек иде шул.
Кафеда Гөлдәния үзен иркен тотты, төп максат үтәлде, шатлыгы башы күккә тиярлек дәрәҗәдә, иркенләп ял итсәләр дә була, тик аның озак утырасы килмәде, тизрәк авылга кайтып, күрше хатын-кызлар белән шатлыгын уртаклашасы килде. Монда да алар вакытны күңелле генә үткәрде: аның хөрмәтенә бик матур тостлар әйтеп, бокаллар күтәрелде. Бүләкне дә юарга онытмадылар, беррәттән Рушанны да мактап телгә алдылар, тик анысы гына исерек күзләре белән әле берсенә, әле икенчесенә карап утырды. Авылга кайткач та бәйрәм дәвам итте. Күрше хатын-кызлар көтеп кенә торганнар диярсең, күмәкләшеп күчтәнәчләрен, бүләкләрен күтәреп килеп керделәр. Тиз генә өстәл әзерләнде. Ярты төнгә кадәр шаулашып күңел ачтылар. Рушан гына алар белән озак утыра алмады, бер ике чәркә шәраб эчкәч йокларга салдылар.
Ул иртән уянып күзләрен ачканда өйдә берсе дә юк кебек, тып-тыныч. Әгәр ишек янындагы шифоньерның ишегенә эленгән тунны күрмәсә, кичәге вакыйгаларны бик тиз генә исенә төшерә дә алмас иде. Әйе, хатыны теләгенә ирешкән, ул тиз арада машина алу мөмкинлегеннән тагын мәхрүм калды. Болай да чатнап авырткан башына кергән авыр уйларыннан котылырга теләп, чытырдатып күзләрен йомды. Бу вакытта хатыны йокы бүлмәсендә төш күреп ята иде. Имеш, яңа, зиннәтле тунын киеп ире белән машинада китеп бара. Димәк, тунлы булганнан соң, аның башына да машина кирәклеге турында уй кергән. Димәк, Рушанның да бәхетле көннәре алда булачак.
Әлиф ГАЛИМОВ.
Уфа районы.