— Күп гомерләрне өзгән, балалар күңеленә гомер буена җитәрлек әрнү, сагыш салган репрессия безнең гаиләне дә урап үтмәде, — дип сөйли Мөхәммәтрәхимнең кызы Асия Җиһаншина-Шәрипова. — 1931 елның 13 апрелендә әтием Мөхәммәтрәхим Шәриповны кулга алалар, Әнием минем белән авырлы килеш 3 апам белән бергә зар елап кала. Кырыклап атын, 11 сыерын, йөзләп сарыгын, 400 баш умартасын, чәчкечен, молотилкасын, башка коралларын, булган балын һәм ашлыгын тартып алалар. Алай гына да түгел, безне өйдән куып чыгарып, кышкы урамда калдыралар.
Әтием кулак дип авылдан сөрелгәч, әнием һәм апаларымны колхозга алмыйлар, соңрак олы апам Галияне генә алдылар. Ул тракторчылар курсын тәмамлап, Юлык авылында тракторчы булып эшләде. 16 яшен тутырган икенче апам Бикәне, сугыш башлангач, кайдадыр эшкә җибәрделәр. Мәрьям апам 12 яшендә ФЗОга китеп, соңрак пыяла заводында эшләде. Әти назын күрмәсәк тә, авырлыклар алдында баш имәдек, үрнәкле итеп эшләдек һәм яшәдек. Аллаһка шөкер, Галия апама – әле 105, Бикә апама – 97, миңа 91 яшь. Мәрьям апам мәрхүмә инде.
Без күп еллар әтиебезнең сөргендә булганлыгын, кайда үлеп калганлыгын белмәдек, Мин бигрәк бәләкәй булганмын. Әтидән хат килүен килгән ул. Аннары аның белән бергә булган бер иптәшеннән дә хат килгән: “Мөхәммәтрәхим үлде, мөселманча мөмкин булган кадәр кадерләп күмдек. Двина елгасы буенда без”, — дип язылган була. Тик ул хатлар сакланмаган.
31 октябрь көнне атылганлыгы гына билгеле иде. СССРның Югары Советы Президиумы указы нигезендә 1989 елның 16 гыйнварында аны акладылар. Кулга алынганда аңа 50 яшь була.
Әти бик эшсөяр, егәрле иде, дип хәтерли иде әнием. Иң беренче тора, иң соңгы булып ята иде өйдә, ди. Кешене ялчы итеп тотмаган, кыр эшләрен үз көче, үсә төшкән балалары, туганнары белән башкарган. 12 ат белән Макар ягыннан таш ташытып, Үтәк авылында Таш мәчет салдырган безнең әти. Бик чибәр, уңган, ихтирамлы, тавышы да матур, моңлы булган. Әйткәнемчә, күпме генә тырышып карасак та, без аның соңгы көннәре турында бернинди дә белешмә ала алмадык.
Аның турында Ямалетдин бабай Шәрәфетдинов сөйләде. 1985 елда ул гомер буе саклап йөрткән серен ачкач кына әтиебезнең ниндирәк кеше булганлыгын күз алдыма китерә башладым. Менә ниләр сөйләде Ямалетдин бабай:
“Кызым, атаңны кулга алгач, Усолкага кадәр мин озаттым. Арбага печән, печән астына мылтык салырга, әтиеңнең документларын үземә алырга куштылар. Электән Үтәктән Усолкага туры юл бар иде, шул юл белән киттек. Миңа аның үзенең пар атын җигәргә кушканнар иде. Апрель ае иде. Көн шундый матур. “Ямалетдин, атларны бик шәп кума, өйлә намазына “Тирән уй”га (элек шундый елга бар иде) төшеп, тәһарәт алырга рөхсәт итәрсең инде”, — диде ул. Авылдан чыгып, урманга кергәч, елады да, талгын гына итеп: “Авылымнан мине кудырдылар, үз дусларым мине күралмыйча”, — дип җырлап җибәрде. Тавышы матур, моңлы иде.
“Тирән уй”га җиткәндә өйлә намазы иде, тәһарәт алып, намаз укыды. Мин уйланып тордым да:
“Мөхәммәтрәхим абзый, менә сиңа мылтык, ике атыңның берсен ал да шушы елга буйлап кит. Макарны үтеп, гел урман буйлап Ырынбур ягына тай. Мине, мөгаен, атмаслар әле”, — дидем.
“Юк, энем, сабыйларымны гомер буе “сез — качкын балалары”, дип кыерсытырлар. Ходайның язганын күрермен”, — диде ул.
Элек Ырынбурга ел да кышын 10-15 тапкыр барганлыгын, анда уникешәр ат белән бал, ит, тире, сары май алып барганлыгын, кире кайтканда затлы, яхшы әйберләр алып кайтканлыгын искә төшерде. “Колхоз оештырылгач, идарәгә барып: “Бер сыер белән бер атымны үземә калдырып, калганнарын алыгыз, безне колхозга кертегез”,— дидем. Каршы килделәр. Миндә нинди генә үчләре булды икән?”, — дип әрнеп, әченеп сөйләде әтиең. Икебезнең дә күзебездән яшьләр тамды...”
Менә шуларны бәян итте Ямалетдин бабай. Күпме еллар саклаган серен чишкәч, үзенең дә күңеленә җиңел булып киткәндер инде.
Әтине беренчегә генә кулга алмаганнар. Тәүге тапкыр алып киткәч, гаебе юк, дип, кире кайтарганнар аны. Тик авыл активистлары икенчегә донос язганнар: “Урман эчендә тагы 50 умартасын яшереп тота”, — дигәннәр. Шул икенче китүендә: “Ахры, бүтән кайта алмамдыр авылга”, — дип алдан сизенеп киткән ул. Иң кыены шул булган: аралашып, дус булып йөргән иптәшләренең аны сатуы. Урман эченә кергәч, юлның буеннан буена “Буранбай”ны җырлап барган ул...
Җаны җәннәттә булсын әтиебезнең. Ә 30 октябрь – Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә һичбер гаепсез “халык дошманы” дип аталып, репрессия корбаны булган әтиемне хөрмәтләп искә алабыз. Башкаларга мондый гаепсез гаепләүләр корбаны булырга язмасын.
Равил РАКАЕВ.
Гафури районы, Үтәк авылы.