Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 ноябрь 2021, 20:02

“Яшьлегебез туры килде утлы елларга...”

Туган көне-ае анык кына билгеле түгел аның. Якынча – 5 декабрь. Икенче сабые Фәйзрахман тугач, әнкәсе Хәтирә апа, нилектәндер, сандыгына теркәп куярга оныткан бу истәлекле вакыйганы. Хәер, елы төгәл анысы – 1926. Туймазы районының (элекке Кандра районы) Чокадытамак авылында дөньяга килгән бүгенге язма героебыз. Кайчандыр әлеге авыл волость үзәге бул­ган, биредән Бәләбәй — Уфа юлы узган, диләр.

“Яшьлегебез туры килде утлы елларга...”
Фәйзрахманнар гаиләсе ярыйсы ишле булган. Биш бала үскәннәр. Әтиләре Габдрахман ага колхозда ат караган, әниләре сыер сауган. Барысы да үтә гадәти, кыскасы. Җиденче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә белем алган Фәйзрахман, арытаба да укырга дәрте ифрат зурдан булган. Тик каһәр суккан сугыш якты ниятләргә аяусыз киртә куя.
Әтиләре 1942 елның апрелендә үк Ленинград фронтында һәлак була. “Ун кешегә нибары ике винтовка”, дип яза Габдрахман Габбасов вафатына кадәр гаиләсенә җибәргән хатларында. Шуннан яу кырындагы хәлләрне аз-маз күзалларга була инде. Уку хакында онытып торырга туры килә, билгеле. Гаиләне карау, башлыча, Фәйзрахман белән апасы Икълимә җилкәсенә төшә. Үсмер “Берлек” колхозында ат карый, җир сөрә. Көз җитүгә колхозда эшләгән өчен көненә 100-200әр грамм исәбеннән ашлык бирәләр. Икмәккә түгел, умачка да җитми бу. Сазлыклы җир булу сәбәпле, үзләрендә бәрәңге дә үстерә алмыйлар ичмасам, күршеләрендә утырталар. Салым түләүдән дә азат итмиләр, билгеле. Заманасы шундый...

Радист та, пулеметчы да

1943 елның көзендә унҗиде яшен тутырырга да өлгермәгән Фәйзрах­манны армия сафларына алалар, Чкалов хәрби училищесына озаталар. Авыл малаеның чамалы урысчасыннан мыскыллап көлүчеләр табыла биредә. Егет түзми, үз теләге белән фронтка җибәрүләрен сорый. Канә­гатьләндерәләр. Хәрби лагерьдан соң, 1944 елның март аенда, 365нче запастагы укчылар полкына тәгаен­лиләр. Биредә ул минометчы, автоматчы сыйфатында күнегүләр үтә. Шул ук елда фронтка озатыла.
“Башта Обрус дигән шәһәр янә­шәсендә тукталдык, – дип хәтерли ветеран. – Анда коралланган украин бандасына тап булдык... Арытаба Днепрдан ерак та түгел урнашкан Жмуровка авылына җибәрделәр. Унсигез кешене, шул исәптән мине дә, радистлыкка укырга куйдылар. Морзе азбукасын өйрәндек. Май ахырында без 1нче Белоруссия фронты сафларында идек инде. Бобруйск-Могилев “казаны” озакка хәтердә калды, фашистлар күп кырылды анда. Дунай флотчысына рәхмәтем зур, контратака вакытында миңа һөҗүм иткән немецка атып өлгерде, үлемнән коткарды. “Яшә, пехота!” дип кычкырганы әле дә колакта яңгырый сыман... Безнең 38нче Кызыл Байраклы, Суворов һәм Кутузов орденлы погранполк уңай традицияләргә бай иде, горурланырлык урын бар. Шунысы кызганыч: беренче алышта ук безнекеләрнең байтагы сугыш яланында мәңгелеккә ятып калды. Алардан калган коралларны арбага төяделәр. Шунда карабинымны тапшырдым да арбадагы ППШ автоматын үземә алдым. Сугыш беткәнче минем белән бергә булды ул”.
Шул рәвешле якташыбыз радист кына түгел, кирәк чакта пулеметчы вазыйфаларын да башкара. 1944 елның 10 июленнән 1945 елның 8 маена кадәр хәрәкәттәге Белоруссия фронты армиясе карамагындагы 125нче аерым элемтә батальонында хезмәт итә. Белоруссия, Варшава, Польшаны азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнаша. Җиңү көнен дә шунда, дошманның үз оясында, старшина дәрәҗәсендә каршылый. Алай гына да түгел, өч бөек дәүләт катнашлыгындагы Потсдам конференциясе сакчылары рәтендә була, җитәкчелектән Рәхмәт алуга ире­шә.Тарихи шәхес, кыскасы!
1950 елның 16 октябренә чаклы Германиядә хезмәт итә. Дөресен әйтергә кирәк, шактый авыр, четерекле чор кичерергә туры килә биредә. Фрицлар тиз генә бире­шергә уйламый. Ундүрт яшьлек немец үсмерләренең совет солдатларына кораллы һөҗүмен генә искә алу да җитә...
Тыныч хезмәт
фронтында
Ниһаять, туган якларга кайту форсаты чыга. “Берлинны алган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” медальләренә лаек булган батыр-каһарман милләттәшебез үзен тыныч хезмәт фронтында да танытуга ирешә. Урман хуҗалыгы министрлыгы радио­станциясендә эшли, Ишембай нефть техникумына укырга керә. 1955 елдан Башкортстанның “Көнбатыш нефть разведкасы” трестында бораулаучы, инженер, мастер сыйфатында хезмәт куя. Искитмәле хәл, янә дә читтән торып Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумында белем алу әмәлен дә таба.
Тик тәкъдир дигәннең үз кануннары, ул кеше язмышларын бөтенләй икенче сукмакка бора да куя. Менә Фәйзрахман Габдрахман улы да 1961 елда Чокадытамак авылы мәктәбендә укытырга керешә, балаларны машина йөртү серләренә өйрәтә. Ә инде 1968-72 елларда мәктәп директоры вазыйфасын үти. Читтән торып Стәрлетамак пединститутын уңышлы тәмамлый, 1987 елгача, хаклы ялга киткәнче, математика һәм физика фәннәреннән дәрес­ләр бирә.
Аңа, гомерлек тормыш юлдашын да биредә очратырга язган булган икән. 1954 елда Тәлига Инсап кызы белән кавыша алар. Ханым урыс һәм немец телләрен укыта.
Тәүдә кысан гына бүлмәдә туган-тумача, балалар (Фәрит, Роза, Земфира) белән күмәклә­шеп гомер итәләр. Арытаба җиде ел дәвамында үз йортларын салу белән мәшгуль булалар. Шәхси хуҗалыкта кече буын вәкилләре дә бик иртә җигелә уртак эш-мәшәкатьләргә. Печәнне дә бергәләп чабалар, умарталарны да карыйлар.
Кунакчыл йортка төрле тарафлардан туган-тумача агыла. Һәммәсенә дә урын, сый-хөрмәт табыла. Ир асылының мавыгу-кызыксыну даи­рәсе дә шактый киң. Җиңү солдаты тыныч тормыш­ның һәр көненнән, миз­геленнән тәм-ләззәт тоеп яши. Фәйз­рахман ага шахматны оста уйный, гомер бакый җыр-моңга, шаян-тапкыр сүзгә мөкиббән. Әмма шигърияткә мәхәббәте хакында аерым язып үтү фарыз булыр.

“Балаларым – юанычым”

Иҗатка тартылу мәктәп елларыннан ук сизелә аңарда. Укытучысы Мәрфуга Төхвәтуллина зирәк малайга шигырь язып бирүен сорап мөрә­җәгать итә. Ярыйсы килеп чыга! Шул чордан шигъри юллар теркәлә башлый да инде күңел дәфтәрендә. Темалары фәкать тор­мышның үзеннән алына. Аларда – сугыш еллары, тыныч хезмәт турындагы истәлек-хатирәләр, яшәү мәгънәсенә кагылышлы фәлсәфи фаразлар. Һәм дә хәләл җефетен югалтудан соң туган әрнүле кичерешләргә бәйле уйланулар.
Әйе, 47 ел бергә гомер иткән сөеклесе, ярты җанына әверелгән Тәлигасы 2001 елда вафат була аның. Ни рәвешле түзәр иде сагыну-зарларына, ярый әле юанычы – газиз балалары, сигез оныгы бар бу фани дөньяларда. Күз нуры Тәлигасының дәвамчылары! Шөкер, ул-кызлары сынатмады, һәркайсы үз тормыш сукмагын тапты. Фәрит “Автоприбор”да эшләде, музыка училищесын да тәмамлады. Төрле уен коралларында оста итеп уйный. Әлеге вакытта әтисе белән авылда гомер кичерә. Кызлары Роза, шулай ук, һәрдаим алдынгылар рәтендә булды. Хәтердә, институтта укыган чагында ук студентларның төзелеш отряды командиры итеп тәгаенләделәр үзен. Тәрбиягә авыр бирелүчән дүрт үсмерне тапшырдылар хәтта, ипкә-юньгә кертте тәки, гомер буе рәхмәт укыдылар соңыннан үсеп буй җиткергән егетләр... Педагог сәләте булган, димәк, Розада!
Кече кызлары Земфира да ата-анасы үрнәгенә тугры калырга омтылды. Нефть компаниясендә эшләү чорында үзен гел яхшы яктан танытты. Һөнәре буенча да, спорт, җыр-бию өлкәсендә дә алдынгылыкны бирмәде. Нәтиҗәдә, “Русия Федера­циясенең атказанган нефтьчесе” исеменә лаек булды. Хаклы ялга чыккач, гаиләсе белән туган төбәккә кайттылар, әтиләре янәшәсендә йорт салып керделәр. Шатланып туя алмый Фәйзрахман ага. Земфира белән бергәләшеп урманга баралар, табигать гүзәллегенә хозурланалар. Кызы клубка репетициягә юлланса, әтисен дә калдырмаска тырыша. Үзешчән артистларны кинәнеп тыңлый, карый, иркенләп аралаша, үзе дә фронт җырларын суза ветеран. Көчле-куәтле яшьлек чорына әйләнеп кайткандай була...

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

Автор:Ример Насретдинов