+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 ноябрь 2021, 08:15

“Коммунистлар балаларны яндырды...”

Алтмыш ел элек чуваш авылында булган фаҗига турында ил халкы “Америка тавышы” радиосыннан ишетеп белгән.

“Коммунистлар балаларны яндырды...”
“Коммунистлар балаларны яндырды...”
Ул вакытта бәйрәм концерты вакытында чыккан янгында 110 кеше, шул исәптән 106 бала һәлак булган. Озак еллар бу фаҗига яшерелеп килде һәм 1990 елларда гына янгын турында ачыктан-ачык сөйли башладылар. Фаҗигадән соң 60 ел үтте. Бу көннәрдә шаһитлар һәм һәлак булганнарның туганнары корбаннарны искә алалар.

Чуваш АССРның Эльбарыс авылы мәк­тәбендә көчле янгын 5 ноябрьдә чыга. Сәбәбе – янгын хәвефсезлеге нормаларын тупас бозу. Барысы да мәктәп директоры Самуил Ярукинның РОНО белән килештермичә генә Октябрь революциясенең чираттагы еллыгына багышланган бәйрәм концерты оештырырга ниятләвеннән башлана. Ул вакытка мәктәпнең агач бинасы берничә тапкыр үзгәртеп корылган, әмма анда актлар залы булмаган. Укучылар сыйныфлар арасында стенаны сүтә, ә барлык ишекләрне дә парталар белән каплый.
1961 елның 5 ноябрендә иң күбе 115 кешегә исәпләнгән мәктәптә 200гә якын бала һәм өлкән кеше җыела. Укучылардан тыш, үзләренең абыйлары һәм апалары чыгышын карарга мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар да килгән. Ул чакта чуваш авылларына электр энергиясе килеп җитмәгән һәм аны алу өчен мәктәптә бензин генераторын кулланганнар, әмма ул төзек булмаган. Шуңа карамастан, мәктәп директоры физика укытучысы Михаил Иритковка һәм ике өлкән сыйныф укучысына аны фильм күрсәтү өчен кулланырга боера.
Укытучы укучылар белән генераторны күрше бүлмәгә алып кергән. Аның багы чатнаганлыктан, укытучы белән укучылар утны мичтә кабызырга булган, тик утын чи булып чыккан. Шул чакта физик утынга бензин сибәргә карар итә, тик, ялгыш басып, ягулыкны читкә сибә. Ул тарала һәм кабынып китә, тиз арада ут эчендә калган мәктәп ун минутта янып бетә.
Беренче булып мәктәптән физик Иритков һәм аңа булышкан укучылар йөгереп чыккан. Шул ук вакытта алар беркемгә дә ярдәм итмәгән, чаң сукмаган һәм хәтта ишекләрне дә япмаган, бу үтәли җилгә ялкынны тагын да ныграк дөрләтергә ярдәм иткән. Концерт узган бина тиз арада төтенгә күмелгән һәм паника башланган. Өлкәннәр һәм балалар бинадан чыгып китү өчен калган ике тәрәзә янына омтылганнар...
“1961 елда мин 6нчы сыйныфта укый идем. Хор түгәрәгенә йөрдем һәм бу бәйрәм көнендә хорда җырладым. Директор Самуил Иванович чыгышыннан соң хор җырлый башлады. Кәефебез яхшы иде, шигырьләр укыдык, биедек. Һәм кинәт ике ишектән кара төтен һәм ялкын телләре үтеп керә башлады. Шунда ук бүлмә кызды һәм караңгылыкка чумды. Коточкыч тавыш күтәрелде, барысы да тәрәзәләргә ташланды. Мин хорда нәкъ тәрәзә янында басып тора идем. Хорга кушылып, авыл егете Иван Андреев уйный иде. Ул шунда ук тәрәзәне баян белән бәреп ватты. Мине арттан халык тәрәзә төбенә кысрыклады. Тиз генә тәрәзәгә менә алмадым, шулай да, тырыша торгач, тышка килеп төштем. Шунда ук диярлек тәрәзәләрдән ут бөтерелеп чыкты һәм бөтен нәрсә чатырдап яна башлады, ялкын бөтен мәктәпне ялмады”, – дип искә ала элекке укучы Тамара Михайлова.
Ялкын тиз арада бөтен бинага тарала, һәм анда калган балалар җимерелеп төшкән түбә астында калып һәлак була. Нигездә, өлкәнрәкләр котыла. Кечкенә балаларга эсселек һәм төтен аркасында янган мәктәптән чыгарга насыйп булмый. Шаһитлар күбрәк кешене коткарырга мөмкин булуы турында белдерә, тик директор Ярукин, беренче чиратта, мәктәп архивын коткарырга боера, чөнки анда мәктәп саткан авыл хуҗалыгы продукциясенең акчалары сакланган булган. Янгын сүндерүчеләр Эльбарыска соң гына килеп җиткән. Урындагы халык хатирәләре буенча, моңа куе томан сәбәпче булган.
“Минем йортым мәктәптән йөз метр ераклыкта иде. Һәм мин берни дә күрмәдем, бары атуга охшаш чатырдау гына ишеттем. Янгын урынына килдем. Бөтен мәктәп ялкын эчендә. Директор боерыгы буенча, безнең беренче мәҗбүри гамәлебез мәктәп архивын коткару иде. Хатын-кызларның: “Балалар яна!” дигән тавышларын ишеттек. Бинага кереп, коридор буйлап залга таба үрмәли башладык, тик кире чыктык, чөнки барысы да ут эчендә иде.
Искә алу бик авыр. Янгын сүндерелгәннән соң янган балаларны чыгара башладым. Аларны спорт мәйданчыгы янына тезеп салдык. Караңгы иде. Кич... Иртән генә йөз чалымнарыннан сеңлемне таный алдым. Һәр җирдә аналарның иңрәве яңгырап торды. Күп кенә ата-аналар балаларын таныды, ә кайберләре, бөтен тырышлыкларына карамастан, сабыйларын таба алмады. 6 ноябрь иртәсендә машиналарда табутлар кайтара башладылар. Шушы хәлдән соң авылда озак вакытлар балалар көлүе һәм күңел ачуы ишетелмәде, халык усалланды”, – дип искә ала янгын вакытында сеңлесен югалткан Владимир Андреев.
Кирәкмәгән хәбәрләр таралудан һәм халык ачуыннан качар өчен властьлар һәлак булганнарның барысын да туганнар кабер­легендә җирләргә карар итә. Партия түрәләре 7 ноябрь бәйрәме алдыннан эзләрне яшерергә ашыга. Авылда бу вакыйгага багышланган тантаналы митинг узарга тиеш була. Балаларның табутларын бер урында урнаштыралар һәм аларны милиция саклап тора. Ата-аналар нарасыйларының кайдарак ятуын да күрми кала.
Янгында өч яшьтән унбиш яшькә кадәр 106 бала һәм дүрт укытучы һәлак була. Өч гаилә берьюлы дүртәр баласын югалта. Менә янгында дүрт баласы янган Лидия Иванованың күр­сәтмәләре: “Мәктәпкә бәйрәмгә барыр алдыннан алар өйне җыештырды, сумкаларын пөхтә итеп җыеп куйдылар... Балалар кайтканчы кибеткә барырга булдым. Икмәк, балык, шикәр комы сатып алдым һәм өйгә кайтып киттем. Тыкрык янында елый-елый йөгергән балаларны күрдем. Алар кап-кара булган, канга батканнар. “Сезнең белән нәрсә булды?”– димен. “Мәктәп яна!” – диделәр. Мин өйгә йөгердем – балаларым юк. Кадала-мәтәлә мәктәпкә чаптым. Тирә-юньдә – елаган тавышлар, янган ис. Минем күз алдымда түбә ишелеп төште. Барысы да: “Балалар янды!”, – дип кычкыра. Мин өйгә йөгердем: бәлки минекеләр кайтып җиткәндер? Өйдә беркем дә юк. Янә мәктәп янына килдем. Башта янмый калган күлмәк кисәге буенча Люсяны, аннары үзем теккән эчке киеме кисәге буенча Коляны таптым. Толик белән Юрикны шунда ук табалмадым...”
Янгында берничә дистә кеше җитди тән җәрәхәтләре ала һәм аларны Чабаксар һәм Мәскәүгә дәваланырга җибәрәләр.
Урындагы халык хатирәләре буенча, мәктәп директоры Ярукин янгыннан соң ярсыган ата-аналардан урманга кача, тик аны табалар һәм вазыйфасыннан алалар, ә аннары сигез елга хөкем итәләр. Тик, ни өчендер, соңрак җәзаның срогын өч елга калдыралар. Фаҗигадә гаеп­ләнүче физик Иритков 10 елга хөкем ителә. Янгында аның авырлы хатыны һәлак булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул төрмәдә үз-үзенә кул салган...
Ул вакытта партия отчетында “җирләүдә һәлак булганнарның гаилә әгъзалары югары сәяси аңлылык, гражданлык батырлыгы һәм оешканлык күрсәтте”, – диелә. Гомумән алганда, КПССның өлкә комитеты, халыкның фетнә күтәрүеннән һәм фаҗиганең киң яңгыраш алуыннан котылып кала алдык, дип билгели. Шул ук вакытта документта, бөтен ил фаҗигадән тиешле нәтиҗәләр ясарга тиеш, диелә.
Әмма совет кешеләре “Америка тавышы” радиосы яңалыкларыннан коточкыч янгын турында белгән: “...Эльбарыс авылында коммунистлар балаларны яндырды”, – дип хәбәр итә радиостанция 5 ноябрьдә.
Фаҗигадән соң бер ел узгач, бу авылда кирпечтән төзелгән яңа мәктәп ачыла. СССР таркалганчы мәктәптәге куркыныч янгын КГБ тарафыннан яшерелә. 1991 елда гына властьлар фаҗига корбаннарын халык алдында искә алуны үткәрергә рөхсәт итә, ә 1994 елда авылда алар хөрмәтенә һәйкәл ачыла. Бу – ялкын чолгап алган бала сыны, аның өстендә карлыгачлар оча...

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: