Югалтулар... Кеше бу дөньяда яшәү дәверендә табышларга караганда югалтуларны күбрәк кичерәдер.
...Авылыма кайтып барам. Туган йортымның ничектер чүгеп калганлыгы, боегып, караңгыланып утырганы ерактан ук күренеп тора. Тиздән аның ялгызлыкта утыруына сигез ел була. Әнием исән чагындагы бәхетле мизгелләр күз алдына килә...
Урам башына керү белән, йөрәгемнең рәхәт сулкылдавын баса алмыйча, шатланып-очынып синең янга ашыгам, ә син мине колач җәеп, балкып торган тәрәзәләрең, тәрәзә төпләрендә шау чәчәктә утырган яран гөлләрең белән каршы ала идең. Шул гөлләр арасыннан, капка тавышын ишетү белән, тәрәзәгә ташланган газиз әниемнең көләч йөзе бер генә мизгелгә балкып китә.
Мин ишек төбенә килеп җитүгә, ул инде күтәрмәгә чыгып баскан була һәм, керфек очларына кунып та өлгергән күз яшьләрен тиз генә сыпырып, куанычын яшерә алмыйча, мине кочагына ала... Әнием чәйне яңартканчы, ихатада йөреп киләм. Әтием исән чакта мал-туар белән тулы булып, хәзер инде бушап калган, бары тик биш-алты тавык һәм бер әтәч карамагындагы абзарны урап чыгам, җимеш бакчасына керәм, ындыр ягына күз ташлыйм. Әтием исән чагында... Бүген нишләптер әтине юксыну хисе җанымны телә. Бу хис, мөгаен, туган йортымның хуҗасыз торуына йөрәгем әрнегәннәндер...
Ятим бала
кебек моңсуланып,
Туган йортым мине
каршылый.
“Ничек, кызым, хәлләр?” –
дип елмаеп,
Әти чыгар сыман ашыгып.
Ихатада ямьнәр таба
алмый,
Бакчаларга керәм, юксынып.
Чияләр дә, аны сагынгандай,
Ботакларын игән,
тын калып...
...Чия агачлары инде картаеп бара. Әтиемнең: “Бүздәк чиясе кебек үк булмаса да, үзеңнеке үз булыр әле”, – дия-дия утыртканы бүгенгедәй күз алдымда. Бик игелекле булды ул җимеш агачлары. Ниләр генә әзерләмәде алардан әнием! Кайнатмалар, компотлар, чияле майлар... Бүген дә чоланда бер чиләк чамасы киптерелгән чия саклана.
Менә ачык зәңгәр төскә буялган такта келәт. Аның күтәрмәсе инде тузып беткән. Җәйге эссе көннәрдә кичкырын анда бик җиләс һәм рәхәт була торган иде. Гаилә белән җыелып сөйләшеп-көлешеп утырулар бер дә исемнән чыкмый. Соңгы елларда әтием эштән бик арып кайта иде. Арымаслыкмыни! Чакмагыш – Уфа арасын утызлап пассажир төялгән автобуста иртәнге 4тән төнге 11гә кадәр ике мәртәбә урау бер дә җиңел булмагандыр. Эштән кайту белән, ул турыга өйгә кермичә, келәт күтәрмәсенә килеп утыра һәм салкын әйрән сорый иде. Ул чакта, бәлки яшьлегем белән искә алмаганмындыр. Әле аның талчыккан йөзен күз алдыма китерәм дә, соң чиккә җитеп арыганлыгын аңлыйм. Чире дә шул пенсиягә чыгар алдыннан ук башланган, күрәсең. Үз гомерендә бер генә прививка да эшләтмәгән, бер генә укол да кадатмаган, алтмыш яшьтә дә барлык тешләре исән булып, елмаеп җибәрсә, тирә-якны нурландырган әтием кинәт һәм нык авырып китте. Дәваханәләргә йөрүне, анда ятуны бик авыр кичерде. Бик тиз өметсезлеккә бирелде. Телефоннан хәл сорашып шалтыратканда, шаярыбрак: “Әти, ниләр майтарып ятасың?” – дигән сорауга: “Кызым, үлем көтеп ятам”, – дигән җавапны ишетү бик авыр иде. Хәле чыннан да начар булган икән. Энекәшләрнең төрле табибларга йөртүе дә, дәваханәләрдә ятып дәвалану да әтинең чирен җиңә алмады. Әниемнең телефоннан шалтыратып, елый-елый әтиемнең вафат булуы турында хәбәр итүе әле дә колак төбендә яңгырап тора... Шәхсән үземә генә кагылышлы хәсрәт-көенечләр юкка чыгып, кечерәеп калды, газиз кешеңне югалту кайгысы кара болыт булып гаиләбез күген каплап алды. Ихата-урамга җыелган озатучылар төркемен ерып, әтиемне мәңгелек йортка алып киттеләр... Әтиемнең вафаты – җирдә үлемнең барлыгына, аның котылгысыз икәнлегенә, әҗәл алдында бәндәнең көчсезлегенә ышандырган беренче авыр югалтуым булды...
Римма ГАЙНАНОВА.