

Хәзер балаларны үзләрен генә кибеткә дә җибәрмиләр. Җибәрсәләр дә, гадәттә, ата-ананың бала барып җиткәнме-юкмы, этләр таламаганмы, яман бәндәләр алып качмаганмы, егылып җәрәхәтләнмәгәнме, дип уйлап, ярты чәче агара.
Бүген мин үземнең балачактан язгы сәяхәтләрем турында язарга булдым. Алар бит – чын мәгънәсендә сәяхәт! Бер яктан, безнең ата-аналар, бәлки, бераз җавапсызрак та булгандыр, кем белә... Бәлки, без үзебез дә бүгенге балаларга караганда шуграк булганбыздыр. Ничек кенә булса да, безнең балачак, бүгенгеләрнеке белән чагыштырганда, кызыграк һәм истә калырлык булган. Бүген язны сагынып, шул мизгелләрне барлыйк әле.
Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә,
Сәхраләрдә йомшак сәба җиле исә;
Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә,
Үткән гомер бер-бер искәтөшә имди.
(“Яз галәмәтләре”, Габдулла Тукай)
Яз – үзе бер күркәм вакыт. Бу ел фасылы җитеп, кояш кыздыра башлау белән кәеф күтәрелә, күрше бабай сүзләре белән әйтсәк – яшиселәр килә башлый! Балалар өчен аерым куаныч ул. Ниләр генә эшләмисең язын: җепшек кардан окоплар яисә өйләр төзе; шул карны йомарлап, яшьтәшләргә каршы “сугыш” башла; кәгазь кораблар яисә гади бөкеләр белән ерганакларда ярышлар үткәр; бөре җыеп сат, каен суына бар... Бигрәк күп шөгыль.
Язлар җитте, карлар эри башладылар,
Толыплылар толыпларын ташладылар;
Киемсезләр иркен йөри башладылар,
Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.
(“Яз галәмәтләре”, Габдулла Тукай)
Толыплар-туннар минеке дә салып ташланды инде... Беренче май бәйрәме. Безгә, кечкенә сабыйларга, ул “Мир. Труд. Май” түгел, ә “Урман. Дуслар. Азык” иде. Туганнар һәм якыннар белән җыелышып, урманга киттек. Күңел ачтык, ашадык-эчтек (чәй эчтек), таудан йомырка тәгәрәттек (шундый уенмы, йоламы бар иде), каен суы җыйдык, уйнадык.
Азык ашалып беткәч, уеннар уйналгач, нишләргә тагын? Су керергә? Урман янында күл бар. Язгы кояш тәэсире астында бозлы күлдән пар күтәрелә. Суы да алай суык түгел кебек. Чишенеп керәбез һәм бер-беребезгә чәчрәтеп уйный башлыйбыз. Чәчрәтү генә җитми, чумарга кирәк! Ә нигә? Телевизорда христиан дине тотучыларның – кышын бәкеләргә чумганын; башкаларның мунчадан чыгып, карга сикергәнен, кышын тышта чиләктән су коенганнарын күрсәтәләр бит!
Исемдә, мин дусларым арасында иң кечкенәсе идем. Шул сәбәплеме, никтер, суга чумасы бик килми иде. Ләкин өлкәннәр чумып, бозлы суда рәхәтләнеп көлеп-шаяра башлагач, минем дә аларга кушылырга теләк туды. Никадәр суык булгандыр, анысы истә түгел. Истә шунысы – икенче көнне мин “яшелчә”гә әйләндем: тора алмыйм, сөйләшә алмыйм. Ләкин бу хәл миңа әнигә кичә булганнар хакында әләкләп, тылсымлы бер порция “имләү” алырга комачауламады. Өлкәннәргә дә ул көнне шәп эләкте, чөнки бозлы суда су коенганнардан чирләүче мин генә идем.
Каткан, туңган агачларны хәзер кара:
һәрбересе яшәрешеп яфрак яра;
Бу урманнар бакча булыр бара-бара,
Һәр агачта сандугачлар сайрар имди.
(“Яз галәмәтләре”, Габдулла Тукай)
Агачлар яшәрешеп яфрак ярганчы, капкач кебек каты язгы кар астыннан беренче умырзаялар чыкканчы кыска гына бер вакыт аралыгында каен суы алып кала торган мизгел була. Шул мизгелне эләктереп калыр өчен без кар эри башлау белән балталарны һәм төребкә-савытларны әзер тота идек. Каен суына барганда балта белән шаярмаска, сак булырга, каеннарны үзебездән соң туфрак белән “ямап” куярга хәтта мәктәптә дә киңәш итәләр иде. Ул киңәшләр бала чакта бер колактан кереп, икенчесеннән чыкса да, мәңгегә хәтердә калган.
Сыйныфташым белән каен суына киттек. Ничәнче сыйныфта укыганыбыз истә түгел инде. Ләкин язын су кереп чирләгән маҗарадан соң, күп булса, 2-3 ел узгандыр инде. Һәрберебез матур гына яшь каен табып, чабып, аннан ургылып чыккан каен суына сөендек. Шулай була: шифалы һәм тәмле каен суын туйганчы әүвәл үзең эчәсең, соңрак савытка җыя башлыйсың.
Каен суы эчеп, урман буенда уйнап-йөгереп арыгач, савытны килеп тикшерәсең. Егылмаган-түгелмәгән булса, тагын бер-ике йотым күтәреп эчсәң дә була. Алга таба тагын урман буена яисә урманнан аккан ташлавык суда уйнарга чабасың.
Ул көнне иптәшем белән озак уйнадык, каен суын күп эчтек, шуңа савытлар бер дә тула алмады. Кич җитә башлады, кайтырга булдык. Урманнан чыгып, бер-ике чакрым узгач, дустымның балтасы урманда калганлыгы ачыкланды. Аңа – балта артыннан кире барырга, ә миңа өйгә кайтырга карар иттек.
Ярты сәгатьтә кайтып җиттем дә урман ягына күз салдым: дустым юк. Ничек инде? Ул бит миннән күпкә артта калмаска тиеш иде. Борчыла башладым, башка әллә нинди уйлар килә. Ә бит урманнан агып чыккан язгы гөрелте, урман читендә авыл елгасы белән кушылып, зур һәм куркыныч ташкынга әверелә: үзе тиз ага, үзе пычрак. Шунда төшеп китеп, батып үлде микән? Бүре-аюлар тотып ашадымы икән? Балтасын тапмыйча, әтисеннән шелтә алырга куркып, әле булса эзләп йөриме икән? Адаштымы әллә?
Борчылып, өйгә дә кермичә урманга сузылган юлны карап торам. Өшегәч, өйгә кереп җылынам да кире чыгам. Дустымның әти-әнисе шалтыратса, ни әйтергә дә белмим! Кич үтте, дустымның кайтканын күрмәдем, берсе дә аны эзләп шалтыратмады да. Борчылып, куркып, икенче көнне мәктәпкә бардым. Башка сыйныфташлар бар, теге “үрдәк” юк. Булды бу, хәзер милиция хезмәткәрләре кереп, “Син кичә дус-тың белән урманга баргансың, ташлап калдыргансың. Балтасын эзләгәндә ул адашкан, аны бүре һәм аюлар куган. Ул, алардан котылырга теләп, елгага сикергән һәм батып үлгән” яисә шундыйрак сүз сөйләрләр кебек иде. Мондый уйлардан кечкенә баланың кан басымы пенсионер бабайныкы кебек күтәрелгәндер, билләһи! Шулай уйга-кайгыга батып утырганда килеп керде дустым. “Син кайда булдың кичә?!” дигән сорауга ул: “Урманда абыйларны очраттым, алар да каен суы җыярга килгән иде, алар белән калдым”, – диде ул...
Җиде кат боз астындин чыгар бака,
Баткакларга, балчыкларга бата-бата;
Куе камыш арасындин бака-бака:
“Бака-кака, бака-кака”, — диер имди.
(“Яз галәмәтләре”, Габдулла Тукай)
Кар астыннан чәчәкләр генә түгел, ә барлык әйбер дә килеп чыга. Нәрсә генә чыкса да – яз матур! Урманнан чыккан зур-зур яисә урамда аккан кечкенә гөрләвекләр чишмә суы кебек чиста күренә. Шул язгы суны үз эченә суырып алып, каеннар шундый тәмле һәм искиткеч каен суы барлыкка китерә!
Картәнинең дә каен суы татып карыйсы килгәндер, ахры. Урманга баруымның берсендә минем 5-10 литрлы савытларым янына үзенең кечкенә савытын өстәп: “Улым, миңа да алып кайт әле”, – дигән иде.
Ул вакытта каен суы җыюны җайга салдым: савытларны иртән илтеп куеп, кичен тулгач барып ала идем. Ләкин ул кичтә савытларым тулмаган иде, барысы да егылып, агач янында тәгәрәшеп яталар иде. Бу хәлнең очраклы булмавын һәм берәр бала-чаганың явыз шаяруы булуын аңладым. Ләкин өйгә буш кайтасы килмәде. Нишләргә? Кояш байый, кич җитә. Кечкенә баланың башына урманда аккан кар суын тутырып, картәнигә кайтарып бирүдән башка уй килмәде. Габдулла Тукай язганча – бакасы булгандырмы, бозы булгандырмы, инде... карап торышка чиста кебек иде, хәтта үзем дә татып карадым – каен суы кебек үк тәмле!
Картәнием исә, шул ерганак суын кайтарып биргәч, әле озак-озак рәхмәтләр укыды, башкаларга минем хакта горурланып сөйләде. Сүз уңаеннан: ул кар суыннан чирләмәде һәм бу шаянлыктан соң бик озын һәм матур гомер яшәде.
Роберт ВӘЛИЕВ.