+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 апрель , 11:35

Сынауларда сынмаган

Балтач районының Түбән Сикияз авылында Әләм Сәләховны укучылары, авылдашлары олы хөрмәт белән искә ала. Әләм Сәләхов – безнең тарих укытучысы. Түбән Сикияз урта мәктәбендә 1973 елда 10 “А” чыгарылыш сыйныфында сыйныф җитәкчебез булды. Искиткеч тирән белемле, тормышка гашыйк, дәресләрне илдәге вакыйгаларга, яшәешебезгә бәйләп аңлата иде. Аның кебек матур язуны яшәеш елларында күргәнем булмады. Без мәктәпне тәмамлаган елларда укучыларга характеристика бирә торган тәртип булды. Бу бәяләмә югары уку йортына укырга кергәндә кирәк иде. Әләм Җәмил улының матур хәрефләр белән тезеп язылган уңай эчтәлекле характеристиканы өеннән барып алуымны бүгенгедәй хәтерлим. Аның игелегенә гомер буе рәхмәтлемен. Ул безгә дөрес яшәргә юнәлеш бирде. Ул елда мәктәп тәмамлаган барлык укучылар тормышта намуслы хезмәт салып яшәде. Узган 50 ел — шуңа дәлил.

Сынауларда сынмаган
Сынауларда сынмаган
Әләм Җәмил улының тормыш юлы ил тарихына бәйле. Ул 1935 елның 5 февралендә Кушнаренко районының Югары Сәет авылында күпбалалы гаиләдә якты дөньяга килә. Әтиләре Беренче Бөтендөнья сугышыннан каты яраланып кайткан кеше була. Ике яшендә ятим, әтисез кала. Әнисе Хәерниса белән, тормыш авырлыгыннан бераз булса да арынып булмас микән, дигән нияттән гаиләләре белән Уфага күченәләр. Монда да аларны җиңел тормыш көтми. Әниләре Затон бистәсендә йөк төяүче булып эшли башлый.

Иң өлкән абыйлары Хәсән — 1923 елгы. 1940 елда Хәсән әнисе, ике сеңлесе, энесе Әләм белән Балтач районының Яңа Балтач авылына күченәләр.

Хәсәнне бу авылга, яшь булуына карамастан, укытучы итеп эшкә җибәрәләр, чөнки ул елларда укытучылар җитешми. Хәсән Бөек Ватан сугышында катнаша. Десантчы булып хезмәт итә, 33 тапкыр дошман тылына задание үтәргә бара. Новгород шәһәре янында 9 кешедән торган төркемне парашют белән задание үтәргә ташлыйлар. Бу юлы алар дошман гаскәрләренең штабын басып алып, бик кирәкле документларны кулга төшерәләр. Моның өчен Хәсән медальгә лаек була.

Хәсән сугыш тәмамлангач, Яңа Балтач авылына кайта. 1946 елда Түбән Сикияз авылына күченәләр. Ул укытучылык эшен дәвам итә.

Бу елда Әләм абый укырга керә, 1950 елда — җидееллык Түбән Сикияз мәктәбен,1953 елда Иске Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1954 елда Уфа нефть-техник училищесына укырга кереп, оператор һөнәрен үзләштерә. 1955 елда хәрби хезмәткә алына, Төркмәнстанда танк училищесын тәмамлый. Аннары 1959 елның декабренә кадәр Сахалинда хезмәт итә.

Хәрби бурычын үтәп кайткач, 1960 елда Башкорт дәүләт универ­ситетының тарих факультетына укырга керә. Югары уку йортын 1965 елда тәмамлый. Шуннан бирле, ягъни 2003 елга кадәр ул балаларга тарих фәне буенча белем бирә. Педагогик хезмәт стажы 43 ел тәшкил итә, ә гомум стажы — 50 ел. Башкортстанда беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышы музее оештыра, бихисап экспонатлар туплый. Ул музей бүген дә эшли, яшь буынга, укучыларга патриотик тәрбия бирүгә хезмәт итә.

Әләм Җәмил улы авыл тарихын да яза. 1972 елда Түбән Сикияз мәктәбендә районда беренчеләрдән булып кабинет системасы кертелә. Бу вакыйга республикада зур резонанс ала, Мәгариф министрлыгы тарафыннан аңа югары бәһа бирелә. Бу эштә Әләм Җәмил улының өлеше зур була.

Шәхси тормыш үз кануннары белән алга бара. Яңа Балтач авылыннан Фәнүзә исемле кызга өйләнә. Уллары Тәбрис туа, киләчәктә ул рәссам була. Ләкин язмышы шулай язылган булгандыр, бераздан Әләм абый тормышын Аскын районының Чишмә-Үрәкәй авылыннан икенчегә Фәнүзә исемле кыз белән бәйли. Бер малайга, өч кызга гомер бирәләр, аларны зур тормыш юлына чыгаралар. Кызлары Фәйрүзә фармацевтлар әзерли торган училищедан соң педагогия университетын тәмамлый, Благовар районында яши. Гөлүзә Уфада нефть институтында белем ала.
 
Фларида юридик университетны тәмамлый, әлеге көндә Балтач районы судында уңышлы эшли. Уллары Рамил, педагогия университетын тәмамлап, әлеге көндә Нефтекама шәһәрендә эчке эшләр органнарында хезмәт итә, майор.

Фәнүзә апа хат ташучы булып эшләде, озак еллар, “Сигнал” колхозында алдынгы терлекче булып хезмәт итте. Тормышны, кешеләрне яратуы белән аерылып торды. Җор телле, ипле холыклы иде. Әйтергә кирәк, Фәнүзә апа Әләм абыйга зур терәк булды.

Әләм абый 2017 елның февралендә — туган көненә бер көн калганда якты дөнья белән хушлашты, Фәнүзә апа исә 2021 елда 80 яше тулганда вафат булды.

Әләм абый укыткан еллар вакыт үтү белән ныграк искә төшә. Безгә дәресләр биргәндә, армия сафларында хезмәт иткәннәрен еш кына исенә төшереп, мисаллар китерә иде. Шундый чакларда аның күзләрендә тирән кичерешләр чагыла, күпчелек очракта бер ноктага карап сөйләр иде. Билгеле, без яшьлек белән аның кичерешләрен тулысынча аңлап бетерә алмаганбыз. Биш елга якын туган яктан еракта хезмәт итү җиңелдән булмагандыр. Бәлки, аның бала чагындагы авыр киче­решләрне безгә сөйлисе килгәндер...

Бу гаилә тарихына, аларның тормыш юлына җентекләп тукталу очраклы түгел, аларның күпчелеге — сугыш чоры балалары. Алар ятим­леккә, чит җирләргә күченүгә, тормыш авырлыкларына биреш­мәгән. Сугыш уты көйдергән балачакларын әрнеп искә алсалар да, ул чакта башларын имәгәннар, яшәргә көч тапканнар, лаеклы кешеләр булып үскәннәр, тормыш юлларын горур үткәннәр, балаларын җәмгыяте­безнең ышаныч­лы алмашчылары итеп үстергәннәр.

Тормыш юлын горур үтеп, югары уку йортында белем алып, үз һөнәреннән, тормышыннан, гаилә­сеннән зур шатлык, ямь табып яшәде Әләм абый. Безнең Түбән Сикияз авылын, табигатен, кешеләрен яратып, ихтирам итеп гомер кичерде. Олыгайгач та балык кармакларга йөрде. Билгеле, бу шөгыле җанына тынычлык табу, табигать белән берләшү ысулы булгандыр. Бүген без — үзебез дә тормыш юлларын үткән кешеләр. Ләкин һаман укытучыларыбызны юксынабыз, зур ихтирам белән искә алабыз.

Рифат САФИН,
Балтач районы Ветераннар советы рәисе.
Балтач районы.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: