+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 июль , 14:50

Кызыл туфлиләр

Фирүзә аягындагы туфлиләрдән күзен ала алмады.—Аһ, ничек уңайлы! Барысы да мин теләгәнчә: үкчәсе артык биек тә, артык нечкә дә түгел. Ә каешының матурлыгы! Халит, кара әле, ничек килешә! — хатын ире янында атлап күрсәтте.Халит тартмадан туфлиләрнең бәясен күреп, сызгырып куйды.

Кызыл туфлиләр
Кызыл туфлиләр

—Син кая җыендың мондый кызыл туфлиләр белән? Бәрәңге бакчасынамы, тавыкларың янынамы? — ир киштәдән үкчәсез, уңайлы һәм кыйммәт булмаган аяк киемнәрен алды. — Менә сиңа нинди кирәк!
Кызыл туфлиләр кибеттә калды. Ләкин Фирүзәнең күңелен кузгатып җибәрде алар, хатирәләрне яңартты.
Китапханәчеләр техникумын тәмамлап, диплом алып чыкканда аның аягында шундайрак туфлиләр иде. Җилфердәп торган кызыл бөрчекле ак күлмәге белән бергә бигрәк килешә иде алар. Халитнең сокланулы карашлары әле дә хәтерендә...

—Шулкадәр ошаткач, нигә алмадың? Әнә Халиткә яхшы аяк киеме алгансыз бит! — дип шелтәләде аны кунакка кергән күршесе, ахирәте Сания.
—Ул бит көн саен район үзәгенә йөреп эшли. Ә мин авылда... Чынлап та, кая киям инде мин аларны...
—Уф, гомерең үтте шул Халитеңне яклап... Ә ул синең кадереңне беләме соң? Хәтта сулга йөргәнен белгәч тә гафу иттең...
—Иттем... Ничек яшим мин ансыз? Инде кырыкны уздым... Ирләр бу яшьтә бер юләрләнеп ала инде ул. Үзе дә мине ташламый бит. Хәтта балаларыбыз булмаса да...
—Ә нигә ташласын ул сине? Шулкадәр уңайлы, рәхәт тормыштан кемнең китәсе килсен? Аның өчен өзелеп торасың, өстен-башын ялт иттереп карыйсың, көн саен тәмле сыең әзер. Хет бер тапкыр юри генә каршы дәшеп, тавыш чыгарып карар идең!
—Мин тавыш чыгара торган кешеме соң, Сания...
—Их, син бит шундый укымышлы, белемле... Укуыңны дәвам итәр, шәһәрнең иң яхшы китапханәсендә эшкә калыр урынга шушында кайттың...

Сания белән Фирүзә еш кына шулай сөйләшеп утыра. Гадәттә Сания шелтәли дустын, усалрак, кыюрак булырга өнди, Фирүзә тыңлый. Ләкин бернәрсә дә үзгәрми. Тормыш үз агымы белән дәвам итә.
Иртән тору белән Фирүзә эшкә тотына. Кош-кортын, бакчасын карый, Халит яраткан ризыклар әзерли, өен ялт итеп тота. Кечкенә авыл китапханәсе эшен дә яхшы итеп алып бара. Ә Халит өйдә сирәк кунак. Аеруча соңгы елларда. Эше күплеккә сылтана ул...

Ләкин теге кызыл туфлиләр Фирүзәне күнегелгән тормыш ритмыннан чыгарып җибәргәндәй булды. Берничә көн инде аның бакчасына да әллә ни күңеле төшми. Юкса баш күтәрми бакчада эшләү әллә ни уйланырга вакыт калдырмый иде. Ә бу көннәрдә ул рәхәтләнеп уйларына бирелеп йөри. Әйтерсең, күңелдәге каты итеп кысып куелган ниндидер шөрепне бушатып җибәрделәр.
Бүген хәтта шкафны ачып, күлмәкләрен алып карарга булды һәм моңсу елмаеп куйды. Күптән киелмәгән, модадан чыккан күлмәкләр... Хатын көзге янына килеп, үзенә бакты. Ак чәчләре юк диярлек. Җыерчыклары да бик сизелми әле. Буй сыны да начар түгел. Бары тик кулбашларны арткарак ташлап, тураебрак бассаң һәм йөздәге арыганлык, моңсулык төсмерләрен бетерсәң...

Кинәт Фирүзә бер карарга килеп, тиз генә җыенды да, район үзәгенә китә торган автобуска ашыкты.
Аяк киемнәре кибетенә якынлашканда йөрәк тибеше ешайгандай булды. “Алмаган гына булсыннар иде минем туфлиләрне!” — дип уйлады ул. Ләкин шунда кибет яныннан үтеп барган парга игътибар итте. Бер гүзәл хатын-кызны биленнән кочаклап, көлә-көлә китеп барган ир — аның Халите иде.
Кибеткә кермәде Фирүзә. Кайтырга ашыкты. Ә кайтып керү белән чемоданын тартып чыгарды.

—Кая барасың болай уйламыча-нитмичә? Хәтта сөйләшеп тә тормыйсыңмы Халит белән? — дип шаккаты ахирәте Сания.
—Борчылма, дустым. Мин югалмам. Бүген мин үземдә ниндидер элек булмаган көч, тәвәккәллек тоям, — дип гаҗәпләнедерүен дәвам итте Фирүзә. — Бу карарны, ниһаять, кабул иткәнемә үзем дә шатмын!
—Гаҗәәәп... — дип сузды Сания. — Әйтерсең Халитеңнең фәрештә түгел икәнен бүген генә белдең... Кем иде соң аның янындагы хатын-кыз?
—Аның кем булуы мөһим түгел. Иң мөһиме — аның аякларында мин яраткан кызыл туфлиләр иде...

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: