-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 октябрь , 11:05

“Мәрткә” киткәнмен...”

Яки “мич астында яшерелгән” алтынның сере нидә?  

“Мәрткә” киткәнмен...”
“Мәрткә” киткәнмен...”

“Җиһания, син ышанасыңмы, юкмы, анысы миңа мөһим түгел, әмма шуны бел – безнең мич астында бик зур алтын ята. Син мичкә кызу ягып, аны эретә күрмә, алтын әрәм булмасын”, – диде инде ничә көн айный алмыйча саташып йөргән Гайфулла хатынына.

Гайфулла 1917 елда көнбатыш районнарның берсендә дөньяга килә. Әти-әнисе – ярлы крестьяннар иде. Бә­ләкәй генә читән өйдә яшиләр. Гайфулла кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсә. Кул арасына керә башлауга ук әтисе аны агач эшенә өйрәтә. Ә инде егет корына җиткәндә ул авылдагы бал­та осталарының берсе булып таныла.
Илдә колхозлашу чоры башлана. Әти-әнисе беренчеләрдән булып күмәк хуҗалыкка керә. Гайфулла яңа оешкан колхозда төзүчеләр бригадасына эшкә алына. 1939 ел азагында өйләренә килен төшерә. Яшь гаилә күрше авылдан җир алып, шунда бәләкәй генә өй салып, башка чыга.


Хатыны Җиһания бик уңган, эшчән була. Ул әтисез үскән, әнисенә ярдәмләшеп бөтен эшне өйрәнгән була.
Гаилә шатлыгы булып 1941 елның гыйнварында кызлары туа. Аңа Алия дип исем кушалар. Инде шатланып кына яшибез дигәндә – сугыш башлана.
Сугыш башлану белән үк Гайфулланы фронтка алалар. Көз айларында Гайфулла хезмәт иткән часть чигенә. Смоленск яныннан Мәскәүгә якынлашалар. Башкалабыз өчен барган каты бәрелешләрдә катнаша ул. Аннары, дошманны кыйратып, Польша җир­ләренә кадәр барып җитә.


Шулай бер алышта Гайфулла каты яралана. Сул кулы терсәгеннән чәр­дәкләнә, аягы да җәрәхәтләнә. Үзе контузия ала. Госпитальдә бик озак дәвалана. Соңыннан аны сугышка яраксыз, дип, өенә кайтарып җибәрәләр. Бу 1945 елның март ае була. Өйгә кайтканда Гайфулланың тәртибе бик нык үзгәргән була. Тиз кызып китә, үзенең сүзен яклый алмаса, баш өянәге тотып, аңын югалтып егыла торган була.
Өендә бераз хәл алгач, колхозда җиңел эшкә чыга. Вакыт табып, ятим калган хатыннарга йорт-кураларын тәртипкә китерергә ярдәм итә. Бу эш өчен, әлбәттә, акча сорамый, бер-ике стакан әче балга да риза була. Хәмер, әлбәттә, үзенең мәкерле эшен эшли. Гайфулла эчкесез тора алмый башлый.


Шулай бер көнне аның яшьтәше сугыштан кайтып төшә. Бу вакыйганы, әлбәттә, бик матур итеп “юа”лар. Айнып бетәр-бетмәстән, күршесе аны өмәгә дәшә. Өмәдән соң да сый бик мул була. Өенә бик соң кайткан Гайфулла төн буе саташа. Иртән айныган кебек күренсә дә, кеше танымаслык хәлдә була. Хәтта хатынының исемен дә оныта.
Башка төнне дә йоклый алмый: саташа, өйдән чыгып китеп кайдадыр йөри, я сарай башына, я өй кыегына менеп салам туздыра.


“Нәрсә эзлисең анда?!” – дип сорагач, Җиһаниягә: “Мине немецлар атарга килә, шулардан качып окоп казыйм”, – ди.
Шулай ике көн үтеп китә. Гайфулла һаман акылына килә алмый. Ә өченче көнне иртән ул хатынына: “Җиһания, безнең мич астында бик зур алтын кисәге бар, мичне сүтеп, аны алырга кирәк. Бүген мичкә якма, алтын эреп әрәм булыр”, – ди.
Җиһания аның бу саташуына игътибар итми, исерек иреннән туеп, авылда яшәгән җиңгәсе янына китә. Ә кич кайтып керсә – мич сүтелгән, балалар өшеп утыра, ә Гайфулла: “Җиһания, ишекне яп, алтын эреп шул якка ага башлады бит”, – дип кычкыра.
Бары дүрт көн үткәч кенә акылына килә ул. Авыл халкы аның шулай “алкоголь горячкасы” белән авырганын белә, әлбәттә. Иртәгәсен сәрхүш авылга чыгып, очраган бер кешегә: “Мәрткә киткәнмен”, – дип уйдырмалар сөйләп йөри.


Нәрсә соң ул “мәрт”кә китү? Медицина телендә ул “летаргический сон” дип атала. Бу чир белән авырган кеше берничә көннән алып, берничә елга кадәр уянмыйча йокларга мөмкин. Иң озак йокы кичергән Англиядәге хатын 17 ел йоклаган. Йокы вакытында берничә авыру да үткәргән. Йокысыннан уянганда, унҗиде ел элек нинди булса, шулай калган, һич картаймаган!
Авыл халкы ышандымы соң мәңге исерек Гайфулланың “мәрттә” булуына? Юк, әлбәттә!
Еллар үтә торды. Гайфулла да күрше авылга, әтисенең өенә күчте. Йортны яңартып салды, түбәсен да салам белән түгел, ә такта белән япты. Тик шул елларда аңа авыр кайгы кичерергә туры килде: бишенче сыйныфта укып йөргән олы улы Камил кинәт кенә авырып вафат булды. Шул кайгыдан Гайфулла тагын эчүгә сабышты.
Бервакыт ул күршесенә мич салып бирә. Әлбәттә, кирпеч салган саен бер рюмка йотып. Күршесе ерак авыллар­ның берсендә табиб булып эшли. Бер ялда кичке якта аңа йөгереп Гайфулла килеп керә. “Үтермә, тап бер рюмка, төнлә йоклый алмыйча, башымны керосин белән уып чыгам”, – ди.


Күршесе башта Гайфулланы эчмәскә үгетли, бернинди нәтиҗә дә булмагач, сораганын бирә, әлбәттә.
Икенче көнне кичен күршесенә төсе качкан Җиһания йөгереп керә: “Гайфулла абзыең мунча ишеге алдында асылынган, барып кара әле, бәлки, үлмәгәндер”, – дип елап җибәрә.
Ләкин Гайфулланы тормышка кайтарып булмый инде...
Аракы. Кемнәрне генә юлдан яздырмады ул әшәке агу?! Зур дәрәҗәле кешеләр дә, гади авыл кешеләре дә еш кына аның колына әйләнә, ә бу бик аяныч тәмамлана, әлбәттә!

Фуат Мусин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: