Бишбүләк районының Елбулактамак авылында яшәүче 73 яшьлек Гөлчәчәк Рәшит кызы белән 76 яшьлек Марат Нурис улы Ихсановларның зур, күркәм йортларына аяк баскач та, биредә мәктәп яшендәге дүрт малай тәрбияләнүенә ышанмыйча да тордык. Гадәттә, малайлар гына үскән өйдә пөхтәлек җитеп бетми. Бу якты, иркен йортта чүп түгел, тузан бөртеге дә төшермәгән оныклар бүген картәти белән картәнинең юанычы да, ярдәмчесе дә. Ярты ел элек кенә әниләрен югалткан, әтиләре бер елдан артык инде махсус хәрби операциядә булган балаларга, картәти белән картәни кулдан килгәнчә ятимлек ачысын сиздермәскә тырыша...
Икесе дә Елбулактамак авылында туып-үскән Гөлчәчәк белән Марат бик яшьли кавыша. Армиядә хезмәт иткән вакытта ялга кайткан егет 18 яшьлек кызга тәкъдим ясый. Мәктәп елларыннан бер-берсен ошатып йөргән яшьләргә беркем дә каршы килми, әлбәттә. Никах укытып, алар гаилә кора. Гөлчәчәк сөйгәнен кире армиягә озаткач та фермага сыер савучы булып эшкә чыга. Әле үсмерлек чорыннан чыгып та өлгермәгән кызга өлкән яшьтәге апалар белән сыер саву җиңел булмый, әлбәттә. Ләкин эшкә уңган, чәмле, тырыш Гөлчәчәк арыганын да, авыр булуын да сиздерми, җиң сызганып эшли ул. Кызның тырышлыгын күрепме, күп тә үтми аны авыл Советы идарәсенә эшкә алалар. Гел алга омтылучан кыз читтән торып Йоматау авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Марат армиядән кайткач, яшьләр авылда йорт салып керә. “Булган кешенең көрәге утын кисә”, дип юкка әйтмиләр икән. Ә менә ике уңган бергә туры килсә, дөньялары гөлгә күмелә.
Җиде яшеннән руль артына утырып, машина йөртә башлаган Марат Нурис улы гомере буена шофер булып эшли. Гөлчәчәк ханым М. Гафури исемендәге колхозда – 22 ел бухгалтер, Елбулактамак авыл Советы идарәсендә – 10 ел белгеч, Ает авылында шәхси ит комбинатында 6 ел баш бухгалтер булып хәзмәт сала. Үз һөнәрен яратып, җиренә җиткереп башкарган белгеч хаклы ялга чыккач та берничә ел эшләвен дәвам итә әле.
Ихсановларның бердәнбер кызлары Лилия әти-әни назына төренеп, мул тормыш көткән бердәм, тату гаиләдә тәрбияләнә. Кияүгә чыгып, картәти белән картәнигә дүрт онык сөю бәхете бүләк итә. Аның иң якын кешеләре – әтисе белән әнисе малайларын тәрбияләшергә дә, авыр вакытларында терәк булырга да өзелеп тора. Ни аяныч, дүрт баласын ятим калдырып, Лилияләре 38 яшендә гүр иясе була.
– Оныкларыбыз бәләкәйдән гел безнең янда булды, бик яратабыз үзләрен, кулдан килгәнчә ярдәм итеп тордык. Әтиләре махсус хәрби операциягә киткәнгә бер елдан артты инде. Кызыбыз мәрхүм булгач, балаларны үзебезгә тәрбиягә алдык. Картәтиләре өй эченнән бер баланы да читкә чыгарып җибәрмим, диде. Малайлар бик акыллы, эшләп үсәләр, нинди генә эш кушсаң да, йөгереп торалар. Бергәләп бакча үстерәбез, бәрәңге утыртканда да, күмгәндә дә, алганда да оныкларым алдан эшкә тотына. Малайларның һәркайсы пөхтәлек ярата, иртән урыннарын җыештырып куялар. Идәнне суыртып, тузаннарны сөртеп, өйне ялт итеп җыештырып чыгалар, – ди картәниләре.
Иң өлкәне – Алмазга 14 яшь, ул укуга шәп, компьютерны яхшы белә. Теләге – үскәч программист булу. 12 яшьлек Илназ техникага мөкиббән, кулына эләккән һәр нәрсәне төзәтеп бирә. Бик җитез, үткер, ут малай үзе. Ихатадагы электр скутерын “һә” дигәнче сүтеп җыя ул. Ә менә 11 яшьлек энекәше Газиз, киресенчә, бик тыныч холыклы, сабыр, артык эндәшеп бармас. Картәнисе аны төгәл сүзле малай, ди. Ул мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый, язуы да бик матур икән. Кече туганнары Тимурга 10 яшь тулган, ул да укуга бик җитди карый. Аның иң яраткан дәресе – математика, төгәл фәннәрдән көчле, диләр аны.
Картәтиләрен дә бик ярата малайлар, җәйләрен бергәләп балыкка йөриләр. Аның машинада базарга алып баруын көтеп кенә торалар.
Киң күңелле картәти белән картәни оныкларына матур киемнәргә дә, кирәк-яракка да, тәмле ризыкларга да акча кызганмый.
– Хөкүмәткә бик рәхмәтлебез, балаларны тәрбияле үстерергә акчалата ярдәм килеп тора. Киемгә дә, азык-төлеген, итен, сөтен сатып алырга да акча җитә. Оныкларымның киләчәген уйлап, бераз “запас” та җыйгалап барам. Аларны укытасы, кеше итәсе дә бар бит әле. Әтиләре дә улларын хәстәрли, уку елы алдыннан киемнәр алырга дип, акча җибәрде. Кияүне балалар бик сагына, бөтенләйгә кайтыр дип көтәләр, – ди кайгыртучан картәниләре.
Әлбәттә, өлкән яшьтәге кешеләргә берсеннән-берсе кечерәк дүрт малайны тәрбияләү җиңел түгелдер. Тик Гөлчәчәк һәм Марат Ихсановлар бер дә зарланмый. Алар балаларны ихлас яратып, эшкә өйрәтеп, яхшы тәрбия биреп үстерә. Картәти белән картәни тәрбиясе алып үскән малайлар киләчәктә үз юлларын табып, булдыклы, тырыш, акыллы егетләр булырлар дип ышанасы килә.
Динар Кәлимуллин фотосы.