Хис-тойгыларым йөземә бәреп чыкты, күрәсең, ул минем белән үзе сөйләшә башлады. Башта дорфарак, соңыннан, саф һавага чыгып, эскәмиягә утыргач, ачылып китеп, барлык әрнүләрен, тормышын да сөйләп ташлады. Аның белән әңгәмәне язып чыгарга теләвемне әйткәч, каршы килмәде, бары тик чын исемен һәм кайда яшәвен күрсәтмәүне үтенде.
— Сүзне балачактан башлыйк әле. Нинди гаиләдә үстегез, кайларда укыдыгыз?
— Район үзәгендә, матур, тормышыбыз җитеш гаиләдә бердәнбер бала булып, сөелеп-иркәләнеп үстем. Әнием – шәфкать туташы, әтием водитель иде. Мәктәптә яхшы укыдым, музыка мәктәбен дә уңышлы тәмамладым. Педагогия институтына да бик җиңел укырга кердем.
— Гафу итегез, “яшел елан” белән дуслык кайчанрак башланды соң?..
— Хәмер белән танышу студент елларында, өченче курста укыганда булды. Ышанмассыз, мин үзебез укыган төркемдә, юк, бәлки, факультетта иң тәртипле, тыйнак, хәмер һәм тәмәкегә бер тапкыр да үрелеп карамаган кыз идем. Юкса, сыйныфташ кызлар мәктәптә укыганда ук алар белән таныш иде инде. Студент булгач та тулай торактагы бүлмәдәш кызлар бәйрәмнәрдә шәраб йотарга кыстап карыйлар иде, бирешмәдем. Ә өченче курста, 20 яшьтә, беренче тапкыр (!) чынлап, үлеп гашыйк булдым. Бер студентлар мәҗлесендә шәраб йотарга мине Ул кыстады. Каршы килә алмадым. Шул көннән соң минем тормышымда баш әйләнгеч, бөтенләй башка төрле, искиткеч бәхетле көннәр башланды.
— Хәмер эчү бәхет идеме?..
— Юк, дөрес аңламадыгыз. Мин тормышның икенче ягын ачтым. Хәмер, мәхәббәт, егетләр назы – барысын берьюлы татыдым. Хәмер йоткач, кыюлык килә, оялчанлык югала икән. Шул көнне үк гашыйк булган кешем мине кочагында эретте... Без көн саен очраша башладык. Кинога барабыз, паркта йөрибез... Кулларда – сыра. Ул вакытта сыра эчеп йөрү модага кергән еллар иде... Башта – сыра парлары, йөрәктә — мәхәббәт, рәхәт! Көләбез, шаярабыз, тагын сыра алабыз... Ә бераздан ул мине... ташлады... “Кайгымны” бүлмәдәш кызлар белән, әлбәттә, хәмер эчеп юдык...
— Шулай да эчкечелек сазлыгына шул елларда ук батмагансыздыр бит инде?
— Юк, юк. Институтны тәмамладым, туган районымда укытучы булып эшли башладым. Еллар уза, яшь утызга якынлаша, егетем юк. Барысы да “Кайчан кияүгә чыгасың?” дип сорый. Тоттым да очраклы гына танышкан, миңа игътибар билгеләре күрсәткән егет белән очраша башладым. Бер-ике ай очраштыкмы-юкмы, бергә яши дә башладык. Шул көннәрдә үк авырга узганымны аңладым. Никах укыттык. Туй турында сүз булмады... Йөклелекне авыр кичердем. Өстәвенә, иремнең начар яклары ачылды, эчәргә яратучы, бик холыксыз, кул күтәрә торган кеше булып чыкты. Кеше алдында сер бирмәскә тырышып, тешне кысып түздем. Балам алты айдан 850 грамм авырлыкта туды... Аны көчкә саклап калдылар. Бик озак Уфада дәваханәдә яттык. Аннан мин әниләр өенә кайттым. Улымны әтисез дип яздырдым...
— Әни канаты астында җәрәхәтле күңелләр юанып, тормышлар җайланып киттеме?
— Ничек дип әйтим... Баламны үстерешергә әнинең ярдәме көчле булды, мин берүзем, бәлки, аны исән-сау саклап кала алмаган да булыр идем... Аңа шуның өчен бик рәхмәтлемен. Әйткәндәй, балам сәламәтлеккә зәгыйфь булып туды, үскәндә дә еш чирләде, елап йөдәтте... Мин йончыдым, ябыктым, өстәвенә, әни белән дә еш кына сүзгә килешә башладык. Минем шундый язмышлы булуым өчен битәрли, тирги, юктан кабынып китә торган булып китте. Аны аңларга да була инде, башкаларның кызлары матур итеп кияүгә чыгып, ирләре белән кайтып йөри, ә мин...
Улыма ике яшь тулгач, эшкә чыктым, баланы әни карады. Башта кеше арасына канаты киселгән коштай килеп керсәм дә тиз өйрәнеп киттем. Үзем яшьлек укытучы кызлар белән дә дуслашып алдым. Эш җиңел түгел, әлбәттә, шулай да бәйрәмнәр дә бар бит. Берничә укытучы кыз җыелышып, бәйрәмнәрне билгеләп үтә торган булып киттек... Ике елдан артык авыру бала карап, әни тиргәүләре астында депрессиягә бирелеп яшәгән кешегә бу тормыш читлектәге кошка азатлык бүләк иткәндәй булды.
Ә җәй көне мине Уфага белемне камилләштерү курсларына җибәрделәр. Бер кыз белән икәү фатирга кердек. Көн саен якындагы Дуслык монументы янына кич чыгабыз. И, андагы күңеллелек! Тирә-яктан музыка агыла, шашлык исләре борынны кытыклый, дискотекалар шау-гөр килә, җәйге кафеларда сыралар күбекләнеп тора... Әлбәттә, минем акча ягы такыррак. Ә күңел ачасы, җәй рәхәтен күреп каласы килә. Тиздән тагын әни, бала янына кайтасы бар, мондый ирек миңа кайчан эләгә әле, дидем дә бер банктан кредит алдым. Җәй шәп үтте...
— Кредитны түли алгансыздыр бит?
— Юк шул. Вакытында түли алмадым. Процентлар байтак җыелып китте. Тоттым да икенче банктан кредит алып, монысын каплаттым. Бераздан бу кредит белән дә шул ук хәл килеп туды. Янә башка банктан акча алдым. Күпмедер вакыттан соң миңа банклар акча бирми башлады. Минем янә депрессия башланды, кәеф юк, әни белән көн дә талашабыз. Нәнәйдән калган фатирга кеше кертеп тота идек, алар китте, фатир буш калган арада әнине көчкә күндереп, бала белән шунда күчендем. Әни дә миннән ял итсен, миңа да үзаллы яшәргә вакыттыр, дип уйладым. Ә банклар акча таптыра гына! Хәзер бурычка акча биреп торучы оешмалар күп бит (“Срочно деньги”, “Деньги мигом” һ.б.), аларга мөрәҗәгать иттем. Әлбәттә, анда да түләү вакытлары үтеп китте, ә процентлар банктагыдан күпкә артык, бурычлар коточкыч тизлек белән көн саен арта башлады. Мин янә хәмергә үрелдем. Кич саен баланы йоклаткач, эчеп, кайгыларымны уйлап, елап утыра торганга әйләндем.
— Бу хәлләрне әти-әниегездән, якыннарыгыздан яшереп яши алдыгызмы?
— Вакытлыча гына инде. Бервакыт бала минем бик исерек хәлне күргән дә, куркып, әниләргә йөгергән. Икенче көнне элмәккә үрелергә уйладым. Өлгерә алмадым, әни килеп керде. Елап, барысын да сөйләп бирдем. Әни дә елады... Таныш табибларын чакыртып, миңа система куйдырды, дарулар бирделәр. Әнием күз яшьләре белән мине башкача эчмәскә ант иттерде, бурычларыңны бергәләп түләрбез, диде. Санап карасак, бурычлар ике миллионга якын! Әти белән әнинең ак чәчләре артты...
— Түләп бетерә алдыгызмы соң?
— Күпмедер өлешен әти белән әни шунда ук түләде. Фатирны сатып, калганын түләдек. Әниләргә барысын да сөйләгәч, күңел ничектер җиңеләеп, кәефләр бераз күтәрелеп китте. Эчми башлагач, матурландым да. Нәкъ шул көннәрдә миңа янә мәхәббәт килде. Балачакта бергә уйнап үскән малайны очраттым. Миннән өч яшькә кечерәк. Бер тапкыр да өйләнмәгән икән. Беренче очрашудан ук икебез дә арада очкын кабынуын сиздек. Күп тә үтми ул миңа тәкъдим ясады. Улымның күңеленә дә юл тапты. Тәвәккәлләдем.
— Бу никахтан уңдыгызмы?
— Уңдым. Минем бәхетемә сакланган искиткеч әйбәт кеше булып чыкты, мине бик яратты. Күптәнге хыялым да тормышка ашты – мин дә башкалар кебек (36 яшьтә булса да) законлы никахка кердем. Әлбәттә, зурлап туй үткәрмәдек. Аның фатирында бик бәхетле яшәп киттек. Бераздан авырга калдым. Ирем бәхетнең җиденче катында булды.
Беркөнне эштән бик шатланып кайтып керде ул, мул гына премия биргәннәр. Яхшы коньяк, шәраб алган. “Аз гына эчәргә рөхсәт итәрсең бит? – ди, елмаеп. – Кирәк булса, менә сиңа да татлы шәраб алдым. Канны яхшырта, ди. Авырлы хатыннарның шуны азрак эчкәннәрен ишеткән бар...” Их, белсә икән ул бу сүзләренең нәрсә белән бетәсен! Ә минем инде күптән эчәсе килеп йөри башлаган иде. Башымнан төрле уйлар йөгерде: “Теге вакытта бит мин кайгы-сагышларым булганга эчүдән туктый алмадым, ә хәзер дөньям түгәрәк – янымда сөйгәнем, бурычларым бетте, тиздән янә ана булачакмын. Аз гына, канны яхшыртыр өчен генә...” Тик аздан гына туктап булмады. Хәлне төшенгән иремә бу аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Йөзе качты, күзләре сулды. Мин аңа көн саен шәраб яисә сыра алып кайтырга кушам. Алып кайта. Чөнки барыбер алып эчәсемне белә. “Син мине ташларсың инде”, димен. “Ташламам, күрәчәкләрем шул булгандыр...” ди. Алтын кебек егетне бәхетсез иттем. Балам, әниләр алдында оят. Бераздан кешеләр дә белер инде... Әле йөрәк астындагы балам нинди булып туар, билгесез. Һәм гомумән, туармы... Дәваланыр да идем, авырлымын бит...
— Сезгә, чынлап та, бу очракта киңәш бирү дә авыр. Шулай да башкалар сезнең кебек хәлләргә калмасын өчен киңәшләр ишетәсе килә.
— Мондый хәлләргә һәркем калырга мөмкин, дип уйлыйм. Тик шулай да... Мәсәлән, мәктәптә үк хәмер татып караган сыйныфташлар, студент чакта минем белән бергә бәйрәм иткән кызлар, мәктәптәге компаниябездәге укытучылар – берсе дә минем кебек тормыш төбенә төшмәде бит. Ә мин йомшак, көчсез кеше, күрәсең. Һәркемнең организм үзенчәлегенә дә карыйдыр инде. Монда иң төпле киңәш – бөтенләй эчеп карамаска. Чөнки эчү – афәт, сазлык. Бер кереп батсаң, чыгу авыр. Бәләкәй чакта әни мине “Алмабикәм” дип сөя иде. Мин хәзер үземне черегән алма кебек хис итәм. Әни яраткан алсу алмадай була алмадым...
* * *
Шулвакыт яныбызга машина килеп туктады. Әңгәмәдәшемнең ире аны беразга гына кибеттә калдырып, үз эшләре белән барып килгән икән. Алар республика дәваханәсенә юл тотты.
Ни көтә бу хатынны киләчәктә? Нинди булыр аның язмышы? Әйтү авыр. Аның тарихы башкаларга гыйбрәт булсын иде.
Автор фотосы.