-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 ноябрь , 10:00

Икесенә дә ут төрткән

Туймазы шәһәрендә коточкыч җинаять кылынган.

Икесенә дә ут төрткән
Икесенә дә ут төрткән
Полиция бүлегенә Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы фатирдагы янгын турында мәгълүмат килгән. Урынга тикшерү-оператив төркем чыккан, ул фатир хуҗасының гәүдәсен тапкан. Аны үтерүләре ачыкланган.

Бу хәл 16 ноябрьдән 17 ноябрьгә каршы төндә була. Беренчел мәгълүматларга караганда, Шаран районында яшәүче ир (элек үтерү, үлем белән тәмамланган сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, урлау һәм башка җинаятьләр өчен берничә тапкыр хөкем ителгән) урамда 54 яшьлек таныш хатынны очрата һәм аңа спиртлы эчемлекләр эчәргә тәкъдим итә. Бераз утырганнан соң, хатын үзенең танышының фатирына күченергә тәкъдим итә.
 
58 яшьлек туймазылының өендә компания өчәүләп эчүен дәвам иткән. Ниндидер мизгелдә хатын икенче бүлмәгә чыккан, һәм шунда ирләр арасында көнләшү аркасында конфликт кабынып киткән. Шикләнелүче фатир хуҗасының башына табуретка белән суккан, тегесе идәнгә ауган, һәм җинаятьче тагын берничә тапкыр аның башына шешә белән тондырган.

Аннары ул чыгып китәргә теләгән, ләкин аны хатын туктаткан һәм ир-ат аны аңын югалтканчы кыйнап, ботына пычак кадаган.

Ир зыян күрүчеләрнең икесенә дә калган спиртлы эчемлекләрне сибеп, ут төртә, шуннан соң чыгып китә. Күршеләр вакытында төтенне күреп алып, хатын-кызны фатирдан алып чыга һәм ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта.

Җинаять кылганнан соң бу бәндә спиртлы эчемлекләр эчү өчен үзенә башка компания эзләргә киткән. Кыйналган хатын-кызны авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә салалар, ә ир-атны коткарып кала алмыйлар.

Җинаятьче тотылган.
 
Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: