+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 октябрь 2014, 22:25

Сыер тизәгеннән – дизель ягулыгы

Башкортстанда энергия җитештерүнең альтернатив ысулларын гамәлгә ашыру мөмкинме?Соңгы елларда энергияне сакчыл тотыну мәсьәләсенә ил күләмендә җитди игътибар бүленә. “Ильич лампалары” энергияне аз сарыф итүче лампочкаларга алыштырыла, фатирларга энергия исәпләү җиһазлары урнаштырыла. Бу максатка хезмәт итүче яңа технологияләр гамәлдә сынала. Нәтиҗәдә, энергия тотынган өчен айлык түләүләр кими. Өстәвенә, табигатькә дә азрак зыян салына. Әйткәндәй, Башкортстанның бу юнәлештә уртаклашыр тәҗрибәсе бар. 21-24 октябрьдә Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмә комплексында XIV Русия энергетика форумы шушы максат белән дә оештырыла. Темасы — “Яшел энергетика”

Русия Федерациясенең Энергетика министрлыгы энергияне сакчыл тотыну сәясәтен гамәлгә ашыру өчен 2011-12 елларда 652 миллион сум акча бүлгән. Шул ук вакытта, төбәкләр бюджетына да көч килә. Әйтик, Башкортстанда “2010-14 елларда һәм 2020 елга кадәр энергияне сакчыл тотыну һәм нәти-җәле файдалануны арттыру” комплекслы программасын га-мәлгә ашыруга 2011-13 елларда республика бюджетыннан ике миллиард сумнан артык акча бүленгән. Беренче карашка, зур сумма кебек. Көч салганда, чыгымнарны киметергә мөмкин. Башкортстанда бюджеттан тыш финанслау уңышлы гамәлгә ашырыла. Энергияне сакчыл тотыну һәм җылылык белән тәэмин итү буенча инвестиция проектларына дәүләт ярдәме күрсәтелә. Мәҗбүри энергетик тикшерүләр үткәрелә һәм торак йортларга исәпләү җиһазлары урнаштырыла. Чараларның, акча тотуның нәти-җәлелеген ничек белергә? Аңлашыла, бу максатка халык арасында социаль сорау алу үткәреп кенә ирешеп булмый. Бердәм төбәк мәгълүмат системасы энергияне сакчыл тотыну чараларының гамәлгә ашырылуына контрольлек итү мөмкин-леге бирә. Димәк, федераль һәм республика бюджетыннан бүленгән акчаларның максатка ярашлы тотылачагына өмет зур.
Башкортстанда альтернатив энергия чыганакларының кайсыларын уңышлы файдаланырга мөмкин? Мәгълүм булуынча, 2002 елда Туймазы районында “Төпкилде” җил электр станциясе файдалануга тапшырылды. Ку-әте — 2,2 мегаватт. Корылма 2008 елда — 0,40, 2009 елда — 0,10 һәм 2010 елда 0,30 миллион киловатт энергия эшләп чыгарган. Билгеле, бу кадәр энергияне традицион юл белән җи-тештерү өчен зур чыгымнар таләп ителер иде. Мөгаен, киләчәктә Туймазы тәҗрибәсен төбәкнең башка районнарында да сынап карарлар.
Бездә альтернатив энергиянең башка төрләрен җитештерү буенча тәҗрибәләр дә үткәрелә. Шуларның берсе турында Башкортстан дәүләт аграр университетының өлкән фәнни хезмәткәре Тимур Фәсхетдинов сөйләде.
— 200 баш сыер асралган фермада биология газы җиһазы ярдәмендә тәүлегенә 400 кубометр газ җитеш-терергә мөмкин, — дип башлады ул сүзен. — Сыер тизәгеннән чыккан бер кубометр газның 65 процентын метан тәшкил итә. Бу 0,65 литр дизель ягулыгына тиң. Димәк, 200 баш сыер асралган фермада тәүлегенә 260 литр дизель ягулыгы җитештерергә мөмкин. Ягулыкны төрле максатта файдаланырга була. Нәтиҗәдә, хуҗалык чыгымнары шактый кими.
Мәсьәләнең башка ягы турында да онытырга ярамый. Кайбер хуҗалык-ларда тизәкне басуга чыгаралар. Галимнәр тикшерүенчә, тизәктә булган зарарлы авырулар 120 көнгә кадәр яши ала. Алар мал азыгы белән янә фермага кайтарыла. Шулай итеп, чирләр әйләнеше барлыкка килә. Бу яңа мәшәкатьләр тудыра, чыгымнарны арттыра. Ә биология газы җиһазында тизәк ун көндә эшкәртелә һәм аның составындагы бөтен чирләр дә үлә. Тизәктән хәвефсез сыекча гына кала. Бу сыекчаны ашлама буларак файдаланырга мөмкин. Үзебез тикшереп карадык. Кыяр уңышы — 30, вика, солы уңышы — 18-20, кукурузның яшел массасы 300 процентка арта. Әйткәндәй, биометанны юынтык сулардан, азык-төлек калдыкларыннан да җитеш-терергә мөмкин. Әлегә Дуван районында биогаз җитештерү җиһазы җыйдык. Ярдәм сорап, Стратегик башлангычлар агентлыгына мөрәҗәгать иттек. Зур кызыксыну белдерделәр. Чыгымнарның туксан процентын — агентлык, ун процентын безнең белән хезмәттәшлек итүче хуҗалык үз өстенә алачак. Белгечләрне өйрәтү таләп ителәчәк. Биогаз җиһазы кыйммәтме? Чит илнеке 90 миллион сум тора. Нәти-җәлелек ягыннан һич калышмаучы, озаграк вакытка чыдаучы җиһазны без кул астында булган материаллардан ун миллион сумга да ясый алабыз. Чыгымнарның акланачагы көн кебек ачык.
Мөгаен, Уфада үтәчәк форумда энергияне экологиягә зыян салмыйча, аз чыгымнар белән җитештерүнең, сакчыл тотынуның бик күп юллары тәкъдим ителер. Һичшиксез, аларга игътибар итәргә, заман белән бергә атларга кирәк. Шул ук вакытта, ата-бабаларыбыз тәҗрибәсен дә онытмыйк. Элек авылларыбызда елгаларны буып, су тегермәннәре эшләткәннәр. Фән теле белән әйтсәк, альтернатив энергияне нәтиҗәле файдаланганнар. Онытылган тәҗрибәгә янә әйләнеп кайту үзен аклар иде.
Читайте нас: