+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 октябрь 2014, 21:58

Санкцияләр кем файдасына?

Украинадагы вакыйгаларга бәйле, АКШ һәм Евросоюз илләренең Русиягә карата кертелгән санкцияләре икътисади яктан кире нәтиҗә күрсәтә башлады. Шуларның иң тоемлысы — сумның долларга карата кинәт арзанаюы. Шул ук вакытта, доллар бәясенең артуының Русия икътисады үсешенә уңай йогынты ясаячагы да билгеләнә. АКШ валютасы кыйммәтләнгәч, арзан хаклы Русия товарларына киң юл ачылачак, диләр. Моңа, чынлап та, ышанырга мөмкин, чөнки долларга бәйле әлеге хәл моңарчы да күзәтелде, икътисадчылар телендә сум курсының ныгуы икътисадны җанландыруга тоемлы этәргеч булды. Санкцияләрнең нәтиҗәсе тоташ ил күләмендә түгел, аерым предприятие кысаларында ничек төсмерләнә соң? Чит илләр компа-нияләре белән ныклы бәйләнешләр булдырып, җиһазланыш ягыннан аларга нык бәйле икътисади берәмлекләр күз уңында тотыла. Октябрьский шәһәренең “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы нәкъ шундыйлар исәбендә. Аның җитәкчесе Раил Фәхрет-динов белән икътисади санкцияләрнең аерым предприятиегә йогынтысы хакында сөйләштек.

— Раил Камилевич, Сез сен­тябрьдә — Сочида һәм октябрь-дә Мәскәүдә үткән “Русия чакыра” икътисади форумнарында катнаштыгыз. Алардан алган тәэссо­рат­ларыгыз белән уртаклашсагыз иде.

— Сүзне “Сочи-2014” халыкара инвестиция форумыннан башлыйм. Көнбатыш санкцияләренә Русиянең җавап чараларына бәйле оештырылса да, форумның көн тәртибендә сәясәт түгел, ә икътисади мәсьәләләр торды. Русия Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев үзенең чыгышында, шулай ук, төп игътибарны икътисади санк-цияләрнең тәэсирен киметү буенча күреләсе чараларга юнәлтте. Әлеге шартларда шунысы күзгә ташлана: власть малтабарларны, бизнес вәкил-ләрен ишетү генә түгел, эшлекле шартларда тыңлый да башлады. Димәк, үзара аңлашу бара һәм ул анык нәтиҗәләргә китерәчәк. Моны янә шуңардан чыгып әйтәм: форумда “Импортны алыштыру һәм тармакларны модернизацияләү стратегиясе: җитеш-терүчегә ярдәм һәм продукцияне тәкъдим итү” темасы буенча “түгәрәк өстәл” үтте, савыт-саба җитештерүче тармак вәкиле буларак, анда мин дә чыгыш ясадым. Аның төп тезислары шуннан гыйбарәт – импортны үзебездә җитештерелгән товарларга алыштыру алдагы елларда дәүләтнең икътисади сәясәтендә өстенлекле юнәлеш булырга тиеш, дәүләт ярдәмен гомумән түгел, ә икътисадның анык секторына юнәлтү мөһим, ахыргы продукция чыгаручы компанияләргә аерым игътибар һәм башкалар. Җитди сөйләшү эшлекле карарлар кабул итү белән тәмамланды. Шул ук вакытта, югары дәрәҗәдә үткән чаралардан соң да тиз арада кискен үзгәрешләргә исәп тоту дөрес түгел, минемчә. Әмма анда проблемалар ачыклану белән, аларны хәл итү юллары да билгеләнә.
“Сочи-2014” форумы янә шуның белән истә калды, чараның йомгаклау өлешендә Русия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев тантаналы кабул итү үткәрде, анда катнашкан 250 кеше арасында мин дә бар идем. Тоташ алганда, икътисади форумнарның төп нәтиҗәсе шул: 2015-17 еллар Федераль бюджетында импортны алыштыруга 35 миллиард сумнан артыграк акча бүленәчәк.

— Бу акчаның икътисадның анык секторына, шул исәптән малтабарлык тармагына да килеп җитәчәгенә ышаныч бармы?

— Икътисад белгечләре билгелә­венчә, әлегә дәүләт күләмендәге махсус программаларның нәтиҗәлелеге зур түгел. Менә без “Инновация”, “Модернизация” гомумдәүләт программаларын беләбез. Аларны тормышка ашыру максатында гаять зур күләмдә акча тотынылды. Ләкин икътисадта зур үзгәрешләр булмады, ил һаман да энергия чыганакларын сату исәбенә яши. Бу юлы элекке ялгышлардан сабак алыныр, дип өметләнәбез, әлбәттә. Әлеге юнә­лештәге тәкъдимнәрне ил Хөкүмәтенә керттек, алар анык карарларда чагылыш табар, дип ышанабыз. Әлеге фикерне мисал белән ныгытып үтим. “Альтернатива” Русия күләмен-дәге комплекслы инвестиция проектларында катнашып килә, мәсәлән, балалар өчен товар җитештерү юнәлеше барлыкка килде. Без үзебезгә алган йөкләмәләрне үтәп барабыз, атап әйткәндә, хәзерге вакытта, проект таләпләренә ярашлы, балалар товарлары ассортименты 100 төрдән артты. Эшчәнлек шулай барса, киләсе елда предприятиедә өстәмә бәя салымы 18 проценттан 10га төшәчәк. Бу юнә-лештә эш дәвам итә, программага кергән балалар товарлары исемлеге янә киңәйтеләчәк.
Читайте нас: