+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 октябрь 2014, 21:02

“Яшел энергетика” урыс кышында өшемәсме?

Уфада үткән халыкара форумда бу мәсьәлә игътибар үзәгенә алынды.Мәгълүм булуынча, Уфада “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмә комплексында “Яшел энергетика” XIV Русия энергетика форумы үтте. Аның кысаларында оештырылган күргәзмәдә ил төбәкләреннән, чит илләрдән 150 предприятие катнашты. Энергияне сакчыл тотынуга, экологиягә зыян салмыйча җитештерүгә багышланган пленар өлештә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты. Гомумән, чара эшлекле шартларда үтте. Җыен “Яшел энергетика”ның, чыгымнарны киметүдән тыш, керем китерә алуын да ачык күрсәтте.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов энергияне альтернатив юллар белән җитештерүне хуплады. Шул ук вакытта төбәк икътисадының, сәнәга­тенең гамәлдәге җылылык электр стан­цияләренә таянуын билгеләп үтте. Башкортстан — илнең иң куәтле электр станцияле төбәкләренең берсе. Бездә җил, су, кояш энергиясен “эшкә җигү” мисаллары бар. Хәтта биогаз җитеш-терү җиһазы да сынала. Кем белсен, бәлки киләчәктә энергияне шушындый юллар белән җитештерүгә өстенлек бирә башларбыз? Әлегә хәл, нигездә, элеккечә кала. Сер түгел, тармакны хезмәтлән­дерү өчен җиһазлар таләп ителә. Бу юнәлештә чит илләргә бәй-лелек юкмы? Әлеге сорауга күргәзмә җавап бирде.
— Трансформатор ярдәмче стан-цияләре комплектлары ясыйбыз, — диде “УралЭнергоснаб” (Нефтекама) предприятиесенең директор урынбасары Рәлиф Гыйззәтов. — Башлыча, “Укрэлектроаппарат” (Украина) трансформаторларын файдаланабыз. Украинадагы хәл-вакыйгалар хезмәттәшлеккә кире йогынты ясамады. Бары тик җи­һаз­лар озаграк килә башлады. Санкция­ләр үз көченә керүдән дә курыкмыйбыз. Җитештерү процессында башка завод­ларның җиһазларын да файдалана алабыз. Монысы заказ бирүче таләбенә бәйле. Продукцияне илнең бик күп төбәкләреннән килеп алалар. Энергетика, төзелеш компания­ләре белән аеруча тыгыз хезмәттәшлек итәбез.
Энергияне сакчыл, чама белеп тотыну “Яшел энергетика”ның төп кануннарының берсе санала. Азрак сарыф итсәк, азрак җитештереләчәк. Димәк, табигатькә, тирә-як мохиткә дә азрак зыян салыначак. Өстәвенә, коммуналь түләүләр дә кимиячәк. Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп корганда шушы максатка ирешү дә планлаштырыла. Баксаң, билне кысып буарга ярдәм итүче җиһазлар бар икән.
— 261нче Федераль закон буенча һәркем күпме кайнар су сарыф иткәнен белергә һәм энергияне сакчыл тотынырга тиеш, — диде “Термотроник” предприятиесенең Башкортстандагы филиалы вәкиле Артур Сәйранов. —Бу максатка һәр йортка “Питерфлоу” җиһазы урнаштырып ирешергә мөмкин. Сер түгел, кайнар суны “урлау” очраклары да теркәлә. Мондый чакта йортта яшәүчеләр күбрәк акча түли, су тәэ-минатында аварияләр теркәлә. Җиһаз күңелсез күренешләргә чик куя.
Күренүенчә, яңа технологияләр зур мөмкинлекләр ача. Иң мөһиме — йортта яшәүче халык, җиһаз күрсәт-кечләренә нигезләнеп, йорт идарәләре белән бәхәсләшә ала. Саннар һәм фактлардан да көчлерәк дәлил юк.
Эре мегаполислар янәшәсендә урнашкан бакчачылар ширкәтләре зурайганнан-зурая. Кайберләре рәсми телдә генә “бакчачылар ширкәте” дип йөртелә. Чөнки анда меңәрләгән халык яши һәм электр энергиясен даими куллана. Гадәттәгечә, күпләр акча түләргә теләми. Дачаларда яшәүче­ләрнең эзенә төшү җиңел түгел. Мәсьә­ләне ничек хәл итәргә?
— Бакчачылар ширкәтләре өчен электр энергиясен сарыф итүне оп-тимальләштерү системасы эшләнде, — диде “Апатор” (Мәскәү) компаниясе вәкиле Сергей Кошечкин. — Җиһаз халыктан түләүләрне төгәл җыярга булышлык итә һәм электр энергиясен “урлауга” чик куя. Эшләү рәвеше бик гади. Электр энергиясен кулланган өчен түләүчегә махсус код бирелә. Хисаплау чарасына кодны кертүче генә электр энергиясен куллану хокукы ала. Аңлашыла, мондый очракта беркем дә бурыч туплый алмый. Тотылган энергия өчен вакытында түләп барудан башка чара калмый. Мәскәү төбәгендә шундый мең җиһаз урнаштырылды. Нәтиҗәләрдән һәркем канәгать.
Уфадагы “Green tok” фирмасының кояш коллекторы бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
— Җиһаз 200 литр суны өч сәгать эчендә җылыта ала, — диде фирма директоры Рәфис Сабанчин. — Коллектор йортларны җылыту, кайнар су алу максатында файдаланыла. Башкортстанда мондый җиһазлар балалар бакчаларына урнаштырыла башлады. А­ны сатып алуга, монтажлауга тотылган чыгымнар ике елда аклана. Коллектор кышын кырык градус салкында да эшли ала.
“Green tok” фирмасының җиһазы безнең шартларда эшли алырмы? Кышын карның мул явуы, көннең кыска булуы авырлыклар тудырырга мөмкин.
Техник фәннәр кандидаты Фаил Галләмов та фикерләре белән уртаклашты:
— Республика гамәлдә булган куәтләре белән җитәрлек күләмдә электр энергиясе җитештерә, — диде ул. — Үсемлекчелек, терлекчелек калдыкларыннан энергия җитештерү безнең өчен кыйммәткә төшәчәк, чөнки кыш үтә салкын. Көнбатыш Европада “яшел энергетика”га күчүчеләр дәүләт ярдәме тоя. Мөгаен, бу тәҗрибәгә безгә дә игътибар бүлергә кирәктер. Әлегә мәсьәлә башкача хәл ителә. Күп кенә предприятиеләрдә электр энергиясен сакчыл тотыну чаралары күрелә. Торак төзелеше, энергияне куллану аз чыгымлы көнкүреш җиһазларын куллану белән бергә арта. Нәтиҗәдә, мохтаҗ­лык булмаганга “яшел энергетика” үсешми. Киләчәктә дәүләт энергиянең альтернатив төрен җитештерүчеләргә субсидияләр бирсә, ягулык кыйммәт­ләнсә, хәлләр үзгәрергә мөмкин.
Кайчан гына “яшел энергетика”, биогаз турында ишетеп кенә белә идек. Бүген исә бездә дә бу юнәлештә беренче адымнар ясала. Кем белсен, бәлки киләчәктә хыяллар чынга ашар?
Читайте нас: