— Рәсүл Үзбәкович, бүген азык-төлек базарындагы хәлгә беркем дә битараф түгел. Кибеттә нинди төр ризык күренмәве, хакларның ни дәрәҗәдә күтәрелүе һәркайсыбызны кызыксындыра. Галим һәм парламент комитеты рәисе буларак, Сез нинди фикердә?
— Әлбәттә, һәркем кебек үк, мин дә көн саен кибеткә керәм. Бәяләрнең акрын гына күтәрелүе мине дә борчый. Әмма илдә, аңа чиктәш дәүләтләрдә “давыл” уйнаганда Башкортстан берүзе тотрыклылык утравы булып калалмый. Базарга, яки ярминкәгә килгәч, мин иң тәүдә ит хакларына игътибар итәм. Мондый бәя илнең бер генә төбәгендә дә юк кебек. Узган ял көннәрендә 260 сум белән биш килограмм сыер ите сатып алдым. Комитет рәисе буларак, бу бәя артында нинди чыгымнар ятканын белсәм дә, гади сатып алучы өчен бик кыйммәт бу продукция. Билгеле, аны үстерүчегә, бәлки, зур хак түгелдер, ә менә шәһәрдә яшәүчеләр өчен...
— Ул чагында мин бәяләр артуга китергән сәбәпләр, чыгымнар турында тәфсилләбрәк сөйләвегезне сорар идем.
— Икътисад базар мөнәсәбәтләре шартларына көйләнгән икән, бу очракта хакларның үсүе яисә кимүе табигый хәл. Гәзит укучыга аңлаешлырак булсын өчен аның берничә факторына тукталыйк.
Чыгымнар — товар яки чималны җитештерүдә, эшкәртүдә һәм сатуда тотынылган икътисади төшенчә. Аңлашыла ки, ягулыкка, электр энергиясенә, азыкка һәм аңа өстәмәләргә хак артты. Ягулыкка, мәсәлән, үткән елда бәяләр 11 процентка үсте. Хуҗалыклар төзергә дә, ремонт белән шөгыльләнергә дә тиеш. Узган елда төзелеш материалларының да 13 процентка кыйммәтләнүен онытмыйк. Аграр предприятиеләрнең чәчү кампаниясенә әзерләнәсе, яхшы орлык, техника, ашлама аласы бар. Хезмәт хакын да арттырырга кирәк. Кызганычка каршы, аграр тармакта әлегә эш хакы һаман да иң түбәне булып кала.
Ихтыяҗ — сәүдәдә хаклар артуга йогынты ясаучы икенче фактор. Билгеле, соңгы 20-25 елда без инде товар төрлелегенә күнегеп тә беткән идек. Безнең күбебез азыкның төрле һәм экологик яктан чиста булуын тели. Игътибар итсәгез, соңгы елларда сыер малы, кош-корт итенә ихтыяҗ арта, дуңгызныкына кими. Без икмәк, бәрәңге һәм шикәрне күп кулланабыз, ә җиләк-җимеш һәм балыкны җитәрлек ашамыйбыз. Сөт продуктларыннан да югары сыйфатлы сырга өстенлек артты. Әйтергә кирәк, халыкның кереме арту ихтыяҗның үзгәрүенә китерүче төп сәбәпнең берсе.