— Ләкин кырыс базар мөнәсәбәтләре күмәк хуҗалыкның язмышына кире йогынты ясады, — диде Айрат Исмәгыйль улы. — Элекке колхозны кооператив итеп тә үзгәртеп карадылар. Әмма эшләр алга китмәде.
Кичәге уңган механизатор барыбер җирдән аерыла алмаячагын яхшы тоя. “Нигә безгә пай җирләрен бүлеп алып, үзебезнең фермер хуҗалыгын оештырмаска? Закон авыл кешесенә шундый мөмкинлек бирә түгелме?” — дигән уй төшә аның башына.
Шулай итеп, кичәге механизатор җирдә үзаллы хуҗалык итү юлын сайлый. Эшкә дәрт белән тотынган Айрат Ибраһимов бөртекле культуралар үстерә. Быел аның участогында бодайның төшеме яхшы гына булган.
Эшкуарның җир эшкәртергә, иген игәргә техникасы да җитәрлек. 2012 елда ул Хөкүмәт программасыннан бик тә вакытлы файдаланып, яңа “Беларус” тракторы сатып алган. Шушы техника бәясенең 40 проценты соңыннан дәүләт казнасыннан капланган. Әлеге көндә үсемлекчелек белән уңышлы шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгында төрле маркалы 4 трактордан файдаланалар.
— Кулдан булса да бер “Нива” комбайны сатып алдык, — ди Айрат. — Хәзер үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алабыз. Югыйсә, 1 гектар ашлык урган өчен башкалар 1 мең сум акча сорый. Көзге байлыкны саклауга кую өчен элекке колхозның бер складын алдык. Көзен икмәк бик аз сатылды. Әле йөзләгән тонна уңыш келәттә ята. Язга табан сораучылар булыр, игенгә хаклар да күтәрелер, дип өмет итәбез.
Безгә әйтүенчә, фермер Ибраһимов хәзерге вакытта терлекчелек тармагы белән шөгыльләнүен ташлаган. Ә бит былтыр гына аның шәхси көтүендә 37 баш мал булган.
— Ит җитештерү безнең өчен рентабельле түгел, — ди авыл эшкуары.— Быел вак хуҗалыклардан ит продукциясен күмәртәләп сатып алучы сәүдәгәрләр хакны 190 сумга кадәр төшерде. Ә базарда үзебез сата алмыйбыз, анда арадашчылар барысын да үз кулында тота. Әле ихатада үзебезнең ихтыяҗга җитәрлек продукция биргән малларны гына калдырдык.
Аның каравы, Айрат Исмәгыйль улының авылда үз пилорамасы бар. Искерәк бер бинаны сатып алып, такта яру станогын шунда корган.
— Тик безнең якларда заказчылар күп түгел, шуңа пилораманы җәйге мизгелдә генә эшләтәм, — ди ул. — Кулымда техника булгач, кешеләргә урманнан агач чыгаруда ярдәм итәм. Шул хезмәтем өчен алар миңа агач белән түлиләр. Сүз дә юк, такта ярып сату — отышлы шөгыль. Киләчәктә бу кәсепне киңәйтү, үземә дә диләнкә алып, агач хәзерләү турында уйлыйм.
33 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше Гамира Әнвәр кызы әйтеп үтүенчә, нинди генә эшкә тотынса да, Айратның кулыннан килә. Үзләрен икмәк, мал азыгы белән тәэмин иткән өчен пайчылар да аңа рәхмәтле. Безнең карашка, фермерлык хәрәкәтенә яңа сулыш биргәндә нәкъ аның кебек җир кадерен яхшы белгән хәлле крестьянга киң юл ачарга кирәктер.