— Күпфатирлы йортлардагы капиталь ремонтны озак еллар дәвамында дәүләт һәм муниципаль властьлар финанслады, — диде Рөстәм Зәки улы. – Моңа күпләр күнекте. Ә менә шәхси йортларда яшәүчеләр төзекләндерү эшләрен һәрвакыт үзаллы башкарды. Законнарга үзгәрешләр кертелгәч, халык йортын капиталь ремонтлауны үзе финанслый. Фатирлар, башлыча, хосусыйлаштырылган. Асылда йортлар гражданнарның коллектив милке санала. Димәк, төзекләндерүне алар үзләре башкарырга тиеш.
Әйткәндәй, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау “Башкортстан Республикасының төбәк операторы” фондына йөкләтелгән. Быел гына эшли башлаган оешма бу эшне тулысынча үз өстенә алачак. Шушы елда республикада 1,86 миллион квадрат метр мәйданда күпфатирлы йортларны ремонтлау планлаштырылган. Бу максатка 966 миллион сум акча тотынылачак. Шуның 196,2 миллион сумы — Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондыннан, 100 миллион сумы — республика, 213,2 миллион сумы урындагы бюджетлардан бүленәчәк. 456 миллион сумы — торак хуҗаларыннан җыелган акча. Аңлашыла, акча түләүче фатир хуҗасы нәтиҗәне тизрәк күрергә теләячәк.
— Закон 30 елда һәр күпфатирлы йортны төзекләндерүне күздә тота, — диде бу хакта Президент. — Димәк, шушы вакыт кысаларында тупланган акча максатлы тотынылачак. Әмма бу капиталь ремонтны 30 ел көтәргә туры киләчәк, дигән сүз түгел. Республика һәм муниципаль власть ярдәме белән бу максатка 10-15 елда ирешү планлаштырыла.
Капиталь ремонт өчен акчаны намус белән түләп баручылар төзекләндерү эшләренең сыйфатлы башкарылуын таләп итә. Рөстәм Зәки улы бу мәсьәләгә аерым тукталды.
— Халык үзе яшәгән йортта капиталь ремонтка күпме акча туплануын һәм төзекләндерүнең кайчан башланачагын белергә хокуклы. Бу хакта айга яки кварталга бер тапкыр билгеле урынга мәгълүмат урнаштыру да комачауламас иде. Шул ук вакытта, халыкның капиталь ремонт барышын контрольдә тотарга хокукы бар. Ремонт начар башкарылса, оешма белән килешүне өзәргә мөмкин.
Яңа шартлар буенча капиталь ремонтка 1-6нчы катларда яшәүчеләр 1 квадрат метр өчен ай саен 5 сум 20 тиен түләячәк. Алтынчы каттан югарырак яшәүчеләрнең взносы 60 тиенгә кыйммәтрәк. Айлык түләүләр, фатир мәйданына карап, 100, 200, 300, 500 сум килеп чыгачак. Беренче карашка, зур сумма түгел. Әмма, пенсиягә генә карап яшәүчеләр өчен 200 сум да зур акча. Андыйлар дәүләт ярдәменә өмет итә аламы?
— Капиталь ремонтка акча түли алмаучылар да бар, — диде Рөстәм Зәки улы. — Мөгаен, андыйларга социаль түләүләр билгеләрбез. Халыкка авыр икәнен аңлыйм. Спонсорлык ярдәменә дә чикләүләр юк. Бәлки, подъездда берничә җитеш тормышлы кеше яшидер. Алар, булдыра алганча, исәпкә башкалардан күбрәк акча күчерергә мөмкин.
Сер түгел, яңа гына файдалануга тапшырылган йортларның подъездлары да берничә елда ярымҗимерек хәлгә килә. Лампочкалар ватыла, диварлар рәсемнәр белән чуарлана, лифтлар сафтан чыга. Аяк астында аунаган буш сыра шешәләре, тәмәке төпчекләре турында сөйлисе дә юк. Кайберәүләр еш кына подъездны бәдрәф белән бутый. Шул ук вакытта, беркем дә үз фатирында обойга рәсем төшерми, люстраны җимерми, хайваннарча кыланмый. Ә ни өчен подъездда намус төшенчәсе онытыла? Законга үзгәрешләр кертелгәч, гомум милеккә мөнәсәбәт үзгәрерме? бу мәсьәлә дә Рөстәм Зәки улы игътибарыннан читтә калмады.
— Закон чыгаручылар халыкның бу юнәлештә уңай якка үзгәрүенә өмет итте, — диде Президент. — Минем йорт, минем баскыч мәйданчыгы, минем подвал, минем чарлак. Димәк, милекне сакларга һәм якларга, сакчыл тотынырга тиешбез. Ләкин тормыш булгач, барысы да була. Подъездларны пычратучылар, җимерүчеләр дә бар. Бәлки бу күренешне уңай якка үзгәртергә капиталь ремонт ярдәм итәр. Үз акчасына төзекләндерелгән милекне беркемнең дә җимерәсе килмәячәк.
Сер түгел, торак-коммуналь хуҗалык реформасында аңлашылмаучанлыклар күп. Рөстәм Зәки улы бер әңгәмәдә, аңлашыла, аларның һәммәсенә дә туктала алмады. Иң мөһиме — төбәк башлыгы халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләрдән хәбәрдар һәм эш барышын җитди контрольдә тота. Димәк, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән җыелган акчаның максатка ярашлы тотылачагына өмет зур.