+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
31 декабрь 2014, 22:15

Янчыкларны барлар чак

Бу көннәрдә кем генә кибет юлын таптамый икән?! Яңа ел табынына әзерләнә торган, инде милли ризыкка әйләнгән “Оливье” салатына колбасасы, балыгы, уылдыгы, тагын әллә ниләре кирәк бит әле аның. Кибет киштәләре янында кем генә юк! Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары да биредә. Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты каршындагы азык-төлеккә хакларны контрольдә тоту буенча эшче төркем бәйрәм алдыннан бәяләрне тикшерә. Рейдта депутатлар Рәсүл Госманов, Римма Үтәшева, Руфина Шаһапова, Эдуард Мостафин катнашты.

Берничә ел элек республикадагы кибет киш­тәләрендә, башлыча, чит ил һәм Русиянең башка төбәкләрендә җитештерелгән продуктларны күрергә була иде. Моңа ризасызлык белдерүчеләр күп булды, бу мәсьәләне Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та контрольгә алды. Ул республика рай­оннарына эш сәфәре барышында кибетләргә керде һәм сатуга куелган продукцияне җитеште­рүчеләр белән кызыксынды. Шунда инде Казахстаннан килгән сөт, Пермьнән кайтартылган камыр ризыклары һәм башкаларның үзебезнең товар җитештерүчеләрне кысрыклап чыгара баруы ачыкланды. Русиядә сөт җитештерү буенча беренче урында баручы рес­публиканың читтән китерелгән сөт ризыклары белән сәүдә итүе аеруча күп сораулар тудырды. Нәтиҗәдә, “Башкортстан продукты” программасы барлыкка килде. Аңа ярашлы, үзебездә, урындагы чималдан җи­тештерелгән азык-төлек шул исемдәге билге белән чыгарыла башлады. Аның сыйфаты махсус лабо­ра­ториядә тикшерелә. Шулай ук, әлеге программа нигезендә җитештерүче, дистрибьютер һәм сатучы арасында бәйләнеш булдырыла. Республиканың төрле төбәкләрендә “Башкортстан продукты” кибетләре ачылды. Депутатлар иң беренче булып нәкъ шундый кибеткә килде.
Башкаланың Революцион урамында урнашкан бу сәүдә ноктасында һәрвакыт кеше күп була. Мәләвездән китерелгән сөт ризыкларын, Шаран колбасасын, Федоровкадан каклаган казны, Күмертау казылыкларын тагын каян аласың?!
Шунда ук шау-шу тудырган карабодай ярмасына игътибар итәбез. Аның Волгоградтан китерелгәненең 800 граммы — 99 сум, үзебездә җитештерелгәненеке — 55 сум. Чиләбе онының бер килограммы 40 сум булса, “Баштехнопром” җәмгыятендә җитештерел­гәненең ике килограммын 47 сумга сатып алырга мөмкин. Икмәк хаклары тешләшә, дип булмый, Уфаның 21нче икмәк заводында пешерелгән ак күмәч — 26, “Өмет” икмәге 23 сум тора.
Әлегә республика кибетләрендә Башкортстанда җитештерелгән 200гә якын продукт тәкъдим ителә. Аларның хаклары, читтән китерел­гәннәреннән башлыча, арзанрак, сыйфаты да яхшырак. Кыш бабайны сыйлаганда аларга күбрәк игътибар бирсәк, акча янчыкларына яхшырак булыр, диясе килә.
.
Читайте нас: