+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 гыйнвар 2015, 21:05

Искегә тисәң, исең китәр

Ил төбәкләренә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчерү өчен матди ярдәмне арттыру күздә тотыла.Торак-коммуналь хуҗалыкта барган реформа кысаларында күпкатлы йортлар төзекләндерелә. Беренче карашка, мөкатдәс эшне халык хупларга тиеш кебек. Гамәлдә аның кагәзьдәгечә шома гына бармавы ачыкланды. Максатка тизрәк ирешергә бик күп киртәләр комачаулый. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Башкортстанда күпкатлы йортлар торак фондын гомум мәйданы 54 миллион квадрат метр булган 20 мең йорт тәшкил итә. Шуның 47 процентына капиталь ремонт таләп ителә. Алар арасында искергән торак та бар. Аңлашыла, аларны ремонтлау акчаны юкка сарыф итүгә тиң. Искергән йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчереп кенә мәсьәләне тамырдан хәл итәргә мөмкин. Билгеле, бик зур чыгымнар таләп итүче бу эшне төбәкләргә үз көче белән генә башкару авыр. 2015 елда ил төбәкләре бу юнәлештә дәүләт ярдәмен тоячакмы?

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведевның Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондының генеральный директоры Константин Цицин белән эшлекле очрашуында сүз шул хакта барды. Быел ил төбәкләренә иске торакта яшәүчеләрне яңага күчерү җи­ңелрәк булачак. Фондтан ярдәм 8 про­­центка артырга тиеш. Әйткәндәй, былтыр Русиядә 2,9 миллион квадрат метр иске торакта яшәүче 188 мең кеше яңа йортларга күчерелгән. Быел 2,8 миллион квадрат метр иске торакта яшәүче 179 мең кешенең хыялы гамәлгә ашачак. Барлыгы 10,4 мең иске торак сүтеләчәк. Әлегә шушы максатка илнең 16 төбәгенә 3 миллиард сум акча бүленгән. Яңа фатир, беренче чиратта, аз тәэмин ител­гәннәргә тәкъдим ителәчәк.
Югарыда яңгыраган яңалыкка аеруча иске торакта яшәүчеләр шатланырга тиештер. Чөнки мәсьәлә иске торакны яңага алыштыру белән генә чикләнми. Мәгълүм булуынча, капиталь ремонт өчен түләү квитан­цияләре килә башлады. Хакларны янә искә төшереп үтик. Беренче-алтынчы катларда яшәүчеләр бер квадрат метр өчен 5 сум 20 тиен түләячәк. Алтынчы каттан югарырак яшәү­челәрнең взносы 60 тиенгә кыйм­мәтрәк. Илле кеше яшәүче йорт белән 500 кеше яшәүче йорт капиталь ремонт өчен акчаны бер үк хаклар һәм шартлар буенча туплый. Ә бит, халык азрак яшәсә, ремонтка таләп ителүче акча да озаграк җыелачак дигән сүз. Моның асылы бик гади. Әйтик, күпкатлы йортның түбәсен яңага алыштыру таләп ителә. Төзелеш материаллары өчен акчаны 100 кеше тизрәк туплаячакмы? Әллә 1 мең кешеме? Өстәвенә, акча тупланган чорда иске торакның гомум торышы тагын да начарланырга мөмкин. Шуңа күрә федераль үзәк башлангычына өмет зур.
Әйткәндәй, былтыр республикада 1,86 миллион квадрат метр мәйданда күпфатирлы йортларны ремонтлау планлаштырылган иде. Бу максатка 966 миллион сум акча юнәлтелде. Планнар гамәлгә ашамы? Акчалар максатлы тотыламы? Бу хакта быел фикер йөртеп булачак. Чөнки капиталь ремонтны башкаручылар җы-елган акчаның нинди максатта то­­ты­луын халыкка аңлатып бирергә бурычлы.
Торак-коммуналь хуҗалыкта реформа дәвам итә. Сер түгел, капиталь ремонт таләп ителүче йортлар никадәр күбрәк булса, күбрәк акча туплау һәм эш башкару таләп ителәчәк. Аңлашыла, шушындый хәл-шартларда кесәсен калынайтып калырга теләүчеләр дә табылырга мөмкин. Димәк, кайберәүләр өчен иске торакны сүтеп ташлауга караганда, төзекләндерү отышлырак. Мондый хәлләргә чик кую өчен барыннан да бигрәк урындагы халык уяу булырга тиештер. Чөнки капиталь ремонт өчен акчаны алардан таләп итәчәкләр.
Читайте нас: