— Башкортстан икътисади үсешкән ил төбәкләренең берсе санала, – диде Рөстәм Зәки улы. — Безнең предприятиеләрнең товар әйләнеше 20 миллиард сумнан артып китә. Сәнәгать җитештерүе күрсәткече, төбәккә җәлеп ителгән инвестицияләр, тулай төбәк продукты үсештә. Халыкның тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы күрсәткечләргә килгәндә, казанышлар да, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Бүген эш хаклары арту буенча Идел буе федераль округында без иң азаккы урында. Тарифлар буенча да хәл катлаулы. Төбәктә су һәм җылылык белән тәэмин итү тарифлары илдә иң түбән иде. Быел хаклар артты. Нәтиҗәдә, бу күрсәткеч буенча илдә “алдынгы” урыннарның берсен билибез. Әлбәттә, халык мондый үзгәрешләрне тоймасын өчен ел саен адреслы социаль түләүләргә бер миллиард сум юнәлттек. Быел тарифлар зур темплар белән артмаячак.
Торакка хакларның кыйммәт булуы — соңгы еллардагы иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Биредә базар кануны үзенекен эшли. Ихтыяҗ зур булган товарга, хезмәткә хаклар да югары була. Димәк, торакка хакларны да файдалануга күбрәк торак тапшырып кына киметергә мөмкин. Ул чакта сатып алучыга сайланырга мөмкинлек булачак. Нәтиҗәдә, сатып алучыларны җәлеп итәргә теләүчеләр торакка хакларны төшерергә мәҗбүр булачак. Һәрхәлдә, теориядә шулай. Гамәлдә исә хәлләр кагәзьдәгечә шома бармый. Ничек кенә булса да, Башкортстанда бу юнәлештә алга китеш бар.