+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 гыйнвар 2015, 23:43

Банкларның банкротка чыгуына кем гаепле?

Уфада Башкортстанның Баш федераль инспекторы Андрей Чечеватов катнашлыгында күзәтчелек, хокук саклау һәм тикшерү органнарының кредитлы һәм кредитсыз финанс оешмалары җитәкчеләре белән җинаятьчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.

Анда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Андрей Чечеватов, Идел буе федераль округында җинаять юлы белән табылган керемне легальләштерүгә каршы көрәш буенча хәл, округ коллегиясе билгеләвенчә, борчулы, дип белдерде.

— Булган мәгълүматларга ярашлы, керемне законга каршы юл белән акчага әйләндерү буенча Башкортстан лидер-төбәкләр исемлегенә кермәсә дә, мондагы финанс оешмаларының һәм хокук саклау органнарының эшен үрнәкле дип тә әйтеп булмый, — дип ассызыклады Баш федераль инспектор. — Узган елда Идел буе федераль округында банкларның законсыз эшчәнлеге буенча биш җинаять эше кузгатылган, шуларның икесе — республикада, әмма мондый оешмаларның саны гамәлдә күбрәк.

Андрей Чечеватов, шулай ук, хокук саклау һәм тикшерү-күзәтчелек органнары өчен өстенлекле бурычлар билгеләде, болар — төбәк банкларының банкротка чыгаруда гаепле кешеләрне ачыклау, кредитсыз финанс оешмалары эшенә тиешле күзәтчелек һәм тикшерү оештыру, “финанс пирамидалары” белән көрәш.

Моннан тыш, ул финанс секторын, шикле операцияләрдән тыеп, тәртипкә салырга һәм финанс базарында законсыз эшчәнлекне булдырмау буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.
Читайте нас: