+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 февраль 2015, 21:22

50 миллион сум!

Районда шәхси ихаталар елына шул күләмдә сөт сата.Соңгы елларда Миякә районында шәхси крестьян ихатасын үстерүгә шактый зур игътибар бүленә. Хакимият башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Галинур САТЫЕВ белән шушы темага сөйләшәбез.

— Миякә районында элек-электән шәхси ихаталар нәтиҗәле үсешә. Аларның үсеше нәрсәгә нигезләнә?
— Шәхси ихата Миякә кешесе өчен һәрвакыт мөһим булып калды һәм кала. Әлбәттә, крестьян ихатасы төрле чорлар кичерде. Узган гасырның 60-70нче елларында шәхси ихаталардагы ат арбаларын да күпсенсәләр, бүген, мәсәлән, шактый зур ташламалар исәбенә дәүләт халыкка универсаль тракторына чаклы бирергә тырыша. Билгеле, тарихта күрелмәгән мондый уңай шартлар тудырылганда, шәхси ихатага йөз белән борылырга ашыкмау дөрес булмас иде. Шуңа да без мөмкинлектән тулысынча файдаланып калырга тырышабыз. Шәхси крестьян ихатасын үстерү бурычы 2014-16 елларда районда авыл хуҗалы­гын үстерү, җитеш­терелгән продукция базарын оештыру һәм көйләү программасына кертелде. Әлеге программаның ун пунктыннан бишесе шулай ук шәхси крестьян ихатасын үсте­рү­гә йөз тота. Әйтик, хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм, ветеринария-санитария һәм эпизоотик хәвефсезлекне тәэмин итү, умартачылыкны үстерү, авыл хуҗалыгында яңа техник һәм технологик алымнар куллану... Алар барысы да, һичшиксез, крестьян ихатасын үстерүгә булышлык итәчәк.
— Аз керемле гаиләләргә эш башлау очен нинди ярдәм күрсәтелә?
— 2014 елның 16 июнендә кабул ителгән республика Хөкүмәте карары нигезендә авылдагы аз керемле гражданнарга социаль контракт буенча максатлы ярдәм күрсәтүнең яңа тәртибе раслана. Мондый ярдәмгә гаиләдә бер кешегә туры килгән керем яшәү минимумыннан ким булган күпбалалы, тулы булмаган, тәрбиягә бала алган, инвалид бала булган гаиләләр, гаилә башлыгының берсе яисә икесе дә, инвалид булганнар исәп тота ала. Шулай ук ялгыз тормыш көткән 60 яшькә кадәрге ир-ат һәм 55 яшьтән узмаган хатын-кыз да бу социаль ярдәмгә дәгъва итә ала. Әлеге категориядәге граж­даннарга үз эшен оештыру, малтабарлык белән шөгыль­ләнү өчен 100 мең сумга кадәр акча бирелә ала. Шәхси крестьян хуҗалыгын үстерү өчен 50 мең сумга кадәр алып була. Миякә районында югарыда санап үтелгән категорияләргә керүче 23 кешедән торучы исемлек төзелде дә инде. Аларга 1 миллион сумга якын акча бү­ленәчәк.
— Районда җитештерел­гән авыл хуҗалыгы продукциясе күләмендә шәхси крестьян ихаталарының өлеше нинди?
— Әйтергә кирәк, ул шактый тоемлы — 60 процентка якын. Районда продукция җитеш­терүче шәхси крестьян ихаталары саны 10 меңнән артык. Киң билгеле законнар ниге­зендә 58 мең гектардан артык сөренте җир шәхси милек сыйфатында авылда эшләгән һәм тормыш көткән халыкка таратып бирелде. Пайчылар саны 8900 булып китте. Күпләр үзенең пай җирен урындагы күмәк хуҗалыкларга, фермерларга арендага бирде. Арендатор пайчылары белән алдан ки­лешенгәнчә исәп-хисап ясый. Башлыча, фураж, салам бирә­ләр. “Нива”, Крупская исемен­дәге, Абдуллин хуҗалыклары үз пайчыларына күпьеллык үлән, үстерелгән мәйдан­нардан берәр гектар чабынлык та бирә. Шәхси ихаталар исәбендә шулай ук авыл биләмәләре аша бүленгән 2 мең гектардан артык сөренте җир бар. Аларда, башлыча, бәрәңге, шикәр чөгендере, күпьеллык үлән һәм яшелчә үстерелә. Авылда мал асраган кешегә печәнлек бернинди чикләүсез бирелә. Шәхси ихатада җитештерелгән сөтне алдан төзелгән килешү нигезендә Миякә сөт заводы кабул итә. Халыктан сөт җыю бигрәк тә Миякәбаш, Олы-Кәркәле, Качаган, Сатый, Илчегол авыл Советларында үрнәкле оештырылган. Район буенча шәхси ихаталар елына 50 миллион сумлык чимал сата. Районда сөт җыючы 80 кеше эшли, алар транспорт белән тәэмин ителә. Халыкның ит җитештереп сату исәбенә алган кереме елы белән 350 миллион сумга җитә. Районда берничә махсус мал чалу цехы бар, яңалары сафка кертелә. Бу Русиянең Бө­тендөнья сәүдә оешмасына керүе һәм шушы уңайдан куелган катгый таләпләргә ярашлы эшләнә. Шәхси ихаталарда асралган малга ел саен 10 миллион сумлык ветеринария ярдәме күрсәтелә.
— Шәхси крестьян ихатасын бүген инде махсус техникасыз күз алдына китерү читен. Районда крестьян ихатасының техник тәэмин ителеше нинди хәлдә?
— Кулдан ясалган трактор һәм йөк машиналары – күбрәк экзотика гына инде. Аның белән ерак китә алмыйсың. Халык соңгы 10-15 елда, җиңел машинага караганда, авыл хуҗалыгы техникасына өстен­лек бирә. Шәхси ихаталарда бүген 700гә якын төрле маркалы трактор, 11 комбайн, 2 мал азыгы җыю агрегаты, 400гә якын йөк машинасы исәпләнә. Бу уңайдан дәүләт ярдәме дә тоемлы гына. 2009 елдан башлап лизинг буенча ел саен 4-5 “Беларусь” тракторы бирелә. Аларның җир эшкәртү, уңыш җыю өчен кирәкле тагылмалары бар.
Районда “Россельхоз­банк”ның өстәмә офисы ачылганнан соң авыл кешесенә кредит алу да күпкә җиңеләйде. Аның дәүләт тарафыннан субсидияләнүе крестьян өчен аеруча куанычлы хәл. Кыскасы, соңгы ике дистә ел эчендә сизелерлек кимегән җәмәгать секторы урынын акрынлап шәхси крестьян ихаталары били. Әлбәттә, 1-2 ел эчендә генә авылдагы кискен борылышларга, зур уңышларга өмет итеп булмый, әмма дәү­ләтебезнең бу юнәлештәге сәяси ихтыяры һәм, иң мөһиме, халыкның җирдән аерылмаска омтылуы, һичшиксез, нәтиҗә бирәчәк.
Читайте нас: