+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 февраль 2015, 01:08

Безнең акчаларны кем “йота”?

Әле күптән түгел генә, газ исәпләгечләре булмаганнар 2015 елдан газ өчен акчаны күбрәк түләячәк, дип яздылар. Инде хәзер исәпләгечләр куюны кире кагалар, законы да барлыкка килгән икән. Ул беренче гыйнварда көченә кергән дә инде.

Шуңа охшаш мәсьәләләр бихисап. Торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеген күзәтү дә җитә. Фатирларыгызны Яңа елга чаклы хосусыйлаштырыгыз, югыйсә, беренче гыйнвардан бу операция өчен күп акча түләячәксез, дип халыкны куркыттылар. Шулай итеп, ил халкының 85 проценты торакларын хосусыйлаштырды, ә алга киткән илләрдә бу сан 40-45 проценттан артмый, дип язалар. Баксаң, хосусыйлаштырылмаган фатирларга ремонт ясауны хөкүмәт үз өстенә ала икән. Хәзер хосусыйлаштырылган фатир хуҗасы ай саен һәр квадрат метр өчен 5 сум 80 тиен түләргә тиеш.
Мин үзем кооператив йортта яшәп, 41 ел дәвамында “ремонт өчен” түләп киләм. Сакланган квитанцияләремнән күренүенчә, һәр айны бу максатка 160 сум 44 тиен түләнгән. Яңа закон буенча бу санны 332 сум 34 тиенгә җиткер­деләр. Моңа кадәр 41 ел буе түләнгән акчаны кая куйганнар? Шушы вакыт эчендә өйнең подъездын бер тапкыр буяп, пычратып чыгудан башка ремонт ясаучы булмады ич. Бу акчаларны кемнәр “йотты” икән? Нигә шуны тикшерүче кешеләребез юк безнең? Югыйсә, һәр урында хуҗалар бар, алар тәртип саклый, җавап бирә, диләр бит.
Иң югарыда утырган түрәләребез коммуналь түләүләрнең үзгәрмәячәген вәгъдә иткән иде. Буген килеп, агымдагы елның 1 июленнән суга тарифлар арта диләр. Әле бер кубометр су өчен 18 сум 50 тиен түләсәк, киләчәктә 21 сум 16 тиен түләргә тиеш булабыз. Канализация өчен хак та 4 сумга артачак.
Бу түләүләр югары эш хакы алып эшләүчеләр өчен, бәлки, берни түгелдер, ә менә очын-очка ялгап яшәүче пенсионерлар өчен бик авыр хәл. Бүген җитмеш яшьтән узган, кырык биш ел эш стажы булган пенсионерның пенсиясе уртача унбер мең сум тәшкил итә. Шуның 4,5 меңе — фатирга түләүгә, 4-5 меңе даруга тотыныла, ә бары тик 2-2,5 мең сумы ризык-тәгам алуга кала. Шушы акчага ай буе нәрсә ашап була соң? Кибетләргә керсәң, чәчләр үрә тора. Бер дистә йомырка 60-70 сум, сөтнең 1 литры 50 сум... Берәр акыл иясе шушы сорауларга җавап бирер әле, дигән өметтә калам.

Гаян Арсланов,
хезмәт ветераны.
Читайте нас: