Республикада аграр җитештерүдә ашлык, сөт һәм ит юнәлешләренә өстенлек бирелә. Соңгы елларда сәүдә базарындагы ихтыяҗ һәм ил күләмендәге икътисади шартлар фәкать әлеге тармакның отышлы булуын күрсәтә. Алар, әлбәттә, үсемлекчелектәге казанышларга бәйле. Әйткәндәй, тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмендә үсемлекчелек өлешенең узган елда 41 процентка җитүе (55 миллиард сум) башкортстанлыларны төп туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел үсемлекчелектә тулай җитештерүне узган елдагыдан 4,5 процентка арттыру максатын куя.
Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, быел чәчүлек мәйданы структурасы әллә ни үзгәрмәячәк һәм ул өч миллион 150 мең гектар тәшкил итәчәк. 2014 елда 56 мең гектарга кимрәк иде. Шушы ук чыганаклар буенча, кайбер районнар бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданын киметкән. Мәсәлән, Кыйгы районы хуҗалыкларында ул былтыргы дәрәҗәдән — 22, Куергазыда — 21, Аскында — 13, Хәйбуллада — 11 һәм Баймак районында 11 процентка азрак. Баймаклыларның быел узган елдагыдан 63,3 мең гектарга кимрәк мәйданда чәчәргә планлаштыруы, әлбәттә, аңлашылмый. Кыр эшләрен башкарып чыгалмаячакларын аңлатамы бу хәл, әллә җитәкчелекнең мәшәкатьне киметергә теләвен күрсәтәме?
Басуга чыгарга ике айдан артык вакыт булса да, аграрийларның хәл итәсе проблемалары аз түгел.
— Чәчүлек мәйданнары структуралары буенча фикер йөрткәндә, бөртекле культураларга 302 мең тонна чәчү орлыгы таләп ителә. Кабат чәчәргә якынча 318 миллион сумлык орлык кирәклеген исәпкә алсак, барлыгы 27 мең тонна чәчү материалы җитешми. Республика Хөкүмәте чәчәргә орлыгы җитмәгән хуҗалыкларга әлегә кадәр ел саен ярдәм күрсәтеп килде. Әмма бу һәр районда да үзен акламады. Даими рәвештә ярдәм алучы районнар быел да орлыксыз калган, — диде күптән түгел узган киңәшмәдә тармак министры Николай Коваленко.
Республика Башлыгы быел да аграр предприятиеләрнең орлык сатып алуда ярдәмсез калмаячагына ышандырды. Әмма, элеккедән аермалы буларак, сатып алынган чәчү материалы бәясе 100 проценты белән субсидияләнми, ә чыгымның 60 проценты гына Хөкүмәт тарафыннан хуҗалыкларга кире кайтарылачак. Шушы максатларга республика казнасыннан өстәмә рәвештә 180 миллион сум акча бүленә.
Хәбәр ителүенчә, быел чәчү кампаниясенә 13,7 мең трактор җәлеп ителергә тиеш. Алар барысы да төзек эшләгән хәлдә, иртә культуралар чәчүне 10-15 көндә тәмамлау мөмкинлеге туа. Шул ук вакытта 31 районда тракторлар җитешмәү чәчү вакытын озынайтуга китерүе ихтимал. Техника алучыларга дәүләт ярдәме күрсәтелүгә карамастан, 15 район 2014 елда, мәсәлән, бер генә чәчкеч тә сатып алмады, диде министр. Бу хәл бигрәк тә Әбҗәлил, Баймак, Благовар, Кырмыскалы, Кушнаренко, Мишкә районнарында кискен тора. Быел, шулай ук, хезмәтләндерү вакытын узып искергән техникаларны күпләп гамәлдән чыгару белән мавыкмаска да киңәш итә министрлык җитәкчелеге. Капиталь ремонтка, модернизацияләүгә игътибар күбрәк бирелергә тиеш.
Әйтергә кирәк, республика җитәкчелеге аграрийларны үз проблемалары белән калдырырга җыенмый. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, мәсәлән, берничә көн элек узган киңәшмәдә чәчү кампаниясе белән бәйле барлык мәсьәләләрнең контрольдә булуын ассызыклаган иде. Быел язгы чәчү чорында 75-80 мең тонна минераль ашлама таләп ителә. Гыйнварның соңгы атнасына ул ихтыяҗның нибары 6 проценты күләмендә генә тупланган.
ШУЛ УК ВАКЫТТА:
Республикада һәр гектарга уртача 25 килограмм минераль ашлама кертелә. Табигый норма күләме берәр центнер булырга тиеш. 2014 елгы бәяләр белән чагыштырганда бер тонна ашлама хакы 3-3,5 мең сумга артып, төренә карап 13,4-21 мең сумга җитте. Таләп ителгән күләмдә минераль ашлама сатып алу өчен 1,3 миллиард сум акча кирәк. Күрсәткеч узган елдагыдан 30 процентка югарырак.
Финанс-икътисади шартлар элеккечә “алдагы уңыштан бирербез” дигән килешүләргә риза түгел. Ихтимал, алынасы кредит өчен залогка салынасы “товар” итеп дәүләт һәм муниципаль милеккә дә чират җитәр!
— Республика хуҗалыкларына 75 мең тонна ашлама кирәк, — диде Рөстәм Зәки улы. — Әмма әлеге мәсьәләне хәл итү җиңел түгел. Шуңа күрә без “Газпром нефтехим Салават” компаниясенең “Газпром эшкәртү” җәмгыятенә мөрәҗәгать иттек. Сөйләшүдә сату хакыннан 20 процентлы ташлама белән, түләү хакын кичектереп тору шартында 13 мең тонна ашлама алу мәсьәләсе хәл ителде.
Ягулык-майлау материалларын ташламалы бәя белән сатып алу буенча да сөйләшүләр дәвам итә. Кызганычка каршы, кагыйдә буларак, язгы басу эшләре чоры якынлашканда дизель ягулыгына бәяләр артучан. Шул рәвешле, Хөкүмәтнең авыл хуҗалыгына бүлгән акчаларыннан ягулык-энергетика магнатлары да өлеш чыгарырга тырышып кала. Районнардагы “нефтебаза”ларның ябылу куркынычы да өстәмә кыенлык тудыруы ихтимал.
“Өч тиен чыгармыйча биш тиен алып булмый” дигән әйтем бар. Бу бигрәк тә авыл хуҗалыгына карый. Көзен яхшы уңыш алу өчен яздан көч түгү генә җитми, миллионнарча сумлык чыгым да кирәк. Быел чәчү кампаниясенә 6,7 миллиард сумнан күбрәк акча таләп ителә. Ләкин бүген үк авыл җитештерү-челәренең үз средстволары әлеге ихтыяҗның нибары 30 процентын гына (ике миллиард сум) каплый алачагын күрсәтә. Әйтергә кирәк, кыска вакытка исәпләнгән банк кредитларын алу быел күпкә авыррак. Процент ставкаларының артуы ихтимал, бу хәл очын-очка ялгап яшәгән аграр хуҗалыкларны тәмам бөлгенлеккә төшермәгәе. Финанс-икътисади шартлар элеккечә “алдагы уңыштан бирербез” дигән килешүләргә риза түгел. Ихтимал, алынасы кредит өчен залогка салынасы “товар” итеп дәүләт һәм муниципаль милеккә дә чират җитәр! Ил иминлеген, дәүләтебезнең куәтен һәм азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүче аграр кампаниядә крестьян проблемаларына битараф калырга ярамый. Шул җөмләдән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның киңәшмәдәге фикере аеруча актуаль яңгырый.
— Республика һәм урындагы власть органнары, предприятиеләр, бизнес-структура җитәкчеләре үзләренең эш юнәлешләрен координацияләргә тиеш. Илебездә һәм республика тормышындагы әлеге катлаулы этапны без бергә һәм бер-беребезгә ярдәм итеп үтәргә тиешбез, — диде Рөстәм Хәмитов.