-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 февраль 2015, 21:37

Бензин хакы бер доллардан түбән!..

Кызганычка каршы, эчке базарда ягулык хакы төшмәде, ә чит ил валютасы өскә кискен сикереш ясады.Мәгълүм булуынча, моннан берничә ел элек бензин бәясенең әледән-әле күтәрелүенә канәгатьсезлек белдергән русиялеләрне ил Хөкүмәте ягулыкның литры бер доллардан артмаячак, дип ышандырган иде. Юраганнар юш килде. Русиядә бензин бәясе бер долларга җитте дигәндә... чит ил валютасы кискен сикереш ясады. Хәзер бензин белән доллар бәясе арасындагы аерма ике тапкырдан да артып китә. Әмма моңа сөенергәме, әллә көенергәме — икенче мәсьәлә. Хикмәт шунда: эчке базарда, ягъни заправкалау станцияләрендә бензинның бәясе төшмәде, ә долларның хакы күтәрелде. Ә болар икесе ике нәрсә. Беренче очракта ул халыкның яшәешенә уңай йогынты ясаучы фактор булса, долларның җитмеш сумга җитүе чын мәгънәсендә Русия икътисадын көрчеккә терәде. Һәм мондый хәл дөнья базарында нефтькә хак кискен төшкән бер вакытта күзәтелә.

Гомумән, Русия икътисадындагы бүгенге чынбарлыкта, ничек кенә сәер яңгырамасын, нефть, аның продуктлары һәм доллар бәясен бер-берсеннән аерып карап булмый. Алар шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, берсенең бәясендәге үзгәреш шунда ук икенчесе хакында чагылыш таба. Әйтик, мантыйк буенча дөнья күләмендә нефтькә хак ике тапкыр диярлек төшкәннән соң, илнең эчке базарында аннан җитештерелгән ягулык-майлау материаллары бәясе дә шуңа бәрабәр чигенергә тиеш иде кебек. Аның урынына бензин бәясенең литры 20-30 тиеннән дә күбрәк төшмәде. Күрәсең, әлеге тармактагы магнатлар өстәмә табыш алудан баш тартырга теләмәде. Ул гына түгел, аналитиклар язгы-җәйге айларда эчке базарда ягулык-майлау материаллары белән кытлык килеп туачагын һәм бензин бәясенең кискен артачагын фаразлый. Моны алар нәрсәгә нигезли? Баксаң, дөнья күләмендә долларга хак арткан вакытта нефть эшкәртү компанияләренә ягулыкны эчке базарга сату отышлы түгел икән. Ни өчен дигәндә, тышкы базарда, әйтик, шул ук бензин өчен көн саен хакы артып торучы доллар, Русиянең үзендә исә хәлсезләнә баручы сум белән исәпләшәләр. Билгеле инде, мондый хәл-шартларда күпчелек компанияләр үз продукциясен читкә озату ягын карый. Шул рәвешле эчке базарда дефицит барлыкка килүе ихтимал. Нәтиҗәдә, май — июнь айларында заправкалау станцияләрендә чиратлар пәйда булачак, ягулык бәясе исә илле процентка кадәр сикерергә мөмкин дип фаразлый аналитиклар.

Мондый хәлне булдырмау, аңа чик кую мөмкинме? Безнең карашка, мөмкин. Моның өчен ил җитәк­челегенең ихтыяр көче һәм барлык дәүләт механизмнарын нәтиҗәле эшкә кушу гына таләп ителә. Һәрхәлдә, әйтик, шул ук нефть эшкәртү компанияләренә тәүдә җитәрлек күләмдә илне ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүне йөкләтеп, аннары гына продукцияне читкә чыгарырга рөхсәт бирергә, бу эшне җитди дәүләт контроленә алырга мөмкиндер, дип уйлыйбыз. Ничек кенә булмасын, дөнья базарында нефтькә хак ике тапкыр төшкәндә, Җир шарындагы кара алтынның иң күп күләме тупланган Русиядә ягулык бәясенең илле процентка артуына, өстәвенә аның белән тәэмин ителештә өзеклеккә юл куелачак икән, бу һич кенә дә Хөкүмәткә абруй өстәмәячәк.

Хәер, бүген килеп нефть хакына, доллар бәясенә шулкадәр бәйле­легебез дә вакытында ил производствосын тулы куәтендә эшкә куша алмавыбыз, моңа җитәрлек игътибар бирмәвебез нәтиҗәсе. Сумның хәлсез­леге, чимал сатуга корылган ил икътисадының нефтькә бәйлелеге, соңгы чорга кадәр чит дәүләтләрдән долларга сатып алынган продукция ашап яшәвебез аерым көчләргә безнең белән шулай “шаярырга” мөмкинлек бирә...

Аналитиклар эчке базарда ягулык-майлау материалларына хакның тәүге артуын март аенда булачак дип фаразлый. Ил җитәкчелеге моңа юл куярмы, әллә ныклы ихтыяр көче һәм каты куллылык күрсәтерме — мартка озак вакыт калмады.
Читайте нас: