Контроль-исәп палатасының 2014 елдагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган коллегиядә билгеләнүенчә, узган елда тикшерүчеләр тарафыннан гомум бәясе 9,9 миллиард сумлык закон бозу очрагы һәм җитешсезлекләр ачыкланган. Әлеге сумманың яртысына якынын — 4,6 миллиардын — бюджет акчаларын максатка яраксыз һәм нәтиҗәсез тотыну алып тора. Ә җир һәм милекне нәтиҗәле файдаланмаудан күрелгән зыян күләме 1,8 миллиард сумга җиткән. Контроль-исәп палатасы аудиторлары тырышлыгы белән 1,6 миллиард сум күләмендә зыян каплатылган, реестрларга 9,1 миллиард сумлык милек кертелгән һәм 1,2 миллиард сум күләмендә бюджет акчасы югалу куркынычына чик куелган.
Гомумән, кырын эшләрне фаш итү һәм дәүләт акчаларын максатсыз тотыну мисаллары, 2013 елдагы белән чагыштырганда, байтакка артык. Әмма бу нәрсәне аңлата: законны санга сукмаучылар саны артканмы, әллә тикшерү органнары нәтиҗәлерәк эшләгәнме? Һәрхәлдә, әлеге чарада катнашкан республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов, аудиторларның күбрәк җитешсезлекләрне фашлавына уңай бәя бирсә дә, “тәртип бозган” вазыйфалы кешеләрнең артуына борчылу белдерде.
Контроль-исәп палатасының ел дәвамында аудитор тикшерүе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән барлык чараларда да диярлек журналистларның катнашуы очраклы түгел. Әйтергә кирәк, утырышларда теге яки бу министрлык, ведомство эшчәнлегендәге җитешсезлекләрне матбугат битенә чыгаруны тикшерүчеләр эшчәнлеген күрсәтергә теләү дип кабул итәргә кирәкми. Республика журналистларының катнашуы, беренче чиратта, контроль-исәп палатасы эшчәнлегенең “үтәкүренмәле” булуы, тикшерү нәтиҗәләренең объектив күрсәтелүе турында сөйли. Һәм, әлбәттә, контрольлек итүче органнарның закон бозучыларны, кемнең кем булуына карамастан, “чиста суга” алып чыгарга ярдәм итүе дә мөһим.
Шул ук вакытта.
2014 елда контроль-тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча 54 материал тикшерү органнарына җибәрелгән. Контроль-исәп палатасы әзерләгән мәгълүматлар буенча 4 җинаять эше кузгатылган. Вазыйфалы һәм юридик берәмлектәге 73 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган. Дисциплинар җаваплылык буенча 107 кеше җәза алган.
Билгеле, кемгә нинди җәза бирелергә тиешлеген ачыклау гәзит компетенциясендә түгел. Әмма республика Контроль-исәп палатасының тикшерү органнарына чара күрү өчен тәкъдим ителгән 54 материалдан җинаять эше кузгатуга нибары дүртесенең генә “сайлап алынуы” аудиторларның үзләрендә дә сорау тудыра.
— Узган елда Палата дәүләт программалары проектларына финанс-икътисади экспертизалар үткәрүгә тотынды. Тикшерү нәтиҗәләре элегрәк бүленгән чыгымнарның тәгаен программа кысаларына берләштерелүен генә күрсәтте. Бүген тормышка ашырылучы дәүләт программаларының нәтиҗәлелеге өчен бөтен министрлык та җавап тотарга әзер түгел. Әгәр чыгымнар программа кысаларында берләштерелә икән, аларны координацияләүче кешеләрнең дә җаваплылыгы үсәргә тиеш. Палата тәкъдиме нигезендә республика Хөкүмәте дәүләт программаларында каралган максатлы күрсәткечләргә ирешүдә вазыйфалы кешеләрнең шәхси җаваплылыгын күтәрүне таләп итте, — диде коллегия утырышындагы чыгышында Палата рәисе Салават Харасов.
Узган ел, Мәдәният елы буларак, республикада истә калырлык чараларга бай булды. Мәдәният министрлыгы эшчәнлеге буенча үткәрелгән тикшерүләр “чаршау артында”гы кырын эшләрне дә ачып салды. Салават Харасов сүзләренә караганда, әлеге чара кысаларында системалы проблемалар байтак. Әйтик, мәдәни мираска кагылышлы биналарны саклау, файдалану һәм популярлаштыру буенча министрлык тарафыннан тиешле чаралар күрелмәгән. Биредә сүз дәүләт саклавыннан чыгарылган һәм шуның аркасында җимерелүче, киләчәктә бөтенләй юкка чыгу куркынычы булган объектлар турында бара.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча халык арасында шактый “шау-шу” тудырган мисаллар да байтак булды. Аларның күбесе дәүләт һәм муниципаль милекне нәтиҗәле файдалану буенча үткәрелгән тикшерүләргә бәйле. Нефтекама шәһәрендә, мәсәлән, хакимиятнең элекке башлыгы карары нигезендә социаль объектлар төзү өчен җир участоклары бушлай таратылган. Аннары, аны, төп тәгаенләнешен үзгәртеп, коммерция белән бәйле структураларга тапшырганнар. Арытаба исә әлеге мәйданны вак участокларга бүлеп, базар бәясе буенча сатканнар. Әлеге “акыллы карар” коммерция белән бәйле структураларга законсыз рәвештә баерга ярдәм иткән. Аның каравы, бары тик тикшерелгән объектлар буенча гына да шәһәр казнасының бер миллиард сумга якын акча югалтуы ачыклана. Җир участокларын “әвеш-тәвеш” китереп закон бозучылар Стәрлетамак районында да фашланган.
— Мондый хилафлыклар еш кына урындагы Советларның тиешле контрольне югалтуы, җавапсызлыгы аркасында эшләнә, — диде Салават Харасов. — Шул ук вакытта, урындагы бюджетның алып җиткерелмәгән кереме, кагыйдә буларак, республика казнасыннан каплана.
Соңгы елларда Башкортстанда гына түгел, ил күләмендә билгеле булган “Зеленая роща” шифаханәсе өстендә дә болытлар куерып алды. Сер түгел, республиканың аерым матбугат басмаларында, телевидениедә башта аның элекке җитәкчесенең җитешсезлекләре турында, бераздан эш тәҗрибәсен үрнәк итеп куеп, бер-берсенә каршылыклы язмалар, тапшырулар булды. Директорның “Зеленая роща” шифаханәсенә тәгаенләнгәнче җитәкчелек иткән дәвалау учреждениесендәге кырын эшләре суд хөкеменә кадәр барып җитте. Беркемнең дә “теше үтмәстәй” күренгән директор килгәч “Зеленая роща”да аңа кадәр эшләгән йөзләрчә кешенең эштән китү сәбәпләре дә уйланырга мәҗбүр итә.
Узган елда Палата аудиторлары биредә янә тикшерү үткәрде. Документлар шифаханәдәге кайбер медицина хезмәтләренең лицензиясез күрсәтелүен дәлилли. Аерым хезмәткәрләрнең таләп ителгән сертификаты да, һөнәри әзерлеге дә булмаган. Санаторийның социаль юнәлештәге төп эшчәнлеге йөрәк-кан тамырлары авырулары белән җәфаланучыларны реабилитацияләүгә бәйле булуга карамастан, биредә җитәкчелек косметология хезмәтен активрак үстерүне отышлырак күргән. Әлбәттә, аудиторлар, “болганчык суның” тонуын көтмичә, биредә медицина хезмәте күрсәтүдә, дару средстволарын саклау һәм исәбен булдыруда, дәваланучыларның дөрес туклануын оештыруда җитешсезлекләрне ачты. Салават Харасов әйтүенчә, әлеге хәлләрдән соң, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы санаторийның элекке директоры белән хезмәт килешүен өзү турында карар кабул иткән.
Контроль-исәп палатасы эшчәнлегендә мондый тикшерүләр аз булмады. Шулай да, тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук саклау органнарының да уңай отчетлар күрсәтүен телисе килә. Югыйсә, “үзләштергән”, “алдаган”, “максатсыз тотынган”, дигән бәяләмәләр еш кына сабын күбегедәй шартлап юкка чыга.
Әйткәндәй, икътисади кризиска каршы билгеләнгән чаралар, ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек кысаларындагы эшләр быел Палата аудиторларын тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә чакыра.