+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 февраль 2015, 20:47

Чираттагы рекорд! Инфляция буенча...

Гыйнвар аенда ул ил буенча 3,9 процентка җиткән.Узган атнада “Росстат” агымдагы елның беренче аенда Русиядә инфляция торышы хакында саннарны җиткерде. Кызганычка каршы, алар һич кенә дә күңел юатырлык түгел. Гыйнварда хаклар соңгы уналты елда беренче тапкыр максималь баскычка сикергән. 1999 елның февралендә инфляция күрсәткече 4,1 процент булса, быел гыйнварда ул 3,9 процентка җиткән. Чагыштыру өчен узган елның гыйнварында хаклар нибары 0,6 процентка, декабрендә 2,6 процентка арткан булган.

Янә дә шул: хаклар иң күбе азык-төлек товарларына сикергән. Алар бәясе уртача 5,7 процентка арткан. Азык-төлек булмаган товарлар — 3,2, тарифлар һәм хезмәтләр 2,2 процентка арткан. Әйтергә кирәк, монысы да хәвефле күренеш. Ни өчен дигәндә, нәкъ азык-төлеккә хак арту, тәү чиратта, халыкның бәкәленә суга. Таушалган киемне арытаба туздырырга мөмкин, икмәксез исә бер көн дә торып булмый...
Инфляциягә бәйле хәл Башкортстанда берникадәр яхшырак булса да, бездә дә бәяләр коточкыч тизлектә үсүен дәвам итә. Мәсәлән, гыйнварда Идел буе федераль округында инфляция күрсәткече 2,5 проценттан (Ырынбур өлкәсе) алып, 5,1 процентка кадәр (Ульяновск өлкәсе) булса, Башкортстанда 3,4 процент тәшкил иткән. Һәм, бездә дә, бөтен илгә хас бул­ганча, тәү чиратта, азык-төлек кыйммәтләнә. Ел башыннан ашамлыкларга хак 4,6 процентка арткан.
Әмма бу әле иң куркынычы түгел. Русиянең икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Ведев белде­рүенчә, апрельгә инфляция күрсәт­кеченең 15-17 процентка җитүе ихтимал. Ел ахырына да ул мотлак “ике урынлы” сан белән билгеләнәчәк, дигән фикердә чиновник. Моны ул импортка бәйлелек һәм Русия валютасы курсының тотрыксызлыгы белән нигезли. Югыйсә, моңа кадәр шул ук Икътисади үсеш министрлыгы да, Үзәк банк та 2015 елда Русиядә инфляция күрсәткече 7,5-8 проценттан артмаячак, дип ышандырып килгән иде. Күрәсең, илдәге финанс тотрыклылыгы өчен җаваплы ведомстволар ул вакытта ялгышкан яисә инфляция йөгәнен кулда тотарлык хәлдә түгел, дип фаразларга гына кала...
Апрельдә илдә инфляция күр­сәткече чыннан да 15-17 процентка җитәрме, әллә хәлне тамырдан үзгәртерлек берәр дәүләт рычагы табылырмы — вакыт күрсәтер. Бер нәрсә хак, әгәр дә, чыннан да, моңа юл куела икән, бу турыдан-туры дефолтка илтүче фактор. Ә инде моның ил икътисадына нәрсә белән янавын аңлатып тору артык. 1998 елның августы һәм аннан соңгы катлаулы чор, мөгаен, күпләрнең хәтерендәдер әле...
Бер нәрсә генә аңлашылмый: шундый хәл-шартларда да төрле җәмгыятьләр, агентлыклар үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча илдәге чиновниклар рейтинглары күтәрелә. Урынлы сорау туа: әллә инде аларның эшчәнлек нәти­җәлелеге кулланучылар базарында хакларның артуыннан чыгып бәяләнә һәм шуңа бәрабәр күтәрелә микән?..

Апрельдә илдә инфляция күрсәткече чыннан да 15-17 процентка җитәрме, әллә хәлне тамырдан үзгәртерлек берәр дәүләт рычагы табылырмы — вакыт күрсәтер. Бер нәрсә хак, әгәр дә, чыннан да, моңа юл куела икән, бу турыдан-туры дефолтка илтүче фактор.
Читайте нас: